Шәһри Казан

Машинагыз ял итсен!

Беркемгә дә сер түгел, Бөтендөнья җәйге Универсиадасын тамаша кылырга Казанга күпсанлы кунаклар килүе көтелә. Моңа бәйле рәвештә шәһәр урамнарының машиналар ташкынын үткәрү сәләте бик нык кимергә мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе автомобиль хуҗаларын Универсиада барган, бигрәк тә аның ачылышы һәм ябылышы тантаналары булган көннәрдә вакытлы кыенлыкларга түзем булырга чакыра. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен...

Реклама

Беркемгә дә сер түгел, Бөтендөнья җәйге Универсиадасын тамаша кылырга Казанга күпсанлы кунаклар килүе көтелә. Моңа бәйле рәвештә шәһәр урамнарының машиналар ташкынын үткәрү сәләте бик нык кимергә мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе автомобиль хуҗаларын Универсиада барган, бигрәк тә аның ачылышы һәм ябылышы тантаналары булган көннәрдә вакытлы кыенлыкларга түзем булырга чакыра. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгәндә, вак-төяк күңелсезлекләрдә үзара аңлашу булганда үзегезнең дә, башкаларның да кәефләре кырылмас. Бу көннәрдә машиналарыгызны ишегаллары биләмәләрендә калдыру яки махсус машина саклау урыннарына куюдан да яхшысы булмас. Төрле штрафларга тару куркынычыннан качу өчен спорт объектларына җәмәгать транспортына утырып килсәгез, тагын да яхшырак булачак.
Ярышлар үткәрелгән көннәрдә спорт корылмалары янына машиналар кую тыела. Пассажирларны утырту яки төшерү эшләре дә әлеге объектлардан 500 метр читтә башкарылырга тиеш. Моңа бәйле рәвештә, 6 июль көнне 9.00 дән 7 июль 5.00 сәгатькә чаклы, шулай ук 17 июль көнне 9.00 дән 18 июль 5.00 сәгатькә чаклы Чистай урамы буенча, Ямашев урамыннан («Татнефть» АЗС) Адоратский урамына чаклы (75, 77, 79, 85а йортлар) машиналар кую тыела.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: