Шәһри Казан

Мамадыш районында Париж бар (+фотолар)

Республика эчендә ял итәргә мөмкин булган туристик маршрутларны барлау дәвам итә. Мамадыш – шундый үзәккә кергән алты төбәкнең берсе Шушы җирлеккә генә хас үзенчәлекләрне, матур табигатен, аның төбәк тарихына бәйле вакыйгаларын, истәлекле урыннарын санап чыгу да беренче нәтиҗәләрне ясарга мөмкинлек бирә. Туристларны болардан тыш биредә генә җитештерелгән азык-төлек тә җәлеп итә ала.

Кыш килергәме, җәйме?
Турист буларак Мамадышка берничә көнгә барып кайтырга теләр идегезме? Журналистлар экипажы киләчәктә кызыклы туристик маршрут булырдай республикадагы ял урынына барып кайтты.

Дөресен генә әйткәндә, бу яңа программа түгел. Соңгы бер елда республикадагы мондый маршрутлар буенча сәяхәтләр башланган инде. Татарстан Туризм дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, аларда турфирмалар аша 500дән артык кеше ял итеп кайткан. Күпме бу, азмы, әлегә әйтүе кыен. 2200 сумга иртәнге аш, ике тапкыр төшке аш, ике экскурсия (кайбер районнарда шул суммага өч экскурсия дә каралган), бер кунакханәдә төн кунып чыгуны исәпкә алсаң, бу маршрутлар үзебездәге матур урыннар белән танышып чыгу өчен менә дигән мөмкинлек.

Һәрбер төбәктә шартлар тудырылган булырга тиеш, чөнки туристлар кабул ителүче районнар исәбенә керү өчен дә шактый таләпләрне үтәргә кирәк.
– Моның өчен тиешле дәрәҗәдәге кунакханә, аларны тукландыру мәсьәләсе дә хәл ителергә тиеш. Күп кенә районнар туристларны килүен тели, әмма теге-яки бу шартлар үтәлмичә, алар беркемне кабул итә алмый. Ә программага кергән барлык районнар яхшы гына эшләп китте. Әмма районның кабул итү мөмкинлеге төрлечә. Мәсәлән, Алабуга, Болгар белән Кама Тамагы, Саба, Балык Бистәсен чагыштырып булмый, – дип аңлата Татарстан Туризм дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

Мамадышка килгәндә, зәмһәрир суыклар булуга карамастан, безгә бу яклар бик ошады. Әлбәттә, кышкы суык көннәрдә, бәйрәм ялларында, туристларның да әллә кайларга йөрисе килмәсә дә, бу якларга килеп китәргә теләк белдерүчеләр дә табылыр. Шул ук вакытта Нократ, Кама, Ушма буе матурлыгын, Кирмәннең көчен, әлбәттә, кыш көнендә күреп тә, аңлап та бетереп булмас. Быелгы карлы елда бигрәк тә. Туристлар яратып йөри торган “Изгеләр касәсе” буе да карга чумган иде.  Монда чишмәләр дә, суга чума торган изге урыннар да кар астында калган.

Читтән караганда Мамадыш үзе бер тирән чокыр эчендә утырган кебек бит ул. Яр буйларындагы заманча парклар кышын да үзгә. Җирле халык яратып йөри торган парк-скверлар барлыкка килгән, яңартылган. Соңгы вакытта шәһәр инфрастуктурасындагы үзгәрешләр турында һәркем сөйли ала. Шушы якларга гына хас су буйлары, сулыклар, чишмәләр елның теләсә кайсы чорында үзенчә матур, әлбәттә.

Реклама

Мамадыш төбәге белән таныштыручы музей хезмәткәре Гөләндәм Давыдова әйтүенчә, зур ике елгадан тыш биредә 100гә якын  елга-күлләр бар. Районның 33 проценты урманнардан тора. Районның табигате җәен бигрәк тә ямьле, дип сөйләгәндә дә, кул сузымындагы Мамадышның җәйге табигатен күзаллавы кыен  түгел.
Гөләндәм Давыдова, шәһәрнең дүрт почмагына да алып чыкты безне, Мамадыш белән бәйле бөтен тарихи вакыйгаларны бәян итте.

Һәйкәлләр сөйли белә
Мамадышта чыннан да тарихи вакыйгаларга бәйле күрсәтерлек урыннар җитәрлек. Шәһәр үзәгендәге һәрбер йорт – үзе бер тарих. Шәһәрдәге янгыннардан соң, биредә ике яки бер катлы таш йортлар сала башлый. “1863 елда шәһәр атнага якын яна. Янгыннар Мамадышның әле бер урынында, әле икенче урынында кабына. Нибары таштан булган ике бина кала. Шуннан соң, Мамадыш купецлары, сәүдәгәрләре таштан, кирпичтән йортлар сала башлый”, – дип сөйли Гөләндәм Давыдова. Бүген дә шул йортлар шәһәрнең тарихи үткәнен бәян итә, һәрбер бинаның үз тарихы бар, аларны һәркем үз күзе белән күрә ала.

Бүген төп урам җәяүле урамына әйләндерелгән. Бу урам буйлап менгәндә дә төшкәндә дә бер-бер артлы тезелгән һәйкәлләр ансамблен күрмичә кала алмыйсың. Минем бер генә районда да моның кадәр күп истәлек ташларына бай урамны күргәнем юк. Әфганчылар, чик буен саклаучылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, Чернобыльдә булучыларга истәлекле скверлар ясалган. Шәйхи Маннур һәйкәлен дә күрдек. Моннан тыш Мамадыш-Париж риваятенең дәвамы булып биредә Эйфель манарасы сафка бастырылган. Мамадышлылар биредән Парижның 3784 чакрым ераклыкта икәнен дә белеп тора (бу хакта яр буендагы паркта истәлек язуы бар). Биредә тарихи шәхесләргә бәйле урыннардан В.Короленко яшәгән кунакханә бүлмәсен әйтеп үтәргә була. 1892 елда Вятка губерниясе Иске Мултан авылында бер төркем крестьяннарны ритуалга корылган үтерүдә гаепләп чыгалар. Язучы бирегә килеп, Мамадышта яшәп, вакыйганы өйрәнеп, аларны яклап чыга, тикшерүен “Русские ведомости” газетасында да бастыра. Бу “Мултан эше” буенча да аерым зур экспозиция эшләргә, язучының биредә йөргән эзләрен яңартырга булыр иде. Төбәкне өйрәнүчеләр әйтүе буенча, район эчендә, шәһәрнең үзендә дә туристларга күрсәтерлек маршрутлар күп төзелгән. Алар һәрбер килгән кеше өчен кызыклы булачак.

Эчке һәм тышкы сәүдә
Туристик маршрутлар, миңа калса, шул җирлектән тәкъдим итәргә мөһим булган брендлы товарлары булуы белән дә аерылып торырга тиеш. Кукмараның табалары, киез итекләре кебек сәнәгать җитештерү оешмалары күп булмаса да, бар алар Мамадышта. Шуларның беренчесе – сыр ясау заводлары. Мамадыш та балык та күп. Нократ, Ушма сулыкларыннан тотылган алар. Балык ризыкларын ничек кенә төрләндереп бетермәгәннәр. Махсус балык кибете шулар белән сату итә. Халык һәр ике кибеттән дә өзелми. Шулай ук район җитештерелгән тәмле лимонад белән сыйланырга була.

Экскурсия үткәрүче Гөләндәм ханым кебек: “Болар бары тик бездә генә, ә ризык әзерләү дәрәҗәсе Европа дәрәҗәсендә дип”, – тәкъдим иткәндә генә районны күрсәтергә була. Республика буенча туристик маршрутларны оештыруны исәпкә алганда, бар якны да уйлап, туристларны җәлеп итәргә кирәктер.
Ә Мамадыш төбәген өйрәнү эше дәвам итә, тарихчылар фәнни-тикшерү конференцияләре үткәрә, музейда эшләүчеләргә дә эш җитәрлек. Туристлар килү белән бәйле экскурсоводлар әзерләү мәсьәләсе дә калкып чыккан. Боларны бергә алып барганда гына алга атлап була. Үз төбәгебезне башкаларга күрсәтү, таныштыру эшен әнә шуннан башлана.

Рәсимә Галиева.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: