Шәһри Казан

«Мең чишмә иле җәлеп итте»

Башка телләрне белми торып, син беркайчан да чит ил кешесенең ни өчен дәшмәгәнен аңламаячаксың, диләр. Шулаен шулай, тик, татарга тылмач кирәкми, дигәне дә бар бит әле аның. Монысы инде татарның гомер-гомергә чит халыклар белән «тел-лөгать алмашып», берничә тел белеп яшәвенә ишарә.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студенты, хәзерге вакытта «Оксфорд Россия фонды» стипендиаты Галия Сәйфетдинова да менә дүртенче ел инде инглиз, төрек һәм фарсы телләрен өйрәнү белән мәшгуль.
Телләр өйрәнү аның өчен нинди мөмкинлекләр ачкан? Галиянең Финляндиягә яртыеллык курсларга китүенә әле 2-3 атна гына булса да, сораштырыр нәрсәләр шактый.
- Галия, әйт әле, Финляндиягә сине нинди җилләр ташлады? Хельсинки ничек каршылады үзеңне?
- Чынлыкта аның тарихы моннан бер ел элек, кулыма Эрленд Луның «Лучшая страна в мире» китабын алгач башланды. Башта мин аны, автор тумышы белән шуннан булгач, Норвегия турында дип уйладым. Юк, Финляндия икән! Мин ул китаптан Финляндиянең Сибелиусның туган җире һәм берничә мең чишмә иле икәнен белдем. Һәм инде шунда бару турында хыяллана башладым.
Хельсинкига юл авыр булды. Бер тәүлек буе поездда, аннан автобуста бардым, кеше белән кайнап торган үзәк Макдоналдста төнне уздырдым. Алар гөр килеп Яңа ел каршылый, ә мин иртән, ватык чемодан белән, кирәкле урынны эзләп киттем. Беренче тәүлектә салкын фатирда, мендәрсез һәм юргансыз, йокымны туйдырдым. Аннан укулар башланды.
Финляндиядә ватандашларыбыз бик күп. Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр үзәге тулысынча русча сөйләшкән кебек тоелды. Ә нигездә, бар да инглиз телендә аралаша. Хәзерге вакытта миңа иң кыены - бу илнең телен белмим. Аннан монда хәләл ризык юк. Әле ярый бөтен җирдә вегетариан менюсы бар. Мөгаен, киләсе ярты елда үлән ашауга күчәрмен. Күзгә ташланган тагын бер әйбер - кара төс артыгы белән булды. Көн бик кыска. Кайберәүләр монда үз-үзенә кул салу очракларының бик күп булуын да шуның белән бәйләп аңлатырга тырыша. Сәбәп башкада - наркотикларда.
- Инде телләр өйрәнүгә килсәк, ул синең күптәнге максатың идеме? Әллә әти-әниең киңәш иттеме?
- Тел ул - үзе бер дөнья. Ул мәдәният тә, тарих та, милли холык та. Шуңа күрә дә мин филолог һөнәрен сайлавыма сөенеп бетә алмыйм. Әти-әнием дә телләр үзләштерү белән шөгыльләнә. Аерма шунда: аларныкы - компьютер теле. Алар безне һөнәр сайлаганда чикләмәделәр. Чыгарылыш сыйныфында укыганда, мин әле ярты ел буе булачак режиссерлар курсына да йөрдем. Шул юнәлештә укырга керергә дә ниятләгән идем. Әлбәттә, бу мин телләр белән генә чикләнәм, дигән сүз түгел. Мин әдәбиятны да яратам, кино да карыйм (аеруча Италия фильмнары), фото эшен дә үз итәм, музыканы да чит итмим. Шулар арасында иң мавыктырганы - сәяхәт итү! Иң мөһиме - ниндидер яңа җиргә килеп чыккач, аңлатып булмый торган соклану хисе кичерү, яңа сулыш, ирек-иркенлек тою.
- Чит ил студентлары белән безнекеләр арасында аерманы сизәсеңме?
- Әлбәттә. Европа яшьләре Россиянекеннән, бигрәк тә татар яшьләреннән нык аерыла. Монда бөтенләй башка тәрбия, башка кыйммәтләр. Без татарлар сабыррак, тотнаклырак. Кайчагында хәтта артык тыйнак. Беләсегез килсә, бу үзен нык сиздерә. Европалыларга карыйм да безнең тәрбиягә өстенлек бирәм. Безнең тәрбия кайбер тискәре йогынтыларга киртә булып тора. Ә һөнәри эшчәнлектә, оялчанлыкны онытып, кыю адымнар белән үз бәхетеңә үзең юлны яру кирәктер.
- Син хәзер «сәяхәтче бака» кебек. Әле кайчан гына Төркиядә булган идең, инде килеп Финляндия. Төркиягә, Финляндиягә үтәр өчен нинди шартлар үтәргә кирәк булды үзеңә?
- Әйе, бу җәйне мин Төркиядә уздырдым. Диңгез буенда төрле илләрдән килүчеләр белән бер гаилә кебек яшәдек. Алар да, минем кебек, төрек телен һәм әдәбиятын өйрәнергә килгәннәр иде. Шул вакыт эчендә мин эбру техникасын, ягъни су өстендә рәсем ясарга, сазның бер төре булган багламада уйнарга, төрек биюләрен биергә, милли аш-су әзерләү серләренә өйрәндем. Нәтиҗәдә, бу сәяхәт миңа төрек мәдәниятенә генә түгел, ә бик күп илләргә «күземне ачты».
Алга таба язмышым ничек булачагын әле генә әйтә алмыйм, әмма алган белемемне үз илемдә кулланырга теләр идем.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: