Шәһри Казан

Май – Болгарга барырга җай!

Болгар һәм Свияжскига 1 майда яңа туристлык сезоны ачыла. Туристларны тарихи урыннарда киңкырлы программа көтә. Дөньядагы иң зур Коръәннең дә биредә икәнлеген искәртеп үтик. Идел Болгарстанында кешеләрне дәвалау тарихын яктырткан Табиб йортының да ишекләре бирегә килүчеләр өчен ачык булачак. Остаханәләрдә исә күн мозаикасы, тукучылык, зәркәнчелек эшләнмәләре белән танышырга була. Ак...

Реклама

Болгар һәм Свияжскига 1 майда яңа туристлык сезоны ачыла. Туристларны тарихи урыннарда киңкырлы программа көтә. Дөньядагы иң зур Коръәннең дә биредә икәнлеген искәртеп үтик. Идел Болгарстанында кешеләрне дәвалау тарихын яктырткан Табиб йортының да ишекләре бирегә килүчеләр өчен ачык булачак. Остаханәләрдә исә күн мозаикасы, тукучылык, зәркәнчелек эшләнмәләре белән танышырга була. Ак мәчетне, Ик­мәк йортын да карарга онытмагыз. Яңа пешкән икмәкне авыл сөте белән ашауның нинди ләззәт икән­легенә нәкъ биредә төшенергә мөмкинсез әле. Свияжск утрау-шәһәрчеге дә туристларга төрле күргәзмәләр, балалар өчен кызыклы уеннар, ат өстендә сәяхәтләр әзерли. Адашып йөрмәс өчен, һәр кешегә тарихи урыннарның татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнгән картасын да бирәчәкләр, дип белдерә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: