Шәһри Казан

Метро станцияләренә нинди исем кушабыз?

Казан метрополитенының тагын өч станциясен төзү бара. «Казан метро төзелеше» муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Рәхимов шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә сөйләгәнчә, «Айсылу» комплексы гамәлдәге «Кәҗә бистәсе» станциясе белән булачак «Декабристлар» станциясен тоташтырачак 1359 метр озынлыктагы сул тоннельнең 740 метр өлешен казыган. «Алтынчәч» 1362 метр озынлыктагы уң тоннельнең 570 метрын казып...

Реклама

Казан метрополитенының тагын өч станциясен төзү бара. «Казан метро төзелеше» муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Рәхимов шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә сөйләгәнчә, «Айсылу» комплексы гамәлдәге «Кәҗә бистәсе» станциясе белән булачак «Декабристлар» станциясен тоташтырачак 1359 метр озынлыктагы сул тоннельнең 740 метр өлешен казыган. «Алтынчәч» 1362 метр озынлыктагы уң тоннельнең 570 метрын казып үткән. «Сөембикә» комплексы булачак «Декабристлар» станциясе белән «Мәскәү» станциясе арасындагы 1351 метр озынлыктагы сул тоннельнең 630 метрын узган.
Казан метрополитенының 12 километр 21 метр юлы файдаланыла инде. Анда «Җиңү проспекты», «Таулар», «Әмәт», «Сукно бистәсе», «Тукай мәйданы», «Кремль», «Кәҗә бистәсе» станцияләре урнашкан. Тагын өч станциясе төзелгәч, метрополитенның беренче линиясе 17,3 километрны тәшкил итәчәк.
Булачак станцияләр: «Декабристлар», «Мәскәү», «Завод» («Авиатөзелеш») шартлы атамалар. Мэр Илсур Метшин җәмәгатьчелекне метрополитенның булачак станцияләренә исем-атамалар тәкъдим итәргә чакырды.
Марат Рәхимов сүзләренчә, метрополитенның икенче чираты төзелешенә әзерлек чаралары үткәрелә. «Имәнлек» («Дубравная») станциясен төзү мәсьәләләре өйрәнелә. «Декабристлар» һәм «Мәскәү» станцияләрендә икенче линияләргә күченү юллары эшләнә. Ямашев проспектында төзелә торган футбол стадионына «Декабристлар» яки «Сукно бистәсе» метро станцияләреннән тоннель казый башлау күздә тотыла.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: