Шәһри Казан

Җәмәгатьчелек безгә карата бик таләпчән

Яңа гына эчке эшләр министры итеп куелган Артем Хохорин «Татмедиа» агентлыгында республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашу үткәрде.

Очрашуда сүз башлыча җәмәгатьчелекнең полициядән нәрсә өмет итүе турында барды. Министр сүзләренчә, Татарстан буенча ЭЭМ иң көчлеләрдән берсе булып санала. Мондый дәрәҗәдә эшли торган төбәкләр Россиядә санаулы гына һәм моны алга таба сакларга кирәк. Икенче яктан, җәмәгатьчелекнең дә министрлыкка карата таләпләре бик югары. Шуңа да, закон яки тәртип бозу очраклары булса, аның белән аяусыз көрәшәчәкләр. Җинаять эше белән бәйле барлык фактлар да массакүләм мәгълүмат чараларына хәбәр ителеп торачак. Шуның белән бергә, полиция хезмәткәрләренә карата күрәләтә гаеп тагылырга тиеш түгел, диде А.Хохорин.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: