Шәһри Казан

Матди ярдәм күрсәтеләчәк

«Казан» аэропортында «Боинг 737-500» самолетының 17 ноябрьдә һәлакәткә очравы нәтиҗәсендә вафат булучыларның гаиләләренә һәр һәлак булган кеше өчен 1 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Акчалар ТР Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бирелә. Министрлар Кабинетының бу турыдагы 2308-р карарын ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган. Ярдәм өчен счет ачылды «Казан» аэропортында 17...

«Казан» аэропортында «Боинг 737-500» самолетының 17 ноябрьдә һәлакәткә очравы нәтиҗәсендә вафат булучыларның гаиләләренә һәр һәлак булган кеше өчен 1 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Акчалар ТР Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бирелә. Министрлар Кабинетының бу турыдагы 2308-р карарын ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган.

Реклама

Ярдәм өчен счет ачылды
«Казан» аэропортында 17 ноябрьдә килеп чыккан авиаһәлакәттә үлүчеләрнең туганнарына ярдәм өчен махсус счет ачылды. Ярдәм итәргә әзер кешеләр акчаларын «Ак Барс СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондының (Казан, Меридиан урамы, 1а йорт) расчетный счетына күчерә ала.
«Ак Барс СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды реквизитлары:
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
Р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК Барс» банк
БИК 049205805
Корреспондентский счет 30101810000000000805
Түләүнең билгеләнеше: «Авиаһәлакәт корбаннарына»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: