Медведевның Татарстанга «тәгәрмәчле» сәфәре

Россия хөкүмәте «тимер ат»ларга ярдәм кулы сузачак
Россия хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевның Казанга килүе социаль челтәрләрдә беркайчан да эзсез калмый. Әйтик, быелның 25 мартында Казандагы шәхси технопарк җитәкчеләренең берсе Рамил Ибраһимов һәм аның командасы Татарстан башкаласына эш буенча килгән Медведев белән селфи ясады. Фото шунда ук җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте. Өченчекөн, ягъни 2 декабрьдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы «Форд Соллерс» заводы ачылышында Дмирий Медведевны эшчеләр белән фотога төшереп, Инстаграм челтәренә элеп куйды.
Россия премьер-министры Татарстанга фотога төшәр өчен генә килмәде, билгеле. Соңгы тапкыр ул Кама аръягында 2010 елда, Россия Президенты вазифасында булып киткән иде. Ә бу килүендә ул Түбән Камада, ТАНЕКО нефть эшкәртү комплексында гидрокрекинг җайланмаларын ачып җибәрү тантанасында катнашты. Медведев сүзләренчә, ТАНЕКО комплексы, башлыча, Россия җиһазларыннан төзелә һәм анда җитештерелгән продукция дә илебез базары ихтыяҗларын күздә тотып чыгарыла. «Татнефть» җитәкчесе Наил Мәганов сүзләренә караганда, алар ике елдан соң ТАНЕКОда иң югары еврокласслы бензин ясый башларга җыеналар.
- Нефтькә бәя төшү белән бәйле бернинди проблемаларга карамастан, халыкара базарда бер мичкәсе 40 доллар торса да, без уңышлы гына эшләрбез һәм яшәрбез, - диде Мәганов.
Түбән Кама белән саубуллашып, Медведев Чаллыга аяк басты. Ул анда «Форд Соллерс» заводы ачылышында катнашты. Завод елына 110 мең машина эшләп чыгарырга сәләтле. 110 меңнең беренчесе - Ford EcoSport (бәясе 699 мең сумнан башланачак) - Медведев янына тәгәрәп чыкты. Миңнеханов Мәскәү кунагын эшчеләр белән «беренче коймак» янында фотога төшергәннән соң, Медведев «тимер ат»ның капотына култамгасын сырлады да:
- Искиткеч машина. Кайчан да булса йөреп карармын әле, - диде.
Сүз уңаеннан, заводта 2015 елда биш ишекле Ford Fiesta машиналары чыгарыла башлаячак.
Медведевның тәгәрмәчле сәяхәте КАМАЗда дәвам итте. Ул эшчеләрне автогигантның 45 еллыгы белән котлады. Мәскәү кунагына «КАМАЗ-65206» пилот моделен дә күрсәттеләр. Экологик күзлектән караганда, аның белән шәһәр җирендә дә йөрергә була. КАМАЗ‑дөнья күләмендә йөк машиналарын җитештерүчеләр арасында 11нче урында, 2013 елда 43 мең «тимер ат»ын иреккә чыгарган. Заводның барлык тармакларында 44 мең кеше хезмәт куя.
Күңелле мизгелләрдән соң КАМАЗда җитди темага - Россия автомобиль сәнәгатенә ярдәм иү турында сөйләшүгә күчтеләр. Медведев үз чыгышында әйткәнчә, соңгы арада илебездә машиналар әзрәк җитештерелә һәм сатыла башлады. Башка төрләре белән чагыштырганда, җиңел машиналарны халык яхшырак ала. Бүгенгә коммерцияле техника белән йөк машиналарын җитештерү өлкәләре аеруча зур кыенлык кичерә.
Россия автомобильләре складларда тузан җыеп ятмыйча, илебез юлларында рәхәтләнеп җилдерсен өчен, дәүләт тарафыннан махсус программалар булдырылды. Беренчесе - төбәкләргә торак-коммуналь хуҗалыгы максатында газ‑мотор двигательле техника алуга субсидия бирелде. Моның өчен федераль бюджеттан дүрт миллиард сум тотылды, ә бу акча 2,5 мең берәмлек техника алырга җитә, дигән сүз.
Икенче үтемле чара - утилизация программасы. Аның буенча киңәшмәдә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хисап тотты. Сентябрьдә башланып киткән бу программа кысаларында бүгенгәчә төрле төрдәге 146 мең машина сатылган. Киңәшмәдән соң билгеле булганча, утилизация программасын 2015 елда озайту өчен 10 миллиард сум тотылачак. Россия автомобиль сәнәгате зур үсеш алган Европа илләре өчлегендә. Беренче һәм икенче урыннарны Германия белән Бөекбритания бүлешә.
Соңыннан Дмитрий Медведев белән Рөстәм Миңнеханов кара‑каршы утырып сөйләштеләр. Миңнеханов премьерга «Алабуга» махсус икътисади зонасында ике зур завод ачылышы турында әйтте. Ике‑өч ай эчендә тагын өчәү ачылачак: автомобиль пыяласы җитештерү, төзелеш пыяласы һәм көнкүреш химиясен җитештерү заводлары. Россия хөкүмәт башлыгы сүзләреннән аңлашылганча, ул Түбән Кама белән Чаллыда күргән барлык проектлардан канәгать.
Фотолар: Марсель Бадыкшин
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 февраль 2023 - 08:57Гомер буе кешедән качып очраштык Мине бер сорау борчый. Бәлки сез бу сорауга җавап бирерсез. Әйтегез әле, ярату – гөнаһмы ул? Кешегә гашыйк булып, аны яратып яшәү начар гамәлме?12901
-
2 февраль 2023 - 16:00Руслан Дәминов: "Соңгы тапкыр зур сәхнәдә 60 яшьлегемә оештырган юбилей концертымда җырладым" Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминовның бүген туган көне! Мәртәбәле җырчыбызга 74 яшь тулды. Туган көне белән котлап шалтыратсам, аның бассейннан кайтып килеше! Гадәттәгечә, якташлар якынлыгын тоеп, шаярып сөйләштек.49102
-
2 февраль 2023 - 15:27Шаляпин яши Казанында җыр булып һәм һәйкәл булып Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, дөньякүләм танылган опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган мәдәни чаралар республикада ел дәвамында алып барылачак.37601
-
2 февраль 2023 - 14:22Даун синдромлы кызларын үзләренеке түгел дип уйлап ДНКга биргәннәр Чаллыда яшәүче ирле-хатынлы Даун синдромы куелган кызларын үзләренеке түгел дип яшәгән.107302
-
2 февраль 2023 - 14:01Фәрит Мөхәммәтшин республиканың көньяк районнарында эш сәфәрендә Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың көньяк районнарында эш сәфәрендә. Көннең беренче яртысында ул Аксубай районында булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган үзәк район хастаханәсен карады, медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар белән аралашты, шулай ук район советының хисап сессиясендә катнашты.88900
-
2 февраль 2023 - 13:23Дустым яраткан кешесеннән кыйналып яшәде Якын дустымның тарихы турында бәян итәргә булдым. Айсылу (исемен шулай дип әйтик) яшьли ятим калды. Әтисен 12 яшендә югалтты, әнисе яман чирдән киткәндә, Айсылуга 15 яшь иде. Ул инде 9нчы сыйныфтан соң эшләде, мөстәкыйль булып үсте.175403
-
2 февраль 2023 - 11:20Петуниягез “кабарып”, матур булып үссен дисәгез... Иң элек сыйфатлы орлык сайларга кирәк. (Бу һәр үсемлеккә дә кагыладыр, мөгаен). Агрофирмалардан булган орлыкларга өстенлек бирегез. Алар чагыштырмача кыйммәтрәк тора, әмма гадәттә эшкәртү аша узган һәм капсулага ия була.69501
-
2 февраль 2023 - 10:31Рөстәм Миңнеханов юлларда кеше һәлак булуның өч төп сәбәбен атады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрнең өч төп сәбәбен билгеләде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак утырышында хәбәр итте. Утырышның төп темасы - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чаралары.27000
-
2 февраль 2023 - 10:03«Хәзер балаларга мәктәптә укыганда ук, Мәскәүдән фатир алып куялар», яки биш мәчетле Сафаҗай авылында күргәннәр Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылына сәяхәтебез Россия мөселманнары Диния нәзарәте үткәргән “Фәезханов укулары”на бәйле булса да, авылның иңләп-буйлап йөрергә, уңган-булган кешеләре белән аралашырга, мәктәбен-базарын һәм мәчетләрен күреп кайтырга да өлгердек.37526
-
2 февраль 2023 - 09:14Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады Әти-әниләрнең яшьләр тормышына кысылуы, мәхәббәтләренә аяк чалулары турында гел язып торалар. Миндә дә булды андый хәл. Күп еллар үтсә дә, искә алып язарга булдым әле. Күпме сулар акса да, онытылмый, күңелемдә истәлек булып саклана ул.201312
-
2 февраль 2023 - 09:00Нияз Җәләлов: "Укымыйча да җырчы булып була" Нияз Җәләлов – 42 яшендә сәхнәгә чыгып танылган җырчы. “Кило ярым перәннек” җыры үзе генә дә ни тора! Бүген популярлыгы бераз кимесә дә, иҗат итүен дәвам итә.85404
-
1 февраль 2023 - 15:26Ленар Зәйнуллин: "Театрга гашыйк тамашачы фикеренә колак салабыз” Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының тантаналы ачылышы булды. “Казан Экспо” залында үткән чарада Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры артистлары “Сабан туе” күренешен күрсәтте.42600
-
1 февраль 2023 - 14:43"Акчасы булганнар немец машиналарын ала, булмаганнар - үзебезнекен..." Яңа машина сатып алучыларның саны 60 процентка азайган. «Автостат» аналитик агентлыгы хәбәр иткәнчә, бигрәк тә премиум-класслы автомобильләр аз сатыла башлаган. Элек ул гомуми машина базарының 10 процентын тәшкил итсә, узган ел ахырына аның өлеше 3 процентка кадәр кимегән.55000
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
3 февраль 2023 - 08:36Без имениЧит жир ул чит ил,а север ул уз илен,нишлэп ул чит жир булсынӘти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
3 февраль 2023 - 08:34Без имениЭ нигэ Казанда гына, Татарстан буенча тугел, андый парларны куп дип белэлэр ме эллэ, минем кайнатам белэн кайнанам бергэ 64 ел гомер итэлэр, Ходай куп курмэсен. Исэн-сау ,тигезлектэ яшэргэ язсын аларга .Гаилә юбилейларын билгеләп үткән парларны акчалата бүләк көтә!
-
3 февраль 2023 - 08:29Без имениКоткэн идем бу информацияне, чонки егетебез катнаша, анын жинуен хэм барысынын да имгэнмичэ кайтуларын телимКөрәш буенча Татарстан беренчелегенең беренче парлары билгеле
-
3 февраль 2023 - 00:05Без имениБик дөрес сүзләр, 50 яшендә узенэ иптәш тап дигән сүз дә дөрес түгел, ир карап яшэгэнче рәхәтләнеп узен генэ торуына ни житэ, тынычлыгынны бызып, узен теләгән вакытта торасын, ятасын, нэрсэ телисен шуны ашыйсың, әллә нинди ирләр була, тәмле итеп пешергэн ризык ны да тэмле булган дип ашый да белми кайсы берсе агач телле булалар, шуңа күрә уз кадереңне узен белеп ялгыз яшэуе якшырак тыр минем чэ, алдан язганнар га җавап сез апасын әнисен тыңлаган булса дигэн сез ике тапкыр кияудэ булган бит инде, уз узенне карап тынычлыкта яшэргэ насып булсынБалам юклыгына үкенмим
-
2 февраль 2023 - 23:19Без имениНияз молодец,хоть бер кешелекле артист бар икэн.Рэхмэт яусын жылы энгэмэн очен!Эльмира Сөләйманова вафатына 40 көн: "Сезне күргәч, Эльмирам кайткан кебек булды"
-
2 февраль 2023 - 18:38Без имениКуптэн басылган язма булса да,минем шикелле хэзер генэ укучылар да булырга момкин.Авторның фикерлэре,китергэн мисаллары белэн тулысынча килешэм.Тик берсе белэн бэхэскэ керэм:бала Аллаһ булэге.я табаласын я юк.ботен кеше дэ чит баланы тэвэкэллэп тэрбиягэ алалмый.шуна да узен очен табарга булган дип кеше йорэген бозу ярамый,алын артлы абортка чапкан булса,ник тапмадын дияргэ момкин.Аллаһ бирмэсэ табып булмый жэмэгать.Балам юклыгына үкенмим
-
2 февраль 2023 - 17:52Без имениПилмэ тугел, Пильна районы. Сафажэйдэ Пильнэй дип сойлилэр.«Хәзер балаларга мәктәптә укыганда ук, Мәскәүдән фатир алып куялар», яки биш мәчетле Сафаҗай авылында күргәннәр
-
2 февраль 2023 - 12:16Без имениБыл, видел - восхищаюсь!«Хәзер балаларга мәктәптә укыганда ук, Мәскәүдән фатир алып куялар», яки биш мәчетле Сафаҗай авылында күргәннәр
-
2 февраль 2023 - 10:26Без имениБула ди шул андый хэллэр, йорт иясе хулиганить итэ, бер танышым сойлэгэне исемэ тоште: ире ойдэ булмаганда бу яшь хатынга килеп кочаклап китэ торган булган, артыгы булмаган боларнын, бер кон бу хатында иптэш кызы кунган, иртэн торгач ,эйтте ди, ник кисэтмэден, сездэ бит йорт иясе бар икэнен, тонлэ минем янга килде дигэн"Җен хатыны" (Дамир Бәдриев)
-
1 февраль 2023 - 22:32Без имениБик шәп! Әйбәт барып чыксын!“Кырык дүртнең май аенда” фильмына кастинг узачак
-
1 февраль 2023 - 12:49Без имениКонкретно гына сорауга бер җавап юк. Боталагансыз да боталагансызРәгаиб кичәсен ничек уздырырга?
-
31 гыйнвар 2023 - 15:22Без имениИиии балакаем,3 нчесенэ 1 яшь кенэ тулган бит....План тутырам дигэн кебек...Танылган алып баручы Илмир Ямалов дүртенче тапкыр әти булды!
-
1 февраль 2023 - 11:51Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: "“Шуны уйныйсым килә!” – дип, артист чатырдап торырга тиеш" Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.61801
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.260501
-
23 декабрь 2022 - 09:55Миләүшә Айтуганова: “Татарстанда кино өлкәсенең үз инфраструктурасы юк” Бүген Татарстан киноиндустриясендә яңа сулыш ачылды кебек. Фильмнар да, сериаллар да төшерелә, кайберләре прокатка да чыга, кыскасы, әлеге юнәлеш үзенең тормышы белән яши.514801
-
2 февраль 2023 - 14:01Фәрит Мөхәммәтшин республиканың көньяк районнарында эш сәфәрендәБүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың көньяк районнарында эш сәфәрендә. Көннең беренче яртысында ул Аксубай районында булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган үзәк район хастаханәсен карады, медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар белән аралашты, шулай ук район советының хисап сессиясендә катнашты.88900
-
3 февраль 2023 - 10:07ИлГәрәй: "Безнең яңалыгыбыз бар!" Җырчы ИлГәрәй хатыны Айгөл белән фотосессия үткәргән.3700
-
27 гыйнвар 2023 - 08:45Каен бөресе, нарат каерысы җыеп калыгыз! Кышын табигать йоклый дибез. Ялгышабыз!... Табигать ел әйләнәсе кешелекнең саулык сагында. Дару үләннәрен иртән яздан алып, соңгы көзге җимеш өлгергәнче генә җыялар дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Кайбер дару үләннәрен нәкъ менә кышын җыярга кирәк тә.206702
-
27 гыйнвар 2023 - 09:37"Акылым белән каршы килсәм дә, иреннәрем карыша алмады. Балага уздым..." Ирем белән дүрт ел яшәп, балага уза алмадым. Бар да яхшы, ул – әйбәт ир, мин аны яратам, ләкин түшәктәге тормышыбыз барып чыкмады кебек. Чөнки иремнең моңа исе китмәде, ә мин һәрвакыт назга тилмердем, сусадым. Үзенә бу хакта әйтеп карадым, ләкин файдасы булмады.370925
-
27 гыйнвар 2023 - 10:44Паспорты да, ковидтан прививка ясатуына справкасы да бар, яки бомжлар кайдан барлыкка килә? 2017 елның җылы көзе иде. Маяковский урамы буенча ашыкмый гына йөрүем. Шулчак ике катлы иске йортка күзем төште. Таушалган, күп кенә тәрәзәләре инде ватылган, ишегенә “Керү катгый тыела” дип язылып куйган...144502
-
27 гыйнвар 2023 - 13:44Әнвәр Нургалиевның хатыны Ирина: "Әнвәрнең 15 баласы бар" Казанда Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев концертлары башланды. Җырчының Казандагы гастрольләре ел да туган көненә туры килә – бу инде матур традициягә әверелде. Быел да шулай.6410111
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика