Шәһри Казан

“Әллүки” көе яңа яңгырашта була аламы?

Кичләрен барыбызга да таныш, һәр кирпече аяк белән тапталган Бауман урамында үз осталыкларын тамашачыга күрсәтергә теләгән яшь музыкантлар тупланадыр.

 Бер яктан туксанынчы елларда популяр музыка яңгыраса, икенче колакка бүгенге көндә музыкаль чартларны пыр туздырган җырлар ишетелә.

Ә татар көйләре, кызганыч, заманча яшь музыкантлар мәйданында югалып калган, бары сирәк очракта гына милләтебезнең олы байлыгына – аның үзенчәлекле һәм кабатланмас музыкасына мөрәҗәгать иткән егетләр-кызлар күренгәли. Шуларның берсе гитарист Айдар Абдрахимов “Татар китабы йорты”нда без яхшы белгән татар халык көйләрен яңа яңгырашта тәкъдим итте.

Казан егете – хәзерге вакытта Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты. Ул һәрдаим С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, Халыклар дуслыгы йортында, музейларда, мәктәпләрдә даими чыгыш ясый. Кичә дәвамында исә Айдар композитор Виталий Харисовның классик гитара өчен махсус эшкәртелгән татар халык көйләрен башкарды. Концерт яшь шагыйрьләр Ләйлә Хәбибуллина, Резеда Гобәева, Рифат Сәләх иҗаты белән бергә үрелеп барды. Һәр уйналган көйгә музыкант профессиональ күзлектән бәя бирергә, тамашачыга асылын җиткерергә тырышты.

“Бишек җыры” татар халык көенең тональностен үзгәртсәң, рус халкының “Колыбельная” җыры барлыкка килә икән. “Әллүки”, Айдар сүзләре буенча, бөтенләй татарча яңгырамый, ул урта гасыр Европасында киң таралган мотивларга ия. Биш аваздан гына торган көйләр күпчелек халыкларда таралган булгач, охшашлык сизелә икән. “Су буйлап” моңсу, салмак җырда фронтка озаткан кызлар һәм җавап кайтарган егетләр арасында үзенә күрә диалог сизелә, ди егет. “Кәрия-Зәкәрия”, “Кара урман”, “Сабантуй”, “Рус-француз сугышы” бәете, “Тәфтиләү” һәм, әлбәттә, “Туган тел” көйләре яңа яңгырашта, гитарада көтелмәгән башкаруда таң калдырды, тамашачыларны этник атмосферага алып кереп китте. Яхшы таныш җырларны зал хәтта җырлап та утырды.

Реклама

Яшь музыкантлар арасында татар халык җырларына мөрәҗәгать итүчеләр аз. Айдарның кызыксына башлавын сорамыйча кала алмадым.

- Ихтыяҗны йөрәктә таптым. Татар көйләренең берничәсен тыңлагач, уйнап карагач мин үземдә ниндидер кайтаваз сиздем. Бик күп чит ил музыкасын башкарган булды, әлбәттә, әмма бары татар халык көйләрендәге мелодизм белән мин бер дулкынга иярдем. Кызганыч, беркем дә аларны уйнарга теләк белдерми. Популяштырырга кирәк! Тамашачы бик сусаган андый атмосферага! Үзебез Татарстанда яшибез, ә татар халык көйләрен зур масштабларда башкарган, аудиториягә тараткан кешеләр бармак белән санарлык. Чит төбәкләрдә дә бик яраталар безнең җырларны. Бары тик аз гына тәвәкәллек куеп, эшләргә генә кирәк, – дип җавап бирде ул.

Музыкант буларак, татар һәм чит халыклар көйләре аермасын да үзгә билгели ул. “Гармония ягыннан үзгә. Гади сүзләр белән әйткәндә, безнең халык көйләребез йомшаграк яңгырый һәм, барыбер, аның үзенең колориты, башкаларга охшмаган музыкаль алымнары бар. Әлбәттә, охшашлык та күзәтелә, чөнки халыклар күченеп йөргән, берсе икенчесеннән караган, үзләштергән. Шуны да әйтәсем килә: без, Татарстанда яшәсәк тә, үз халкыбызның көйләрен аз беләбез, күбесе тарихта югалып калган. Интернет тулы “татарча попса”, әмма ул бит татар көе түгел. Сүзләре татарча булса да. Музыка дөньясында үзенә күрә фаст-фуд”, – дип уртаклаша Айдар.

Татар халык җырларының үз нечкәлекләре шактый. Гитарада уйнау өчен дә йөрәк, күңел кирәк, ди бүгенге героем. “Яхшы уйнаучы гитаристка ноталар китабын тоттырып, бер көй уйнарга кушсаң, ул аны төгәл итеп, ноталар буенча башкарып чыгачак. Татар көе андый кагыйдәләргә бик буйсынмый, барыбер милләт кешесе үз көен күңеле белән тоя, шуңа аны дөрес итеп бизәргә дә сәләтле. Җырны һәр кеше үзеннән чыгып башкара һәм күп очракта төрлечә. Моңа өйрәтеп булмый” – менә шундый фикерләр.

Айдар яшь музыкантларда һәм шулай ук тамашачыда татар халык көйләренә мәхәббәтне үзеңнән башларга кирәк дип саный: “Тамашачы башта ишетмәгән булса, беркайчан да үзе “Кара урман” көен эзли башламый бит. Музыкантлар сәнгать өчен янып торса гына, халык җавап кайтарачак. Кызыксынган кеше генә теләк белдерәчәк, әлбәттә. Иң мөһиме – бирешмәскә!”

Айзилә Сабирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: