Шәһри Казан

Өлешчә төзекләндерү нинди була?

Оялып туйгач... Хәзер хатлар сирәк килә, килсә дә, рәсми оешмалардан гына. Беркөнне мин дә шундый хат алдым. Аны Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясеннән җибәргәннәр. Анда, акка кара белән, мондый сүзләр язылган. «Сезнең йорт подъездын ремонтлаганда, түбәндәге эшләр эшләнде: диварлар агартылып, сыланып, буялды. Үзәктән җылыту радиаторлары алмаштырылды, тамбур ишекләре һәм...

Оялып туйгач...
Хәзер хатлар сирәк килә, килсә дә, рәсми оешмалардан гына. Беркөнне мин дә шундый хат алдым. Аны Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясеннән җибәргәннәр. Анда, акка кара белән, мондый сүзләр язылган. «Сезнең йорт подъездын ремонтлаганда, түбәндәге эшләр эшләнде: диварлар агартылып, сыланып, буялды. Үзәктән җылыту радиаторлары алмаштырылды, тамбур ишекләре һәм янгын шкафлары буялды һәм гомумкуллану урыннарында идәннәр өлешчә төзекләндерелде». Нигә бу хатны миңа язганнарын тиз төшендем. Чөнки безнең Фучик урамындагы 8нче йортны төзекләндерү эшен башлау өчен, минем күрше гимназиягә әти-­әниләр җыелышына баруым, анда депутатлар белән очрашуым һәм үземнең дә тәкъдим белән чыгуым кирәк булды. Шунда халык илчеләре минем исем-фамилиямне, адресымны язып алгач та, күңелдә тычкан уты кадәр генә өмет ялтырады. Мин үзебезнең буяулары, кафельләре кубып беткән подъездыбыздан, күгәннәрендә көчкә асылынып кына торган ишекләрдән кунаклар килгән саен оялып, әбием әйтмешли, битемне чеметеп өзәрлек була идем. Үз фатирыңны җыештырып та, тәртипкә китереп тә була ул. Ә менә лифттан төшеп сиңа юнәлгән кунакның күзен бәйләп куеп булмый. Ә ул кунак бик ерактан - океан артыннан, АКШтан ук кайтса, үзең өчен генә түгел, бөтен илең өчен кызарырга туры килә. Без бит ватанпәрвәрләр, үз илебезне һич кенә дә начар, хәерче итеп күрсәтәсебез килми. Соңгы елларда язмыш мине әйбәт тәрҗемәче белән таныштыр­ды. Ул бик еракта - Нью-Йоркта яшәсә дә, без интернет аша көн саен аралашып торабыз. Аннары Сурайя апа (тәрҗемәчемнең исеме шулай) үзе дә, туган якларын сагыныптыр инде, еш кайта. Ләкин менә ничәнче тапкыр инде, мин аны үзебезгә чакырып, кунак итә алмыйм. Йортыбызның шундый хәрабә хәлендә булуыннан оялам. Теге бер атак­лы фильмдагы герой әйтмешли, «Держава өчен оят!» Шуңа күрә без ул Казанда чакта йә берәр кафеда яисә берәр клубта очрашабыз. Гел болай булмый бит инде, ничә китабыңны тәрҗемә иткән, ерактан кайткан кадерле кунакны милләтебезгә хас булганча, кунакчыллык күрсәтеп, хөрмәт тә итәргә кирәк. Яз башында балаларыбыз укый торган гимназиянең әти-әниләр җыелышында депутатлар алдында ремонт турында сүз кузгатуым да шул изге максаттан иде. Безнең өйнең һәр кешесендә нинди теләк-уй икәнен яхшы беләм ич. Һәркемнең телендә шул бер сорау: «Бездә ремонт кайчан булыр икән?» Туйлар, юбилейлар була башласа, гаиләләр кулларына пумала-буяу ала. Хәтта сиксәнгә җиткән күрше әби дә лифт алдындагы мәйданчыкның купкан плитәләрен ябыштырды. Аягың йөргәндә, күзең күргәндә, бераз булса да, кешегә күрсәтерлек ясыйсы килә ич инде үзең торган җирне. Кода-кодагыйлар алдында яхшы түгел дип, күршебез Венера ханым, кызын кияүгә бирер алдыннан, үзләренең подъездларын яшел буяуга буяп, хәтта матур рәсемнәр дә ясаган иде. Кызганыч, бу уңган ханым бик яшьли дөньядан китеп барды - инсульт. Рәсемнәре генә калды. Лифт эшләмәгән чакларда, җәяү менгәндә, күреп сокланабыз. Инде безнең дә, күршеләрнең дә балалары үсте, туйлар-никахлар да озак көттермәс, Алла боерса. Ләкин шигырь язу шикелле үк, диварларны зәвык белән буяу да һәркемнең кулыннан килмидер инде ул. Аннары әллә инде гасыр башыннан тизрәк әйләнә башлаган Җир шарыннан төшеп калмас өчен, ашыккан-чапкан адәм баласына аның өчен вакыт дигәннәрен каян алыр­га?! Тагын шәхсән мин үзем, һәрбер эшне тәҗрибәле махсус белгеч эшләргә тиеш, дигән фикердә торам. Базардагы итче дә кулына пычак тота, ләкин ул, хирург булып, операция ясый алмый бит.



Ал дивар, көрән ишек
Теге җыелыштан соң озак та узмады, минем исемгә районыбыз администрациясеннән хат килеп төште. Анда теге җыелышта кабынган тычкан уты кадәр генә өметне дәү күсенеке кадәр итәргә теләгәндәй, безнең өйдә ремонт булачагы хәбәр ителгән иде. Хатның буш сүз генә түгеллеген исбатлап, шактый озак көткәннән соң булса да, буяучы-сылаучылар күренде. Алар безнең кеше карамаслык дәрәҗәгә җиткән подъездның түшәмнәрен агарттылар. Дөресен әйтергә кирәк, безнең йорт әлләни карт түгел әле - үсмерләр яшендә генә. Ләкин шулай булса да, диварларының буяулары, без яңа өйгә күчү шатлыгыннан айнырга өлгермәс борын ук, бик тиз кубып төште, аннары идән плитәләрсез калды. Ябыштырулары шуның кадәр генә «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» генә булган, күрәсең.

Реклама

Безнең мондый хәрабә подъездлар кемнәргәдер бик ярап куйган, ди әле. Нәкъ менә бездә (кызык, Казан буенча озак эзләделәрме икән?) ниндидер зомбилар турында бер куркыныч фильм төшергәннәр дип сөйләделәр. Бу фактны ремонт ясаучыларның эше күп булганын күрсәтү өчен генә яздым. Шуңа да, буяучы-сылаучыларга уналты катны рәткә китерергә бер җәй кирәк булды. Ярый әле, алар эшләрен иң өске каттан башладылар, безгә тиз төшеп җиттеләр. Кай көннәрдә алар югалгалап та торды. Кайткач: «Сез генә түгел, бүтән җирләр дә бар», - дип, әллә акландылар, әллә шатландылар. Алардан соң яшел диварларыбыз персик төсенә кереп калды. Баштарак сәеррәк тоелган иде дә, хәзер күз ияләште инде. Аннары кайчандыр пыяласы булып та ватылгач, фанера кадакланган ишек­ләрне көрән төстәге буяу белән буяп чыктылар. Нәрсәне хәтерләткәнен әйтеп торырга оялам. Ә менә балконга чыга торган ишегебез һаман да яшел килеш. Без бит инде булганына риза, артыгын сорамый торганнардан. Ләкин кайберәүләр, шул безнең сорамаудан бик оста файдаланып (еламаган балага ими бирмиләр диюләре хак шул), баскынчаклык итә башлый.
Бу ремонтның минем тәкъдим белән башланганын күршеләребез аңлагач, кинәт кенә алар каршында дәрәҗәм артып китте: кайсы рәхмәт әйтә, кайсы тәкъдимен җиткерә. Шулай, буяу исен исни-исни, җәйне уздырдык. Сары көзләргә килеп кердек. Көз җиткәч, безнең подъездның идәннәренә аксыл төстәге кафель шакмаклар җәя башладылар. Башладылар, дим. Чөнки алар һаман да җәелеп бетмәгән әле. Көзге кебек ялтырап торган шома бу шакмак­лар кыш көне шугалакка әйләнеп, тәмам бәла булдылар. Сакланыбрак атламасаң, барып төшәсеңне көт тә тор. Ләкин аларын да алтынчы катка кадәр генә җәйделәр дә тагын каядыр китеп югалды ремонтчылар. Төзелеш эшенең рәтен белгәннәр (безнең өйдә Чулман аша күпер төзүчеләр яши): «Кышын җәймиләр аны, куба торган була», - дип, өметне өзмиләр-өзмәвен, тагын көтеп карыйк инде алайса.

Тишек кесәдәге акчалар
Кайберәүләр: «Акчалары беткәнгә туктаганнар», - дип эчне пошыра. Ул акча дигәннән, ай саен фатир өчен түләми калганыбыз юк. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмаслык хәл: мин, утыз еллык стажы, дәрәҗәле исемнәре булган, халык арасында шактый танылган шагыйрә-журналистның хезмәт хакы белән айлык фатир хакы төп-төгәл тәңгәл килә, тиене дә калмый. Ярый инде, гаиләмә рәхмәт - ашаталар мин эшлексезне. Ярар, монысы икенче тема инде аның. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, ремонт турында сөйли идем ич әле. «Акчалары юк», - дигәч кенә, ничектер, эч пошып куйды. Ай саен 7 мең түләп тора идек, Яңа елдан, җитмәсә, саллы гына артты да. Ул бездән җыйган акчаларны берәр тишек кесәгә салып куялар да алар коелып бетеп, ремонт ясарга да калмыймы икән әллә инде, дип аптырыйм Шул ремонт дигәннәрен өлешчә ясарга гына җитә бугай ул. Хәер, безнең йортта башлаган төзекләндерүне алтынчы катка кадәр тулысынча ясап бетерделәр анысы. Идәннәрен дә җәйделәр. Башка эшләрен дә эшләделәр. Ә бит безнең йорт, әйткәнемчә, 16 катлы, ә без 14тә яшибез. Элек дөньяга өске каттан карап торганга, офыкларыбыз киңәйгәнгә шатланып яши идем, 13 елга беренче тапкыр, түбәндәрәк катта тормавыбызга үкенеп куйдым. Үкенмәслек тә түгел шул, Америкада яшәүче тәрҗемәчем Сурайя ападан: «Апрель аенда кабат кайтам!» - дигән сөенечле хәбәр килде...

PS. Әлеге язманы мөхәррир папкасына салган көнне эштән кайтканда, подъездыбызга яңа тимер ишектән кердем. Ялганлап язарга яратмаганга күрә, бу зур яңалыкны да әйтмичә кала алмыйм. Шулай өлешләп-өлешләп булса да, Америка кунагы кайтканчы, тәмам төзекләндереп бетермәсләрме әле дигән теге өмет тагын уянды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: