Шәһри Казан

Мәңгелек моң капиталисты

Бер юлы заманында 70 тиен булган шигырьләренең еллар узу белән бәһасезгә әверелгәнен уйладымы икән шагыйрь? Татарның яраткан шагыйре Разил Вәлиев ул яктан бәхетленең бәхетлесе - җырлары өлкән буын җырчылары өчен генә түгел, иҗатларын башлап кына килүче яшь талантлар репертуарында да киң чагылыш таба.

Легендар композиторлар һәм халык көйләренә язылган җырларның кайсы гына онытылган икән: «Бер алманы бишкә бүләек», «Егерме миллион», «Сөембикә», «Ядкарь», «Нигә, әни, нигә картаясың?», «Иң якты йолдыз», «Беренче мәхәббәт урамы», «Яшьлегем канатында», «Соңгы мәхәббәт»...
Г.Камал театрында узган Разил Вәлиевнең 65 яшьлегенә багышланган кичәдә дә әлеге җырлар бөтен кешене урындыкка кадаклап куйды - кем генә бу җырлар, тәэссоратлы шигърият шлейфына мөкиббән китми калсын ди? Тыгыз, Мәгънәле, Саллы, Моңлы кичәдә шагыйрь иҗатын олылау белән бергә татар сәнгатен дә олыладык шикелле - хәзинәдә мактанырлык югарылыгыбыз бар, шөкер. Моннан дистә еллар элек язылган җырларның татар сәхнәсендә Филүс Каһиров, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина кебек башлап килүче талантлы яшьләребез башкаруы да мәгънәле фал: мәңгелек җырларга вакыт кысасы юк.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин тарафыннан тапшырылган мәртәбәле «Татарстанның халык шагыйре» исеменә лаек булган Разил абыйны әлеге кичәдә башка яктан да ачтык - ул табигатьнең үзе дә була ала, әнисенең шигъри җанлы улы да, тарихның кадерен санлаучы баһадир да, мәхәббәттән башын югалткан ир-егет тә икән. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры, депутат Тәлгат Абдуллин әйтмешли: «Бу кәрзиндә нишләп ачылмаган чәчәкләр дип аптырама. Бу синең иҗатың кебек - әле ачылмаган, язылмаган шигырьләр алда». Шунда ук Тәлгат Абдуллин шаяртып: «Элек әниеңә, шигырьләремнең бер юлы 70 тиен, шуңа шигырьләтә генә җибәрәм, дип язгансың. Әлеге иҗатың синнән бүген зур капиталист ясады», - диде.
Сәхнәдә шулай ук шагыйрьнең иҗатташ дуслары белән берлектә Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Рафаэль Сәхабиев, Альбина Шаһиморатова, Асаф Вәлиев, Рамил Миндияр, Зилә Сөнгатуллина һәм башка танылган җырчылар, шулай ук Түбән Камадан килгән якташлары сәламләде.
«Шәһри Казан» да Разил Вәлиевне халык шагыйре исемен алуы белән ихластан котлый. Каләмегездән яңадан-яңа матурлык кына коелып торсын да аларның һәрберсе ихласлыгын җуймасын иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: