Шәһри Казан

Әлмәндәр могҗизасы (Туфан Миңнуллин турында истәлекләр)

Дәвамы. Башы 19, 21 февраль саннарында Театр өлкәсендә могҗизалар сирәк була. «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи) могҗизасы, «Зәңгәр шәл» (Кәрим Тинчурин) могҗизасы, «Әни килде» (Шәриф Хөсәенов) могҗизасы, «Хуҗа Насретдин» (Нәкый Исәнбәт) могҗизасы, «Кичер мине, әнкәй» (Рабит Батулла) могҗизасы һәм, ниһаять, «Әлдермештән Әлмәндәр» (Туфан Миңнуллин) могҗизасы. Әсәр егерме биш елдан артык сәхнәдән төшми...

Реклама

Дәвамы. Башы 19, 21 февраль саннарында
Театр өлкәсендә могҗизалар сирәк була. «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи) могҗизасы, «Зәңгәр шәл» (Кәрим Тинчурин) могҗизасы, «Әни килде» (Шәриф Хөсәенов) могҗизасы, «Хуҗа Насретдин» (Нәкый Исәнбәт) могҗизасы, «Кичер мине, әнкәй» (Рабит Батулла) могҗизасы һәм, ниһаять, «Әлдермештән Әлмәндәр» (Туфан Миңнуллин) могҗизасы. Әсәр егерме биш елдан артык сәхнәдән төшми уйнала икән, ул инде могҗиза. Чирек гасырда буыннар алмашына. Зәвык үзгәрә. Ләкин шаһәсәрләр (классика) үзгәрми, алар һаман сәхнә тота. Шаһәсәрнең билгеләмәсе шунда.
Алда санаган шаһәсәрләр еллар дәвамында төрле куелышларда яшәп килә. Алардан аермалы буларак, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренең бер куелышта утыз ел сәхнәдән төшмәве могҗизаларның да могҗизасыдыр. Татар театры тарихында (бәлки дөнья театрлары тарихында да) мондый хәлнең булганы юк.
Дәвамлы бу могҗизаның сәбәпләре нәрсәдә соң?
Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»дән башка бер генә җөмлә язмаган булса да, татар әдәбияты, татар театрының тарихында иң абруйлы урыннарның берсен яулаган булыр иде, дип Туфан әфәндене мактарга була. Ләкин алай гына була алмый. «Әлмәндәр»не язар өчен Туфан Миңнуллинга иҗат утларын, иҗат дәрьяларын кичәргә, җиз торбалар аша узарга кирәк иде. «Әлдермеш»не тотрыклы рәвештә күтәреп торыр өчен, ул һәйкәлнең нигез ташлары урынына тагын кырык пьеса салырга, булачак һәйкәлнең җирен тыгызларга кирәк иде. Аның өчен Туфан Миңнуллин бер пәрдәлек сәхнә әсәрләре дә, кече күләмле хикәяләр дә, шигъри миниатюралар да, бихисап мәкаләләр язарга да, җәмәгать эшләрен башкарырга да бурычлы иде.
Күп эшләр майтарган кешегә, ат кебек эшли, диләр. Әйтер идем: Туфан Миңнуллин трактор кебек эшләде. Туфан эшләргә өйрәтелгән, ул эшләргә өйрәнгән. Байтак кына сәнгать кешеләре, Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләтенә атланып, җай гына яши бирәләр, артык ертылмыйча гына, алар шул сәләткә ияреп баралар да, сәләт аты әлсерәгәч, төшеп тә калалар. Туфан Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләтенә алагаем олы хезмәт китереп куша.
Анадан туганда барлык кешеләр дә сәләт оеткысы белән туа. Шул оеткыга хезмәт килеп кушылса, оеткы сәләткә әверелә. Сәләткә хезмәт кушылса, сәләт талантка әйләнә. Талантка хезмәт кушылса, талант даһи була.
Туфан ата-бабасы кебек тырышлыгы белән сәнгать мәйданында үз сурәтен барлыкка китерде. Көнләшәм мин аның эшчәнлегеннән. Бар кеше дә шулай эшләсә икән!
Яшерен-батырын түгел, совет мохитендә кем обком тирәсендә күбрәк кайнаша, шуларга була иде бүләкләр дә, олы исемнәр дә, фатир-матирлары да. Андыйлар арасында бар иде чын куәгә ия шәхесләр, уртачалары да аз түгел иде.
Туфан Миңнуллин исемле шәхеснең алмаган дәрәҗәсе, яуламаган исеме юк. Саный китсәң, алар мәкаләнең ярты урынын алган булыр иде. Шушы дәрәҗәләрнең барысына да Туфан тырышлыгы, иҗади куәсе аркасында иреште. Аның бер генә бүләге турында да «лаексыз алды» дип әйтергә берәүнең дә теле бармас. Машалла, Туфан!
Театрда могҗиза булсын өчен биш шарт бар. Аның беренчесе - яхшы пьеса. «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле яхшы пьеса язылды. Туфан булачак биш могҗизаның беренчесен хасил итте. Бу әсәр кинаяле, астарлы һәм символларга ия әсәр. Шул ук вакытта ул халыкчан да. Гап-гади авыл карты, гап-гади тормышта яши. Сугышлардан исән чыккан, итагатьле уллар үстергән. Нинди генә авырлыклар килсә дә, шаянлыгын, мутлыгын ташламаган тере Әлмәндәрне, «живодурдай» куәтле, дәртле татар сурәтен барлыкка китергән автор. Туфан Әлмәндәр сурәтендә бөтен татар милләтенең образын иҗат иткән. Әлмәндәр карт авылның фикер иясе (философы), җиргә, йолаларга ябышып үскән Әлмәндәр кебек картлар дөньяның тоткасы икән ләбаса.
Икенче могҗиза режиссер кулында. Остаз Марсель Сәлимҗанов Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын кабызып, татар дөньясын шаулаткан иде. Татар дөньясын гына түгел, театрга татар булмаган башка халык вәкилләре дә дәррәү йөри.
Режиссер автор язган әсәрне җанландырырга алынды. Иң беренче эше итеп Марсель ага булачак тамашаның рәссамын сайларга тиеш иде. Остазның күңел сиземләве ялгышмады: яшь рәссам Әхәт Закировта сурәтле фикерләү куәтле иде. Әсәрне кулына алуга Әхәт үзенең тап-тар бүлмәсендә булачак тамашага макетлар, эскизлар ясый башлады.
Сәхнә җиһазлары әсәрнең асылына туры килергә, автор әйтергә теләгән астарлы фикерне үстерергә, режиссер алга куйган олуг максатка тугры хезмәт итәргә тиешлеген Әхәт әсәрне укып чыгуга ук чамалый торган иде, мәрхүм. Мәгълүм булганча, Әхәт иҗат иткән сәхнә җиһазлары ярдәмендә «Әлмәндәр» утыз ел сәхнә тота. Бу - рәссам Әхәт Закировның могҗизасы! Гүре нур булсын!
Режиссерның тоемлавы шулкадәр төгәл иде ки, Әлмәндәр ролен ул һич икеләнмичә атаклы артист Шәүкәт ага Биктимеровка тапшырды. Шәүкәт аганың үз гомерендә уйнаган бик уңышлы, аеруча уңышлы рольләре күп булды. Мин аның уңышсыз роль башкарганын хәтерләмим. Ул заманыбызның даһи актеры. Шәүкәт аганың Әлмәндәре ул - могҗиза. Утыз ел буена штампка бирелмичә, уйнаган саен яңа табышларга ирешүче, уйнаган саен уйныйсы килеп уйнавы, караган саен карыйсы килеп караган тамашачы Шәүкәт абыйның Әлмәндәрен озын гомерле, үлемсез итте. Шәүкәт абыйдан соң кем Әлмәндәрне уйнап китәр? Бик кызыклы сорау, җәмәгать. Кем генә уйнамасын, Шәүкәт абыйны хәтерләгән тамашачы Әлмәндәр ролендәге башка актерны кабул итә алмаячак. Даһи Шәүкәт Биктимерне уздырган артист үзе дә даһи булып китәчәк. Бирсен Ходай!
Шәүкәт Биктимернең куәтле күңел сиземләве өстенә, күзәтүчәнлеге дә бик гайрәтле. Ул - бала чагында туган авылындагы картларны, Әлмәндәрләрне күреп үскән, ерак юлларда йөргәндә күргән татар картларын өйрәнгән иҗади шәхес. Әлбәттә, яшь актер Шәүкәт Биктимер кайчан да булса Әлмәндәр картны уйнармын дип күзәтмәгәндер ул картларны. Аларның йөрешләрен, килеш-килбәтен, кыяфәтләрен болай гына, күз төшкәннән генә хәтерләп калгандыр. Әнә шул хәтер түрендәге, зиһен астында йоклап ятучы сурәтләр кирәк чакта өскә калка, сәхнә образының нигезенә ята. Шәүкәт ага рольне кулына алгач та ятларга тотынмый. Ул пьесаны, ролен кат-кат укый. Гел бертөрле тавыш белән, ялгыша-ялгыша иҗекләп укый, әйтерсең лә яңа хәреф танырга өйрәнүче сабый. Кабатлаган вакытларда Шәүкәт абыйның шулай төртелеп укуына кайбер актерларның ачуы да килә, ләкин режиссер Марсель Сәлимҗан сабыр, ул Шәүкәт аганы ник әзерлексез киләсең дип ачуланмый.
- Хәйләкәр бит ул, - ди Марсель, Шәүкәтнең иҗат алымын хуплагандай. - Алып китә ул аннары. Тора-бара син аны тыя алмыйсың.
Чыннан да, Шәүкәт абый ашыкмый, ул сабыр, ул эзлекле рәвештә булачак образына детальләр эзли, аның йөреш рәвешен табарга тырыша. Күп кабатлаулар саны сыйфатка әверелә, Шәүкәт Биктимеров образда йөзә башлый. Утыз ел буе ул «Әлдермеш»тә батмаенча йөзде, аның иҗат көймәсе ышанычлы булды.
Әсәрне куярга алынган кеше төп каһарман янында торырлык, үзара ярашканлык хасил итә алырлык башка актерларны да сайлый белергә тиеш. Әҗәл кирәк! Шәп Әлмәндәрнең шәп дошманы да булырга тиеш. Шәрәфи! Әлбәттә, Равил Шәрәфиев Әҗәл булырга тиеш иде.
Сәхнәдә утыз ел буена Әлмәндәр белән Әҗәл могҗизасы яши. Равил Шәрәфи бу рольне Шәрәфидән башка кеше уйнарга тиеш түгеллеген исбатлады. Ла Скала театрындагы оркестр белән җитәкчелек итүче дирижердай смокингтан, башына цилиндр кигән, котсыз грим салган Шәрәфи - Әҗәл сәхнәгә чыгуга, ул чыгар алдыннан куркыныч кисәтү - музыка яңгырауга, тәннәр чымырдап куя, ниндидер могжиза көтеп, күңел кымырҗый башлый. Әҗәлнең тавышсыз көлүе дә, вакыт-вакыт беркатлы булып алуы да, Әлмәндәрнең җанын аулавы да бик хәрәкәтчән мохиттә бара. Әлмәндәр - Шәүкәт белән Әҗәл - Шәрәфи дуэты - камилләшкән аерым әсәр, әсәр эчендә әсәр.
Әлмәндәр белән Әҗәлнең шушы ярашканлыгы янында тагын бер ярашканлык хасил булган. Ул Әлмәндәрнең улы Искәндәр - Ирек Баһман белән Өммия - Нәҗибә Ихсанова дуэты.
Хәер, бу әсәрдә башыннан ахырына чаклы ярашканлык мохите хөкем сөрә. Әлмәндәр белән Хәмдебану - Вера Минкина ярашканлыгы үзе генә дә ни тора. Мут Әлмәндәр белән итагатьле Хәмдебану карчыкның сөйләшүе актерлык осталыгы, тарихилык буенча буыннарга күргәзмә әсбап булып торырлык. Һәм алар үрнәк булып торачак та! Актерларның бүленеше, аларның ярашкан уены дүртенче могҗизаны хасил итә.
Рольләр бүленде. Репетицияләр кайный. Композитор Алмаз Монасыйпов тамашага көйләр язарга тиеш. Музыка юк. Марсель остаз борчыла. Бигрәк тә Әлмәндәр җыры өчен борчыла. Менә, ниһаять, Алмаз әфәнде театрга килеп, Марсель үтенүенә күрә, иң беренче Әлмәндәр җырлаячак көйне уйный башлый. Остазга ошамый бу көй. Тагын уйнарга куша. Алмаз Монасыйпов тагын-тагын уйный. Марсель дә, башкалар да көйне ошатмый. Композиторның да кәефе төшә. Ләкин Алмаз Монасыйпов җырны якларга алына. Бераздан соң тагын уйнап, хәтта шыңшып күрсәтә. Көйне кабул итәләр. Хәзер инде бу тамашаны Алмаз Монасыйповның шушы җырыннан башка күз алдына да китереп булмый. Бу җыр Әлмәндәрнең үз җыры, Әлмәндәр бары тик шушы җырны гына җырлагандыр, мөгаен, дип уйлыйсың. Алмаз әфәнде шушы җыры белән иҗади ярашканлыкның (ансамбльнең) ни икәнен ачык исбатлады. Моны бишенче могҗиза дими, ни диярсең, валлаһи!
Алтынчы могҗиза - утыз ел буена, буыннар алмашына-алмашына шушы биш могҗизаны карый торган тамашачыбыз, ягъни халкыбыз!
Халык могҗиза тудыра, шул халык арасыннан чыккан сәнгатьчеләр могҗизаны халыкка кайтара.
Олы Мәрәтхуҗа авылында туып, Мәскәүдә белем алып, гомере буе, соңгы сулышына кадәр халкыбызга хезмәт иткән, халык депутаты, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 40тан артык пьеса язып, сәхнәдә куйдыруы, ун том сайланма әсәрләр чыгаруы могҗиза түгелмени?! Могҗиза!
Машалла, Туфан!
Дәвамы бар

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: