Шәһри Казан

Менингиттан чиста куллар саклый

Быел эссе җәйгә аяк басуга, энтеровирус инфекцияләре иң актуаль темаларның берсенә әйләнде. Энтеровирус ул - вирусларның зур бер төркеме. Ул күптөрле авыруларны - кискен респиратор авырулардан башлап эч китүгә кадәр китереп чыгара ала. Әлеге вирус үзәк нерв системасына да зарар китерергә мөмкин.

Реклама

Энтеровирусның иң киң таралган һәм катлаулы формаларының берсе - сероз менингиты. Россиянең күп кенә территорияләрендә хәзерге вакытта энтеровирус инфекциясе буенча хәл яхшылардан түгел. Гадәттә, җәй һәм көз айларында күп тарала торган бу инфекцияне июнь башында Россия төбәкләре арасында беренче булып Ростов-на-Донуда йоктыра башлыйлар. Биредә менингит белән 189 бала авырып китә. Соңрак авыручылар башка төбәкләрдә дә очрый башлый: Ярославль, Рязань, Липецк һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, Мәскәүдә, Самара һәм башка шәһәрләрдә авыручылар күзәтелә. Хәтта үлү очраклары да бар - болар исә менингитның тагын да җитдирәк төрен эләктерүчеләр. Белгечләр вирус Кытайдан кергәндер дип шикләнә. Авыручыларның саны арту турында көн саен диярлек яңа хәбәрләр ишетелеп торса да, табиблар, эпидемия юк, ди. Алар әйтүенчә, елның бу вакытында авыручылар ел да була. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җиткергәнчә, Татарстанда әлегә сероз менингиты китереп чыгара торган энтеровирус юк, әмма ул бездә күзәтелмәячәк дип тә ышанып булмый. Шуңа күрә, табиблар барлык саклану чараларын да үтәргә куша.
Вирус кайда сагалый?
Энтеровирус инфекциясе әйләнә-тирәлектә бик тотрыклы. Вирус җыелып торган суларда, йөзү бассейннарында, ачык сулыкларда, көнкүреш предметларында (уенчык, сөлге-тастымалларда һәм ишек тоткаларында), туклану продуктларында (сөт, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә) озак вакыт саклана ала. Шуңа күрә, рөхсәт ителмәгән җирләрдә су коенсаң, пычрак куллар белән һәм ризыкларны юмыйча ашасаң, авыру эләктерү ихтималы бик нык арта. Инфекция шулай ук кеше йөткергән-төчкергән вакытта да күчәргә мөмкин. Ә менә җылытканда һәм кайнатканда вирус бик тиз үлә.
Авыру билгеләре
Энтеровирус инфекциясе күп очракта балаларга йога. Авыру бик кискен рәвештә башланып китә: тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә. Бик каты баш авырта, әйләнә башлый, күңел болгана. Кайбер вакытта эч һәм арка авырта, көзән җыеру синдромы күзәтелергә мөмкин. Авыру билгеләре күзәтелүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кулларыңны юып йөр!
Авырудан саклану өчен, әллә ниләр эшләргә дә кирәкми үзе. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик тә мөһим: ашар алдыннан, урамда йөреп кергәч, ашарга әзерләр алдыннан кулларны һәрвакыт юарга кирәк. Энтеровирусны юкка гына пычрак куллар авыруы дип атамыйлардыр. Аннан соң кайнаган чиста суны гына эчәргә, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юып, кайнар су белән чайкап кына ашарга куша табиблар. Рөхсәт ителмәгән сулыкларда коену сәламәтлек өчен бик тә куркыныч. Йөткергән-төчкергән вакытта борын һәм авызларны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән капларга, соңыннан кулларны яхшылап юарга кирәк. Бүлмәләрне дә көнгә ике тапкыр юып чыгару һәм җилләтеп тору сорала. Кеше күп җыела торган урыннарда (җәмәгать транспортында, кинотеатрларда һәм башка урыннарда) азрак булырга тырышыгыз, дип кисәтә табиблар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: