Шәһри Казан

Менә нинди икән син, Америка

Гөлгенә Лотфуллина дигән журналист кызыбыз Америка егете Джонга кияүгә чыгып, берничә ел Америкада яшәгәннән соң Казанга кайткач очрашкан идек соңгы тапкыр. Аннан соң инде тугыз ел үтеп киткән икән. Шулвакыт Гөлгенәнең ире белән бергә эшләгән иптәшләренең аларга кунакка килүләре, табын алдыннан купкач, һәрберсе раковина янына тезелешеп басып, тәлинкә, чынаякларын юып алып куюларына шаккатуы турында сөйләгәне истә калган. Юдыртырсың бар, безнең ир-атларны, дип уйлап куйган идем шул чакта. Гадәттә, бездәге ир‑ат заты бергә җыелса, рәхәтләнеп утырып гәп куерта, кәрт суга, аннан җыелышып тәмәке тартырга чыгып китә, хатын‑кыз шул арада савыт-сабаны җыештырып куя. Бу безнең җирлек өчен язылмаган закон.

Кунак ашы - кара-каршы
Гөлгенә беренче мәлдә американнарның үз-үзләрен тотышына аптыраса, үзе дә кимен куймый: нишләп җирне тик яткырыйм дип, бөтен тирә-күршене, ирен шаккатырып, йорт тирәсендәге территориядәге газонны казып кыяр, помидор ише яшелчәләр утырта. Миңа тилегә караган кебегрәк карадылар инде дип сөйләгәне истә. Бу юлы очрашкач та шуларны искә төшереп көлешеп алдык. Яңа йорт сатып алып икенче җиргә күченгәч тә, кечкенә генә матур түтәлләр ясап куйган. Аннан күрмәле күршеләре дә газоннарын казып аткан.

- Түтәлләр белән бераз юандылар да туктадылар. Мин өлгергән кыяр, помидорны аларга койма аркылы гына атам. Укроп, петрушка ише үләннән дә туйдылар бугай инде, - дип көлә Гөлгенә. - Бакчада помидорлар унды быел! Син күрсәң иде, кечкенә генә участоктан көн дә җыеп алып керәм. Кызара башлаганчы ук өйгә алып кереп, өйдә кызартам помидорларымны, чөнки тиеннәр интектерәләр, бакчадагы түтәлләремә каныктылар, урлап ташыйлар. Персик агачы утырткан идек дип әйткән идем микән сиңа? 15ләп персик бар иде шул кечкенә генә агачта, тиеннәр шул персикларны урлап бетереп, бер генә персик эленеп калган иде. Күпме саклап йөрдек - шул бердәнбер персикны да ашарга насыйп булмады, менә өлгерде дип йөргән көннәрдә анысы да юкка чыкты.

- Күршеләрегез белән бер-берегезгә йөрешәсезме? - дип сорыйм. - Нинди генә америка фильмын карама, кулларына тастымалга төргән печенье, пирог ише пешкән нәрсә тотып күршесен сыйларга керәләр.

- Ул йөрешү ахырга таба бер мәзәккә әверелде, - дип көлеп сөйләде Гөлгенә. - Яңа йортка күченеп килгәч, күршеләргә пирог пешереп керттем. Җавап итеп болар да безгә тәмлүшкә күтәреп кергән. Минем дә җавапсыз каласы килми бит инде, тагын пирог ише нәрсә пешереп керттем. Шулай берничә айлап дәвам итте, туеп беттек, ә туктап булмый. Алар керткәч, җавапсыз калдырсаң - әллә ничек, уңайсыз. Соңгы тапкырында мин бик матур һәм бик тәмле торт пешереп керттем боларга. Минем тортны күргәч: «О-о-о, мин мондый тортлар пешерә белмим сезнең төсле», - диде күрше хуҗабикә. Шуның белән әйбер пешереп кертү гадәте тукталды кебек.

Үзеңнеке - үз, кәкре булса да - төз
Ике хатын‑кыз очрашса, күбрәк нәрсә турында сөйләшә - гадәттә, сүз шул гаилә, балалар тирәсендә әйләнә. Бу юлы Гөлгенә үзе белән кызы Камиләне генә алган иде, улы Данил әтисе белән Америкада калган. Гөлгенә кызы белән татарча гына сөйләшә. Тегесе исә аңласа да, татарча түгел, инглизчә җавап бирә.

- Минем инглизчә аңлаганны белгәнгә күрә, татарча җавап бирүне кирәк тә тапмый бугай, ә менә сеңлемнең малае белән хәйран татарча сукалый, - ди Гөлгенә.

Ике атналык ялының күп вакытын авылда әти‑әнисе янында үткәргән.

- Авылда эшнең бетәсе юк, - ди ул. - Шул барлы юклы ун көн эчендә генә дә бәрәңге бакчасын ике тапкыр утап чыгарга туры килде. Авыл кешесе бер тик тормый инде - әле бер эш килеп чыга, әле икенчесе. Әниләр оныклары өчен үлеп тора - Камилә белән Данил дә ярата дәү әнисе белән дәү әтисен. Бу юлы Камилә белән дәү әнисе кибет юлын таптап рәхәтләнделәр. Дәү әнисе әле бер нәрсә алып бирә, әле бер нәрсә - шуннан тәм таба.

Гөлгенәнең әти‑әнисе берничә тапкыр Америкада кунак булып кайтты. Алар очрашуны шулай җайга салган: бер юлы балалары белән

Татарстанга Гөлгенә кайтса, икенче юлы әти‑әнисе Америкага кунакка бара.

- Туйдылар инде, бүтән барасылары килми, Американы күрдек, үзең кайт, диләр.

Реклама

- Ошаттылармы соң Американы? - дип сорыйм.

- Беренче барганда «аһ» итеп карап йөрделәр инде. Без дә, булдыра алганча, төрле җирләрне күрсәтергә, әйбәт итеп кунак итәргә тырыштык. Минем өчен куанып, тынычланып кайтып киттеләр. Иремнең эчмәве, тартмавы, гаиләне алып баруы ошады дип беләм - ата‑ана өчен беренче чиратта шул мөһимдер инде. Ирем дә ачык йөзен жәлләмәде - кунак итте.

Уку алдан башлана
Без Гөлгенә белән ул авылдан килгәч, иртәгә Америкага очасы дигән көнне очраштык. Кайтып берничә көннән укулар башлана инде, аңа да әзерләнәсе бар, аннан үземә дә эшкә чыгасы, диде ул. Уку дигәннәнАмерикада укулар бездәге кебек беренче сентябрьдән түгел, август урталарында башлана. Төрле штатта төрлечә, бераз гына көннәрендә аерма булырга мөмкин, дип аңлатты Гөлгенә.

- Безнекеләр 13 августтан ук мәктәпкә йөри башлый. Камилә - беренче класска, Данил киндергартен дип атала торган мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә йөри. Монда балалар 5 яшьтән алып мәктәптә укый башлыйлар. Алты яшьтән беренче класска баралар. Икесе дә бер үк мәктәптә укыйлар, Аллага шөкер, иртән автобус килеп балаларны җыеп алып китә, кичке якта кайтарып куя. Транспорт белән ничек булыр икән дип баш катырып утырасы юк. Вакыты булган ата-аналар балаларын үзләре машинада мәктәпкә илтеп куя ала, кемгә ничек уңайлы инде. Безнең кебек эш кешесе өчен автобуслар йөреп тору кулайрак, - дип сөйләде Гөлгенә.

Аны тыңлап мин үзем өчен хәйран яңалык ачтым.

- Монда башлангыч мәктәп аерым - мәктәпкәчә төркемне кертеп, 5 класска кадәр, аннары урта мәктәп (6,7,8 класслар), югары мәктәп (9,10,11,12 класслар). Балалар 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр укыйлар мәктәптә, аннары гына колледж-университетларга керергә була. Киндергартен дип атала торган башлангыч классларны безнең элеккеге беренче класслар белән чагыштырырга була: аларны анда укырга, язарга, санарга өйрәтәләр. Беренче класска кергәндә инде балалар үзлекләреннән җөмләләр яза беләләр, китапларны үзлекләреннән укыйлар. Мондагы мәктәпләрдә китаплар, катлаулылыгына карап, төрле дәрәҗәгә бүленә. Мәсәлән, әле яңа гына укый башлаучы балалар алфавит тәртибендә А тибындагы китапларны укырга өйрәнәләр. Мондый китаплардагы текстларда җөмләләр кыска, катлаулы булмаган сүзләрдән төзелгән. Башлангыч классны тәмамлаганда A, B, C, D тибындагы китаплар укып, D дәрәҗәсенә җитәргә тиешләр. А тибындагысының шрифтлары да зуррак, аннары әкренләп шрифтлары кечерәя, җөмләләр дә озынрак, катлаулырак була башлый. Без китапханәдән, китап кибетләрендә сатудан шундый махсус китапларны карап алабыз, балалар белән өйдә дә бик нык шөгыльләнәбез. Монда китапларга кытлык юк. Балаларны мәктәпкә әзерләгәндә дә чыгымнар әллә ни зур булмады.

Мәктәп кирәк-яракларының исемлеге нинди мәктәп, нинди класс булуына карап төзелә һәм ата-аналарга таратыла, ул исемлек кибетләрдә дә бар. Мәсәлән, бер балага ике кап төсле карандаш, 4 калын дәфтәр, бер кап фломастер, кайчы, келәй, бер кап гади карандаш, ике төргәк салфетка кирәк булды. Күп дигәндә 20 долларга төште бугай барысы бергә. Башка кирәк-яраклар, шул исәптән китаплар да мәктәптә бирелә. Балалар форма киеп йөрми, сезонына карап кирәк кадәр генә кием‑салым алабыз. Шуңа күрә Россиядәге кебек укулар башланыр алдыннан андый зур чыгымнар сизелми. Монда шәхси мәктәпләрдә генә балалар формадан йөри - аларның күбесе католик мәктәпләр. Гадәттә шәһәр мәктәпләрендә бер класста 23‑28 укучы була, безнекеләрдә дә шулай. Уктучыга чәчәкләр алып бару гадәте юк, бүләк тә бирмибез. Елына бер тапкыр, укытучылар көнендә, балалар белән кулдан эшләнгән әйбер алып барып бүләк итәбез, уку елы азагында кечкенә генә бүләк бирәбез, анысы да мәҗбүри түгел.

Кирәкле кишер яфрагы булу рәхәт
Гөлгенә Мэйсис дип атала торган зур кибеттә эшли. Бу кибетләр челтренең бөтен Америка буенча санаганда, 800ләп кибете бар икән.

- Безнең кибеттә йорт кирәк-ярагыннан алып кием-салымга кадәр бар нәрсә дә сатыла, кибеткә генә сыеп бетә алмаган товарны интернет-кибеттән сатып алып була. Мактанып әйтүем түгел, отпускадан килгәч, без сине сагынып беттек, дип каршы алдылар җитәкчеләрем. Эш урынымда үзенә күрә кирәкле кишер яфрагы булуыма куанып торам әле менә, дип язды интернеттан Гөлгенә, Америкага кайткач. - Анда эшли башлаганда ярты ставкада, кичке якларда килеп кенә эшләүче сатучы булып башлаган идем, хәзер аерым бер бренд буенча белгеч булып эшлим. Ул бренд безнең кибеттә сатылучы хатын‑кыз киемнәре арасында ин кыйммәтлесе йөри, шуңа күрә махсус белгеч сатарга тиеш. Эшемнең бонусы буларак, миңа ай саен бушлай киемнәр сайлап алу хокукы да бирелә.

Үземнең таныш сатып алучыларым - клиентларым да шактый. Аларга да килгәч Россиядәге хәлләр, сәяхәтебез турында сөйләдем. Россиядә тормыш дәрәҗәсе ничек дип сорашалар. Кайбер америкалыларның турист булып Россиягә килгәннәре булса да, аларның Санкт-Петербург, Мәскәүдән башканы күргәннәре юк бит. Тырышып эшләсәң, жаен табарга була, матур, житеш тормышта яшәүчеләр бик күп Россиядә, дип сөйләдем. Дөресе дә шул бит инде, идән юучы ни, эшмәкәр ни, эшли белсәң, кайда да югалып калмыйча матур итеп яшәргә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: