Шәһри Казан

Җәмгыятебез хакыйкате

Фаҗигадә дә, шатлыклы вакыйгаларда да эшне җиренә җиткереп эшли белмибез. Үзеңә кирәк булмаса, һәрбер эштә дә мәсьәләнең матди ягына гына өстенлек бирелә. Ә башкасы инде «булсын» өчен генә. «Булгария» фаҗигасе корбаннары истәлегенә корылган мемориалның татарча язуында 3 хата киткән. Җитмәсә, «һәлакәт» һәм «һәлак» сүзләрендә. Мондый ваемсызлык үрнәген әле күргән юк...

Реклама

Фаҗигадә дә, шатлыклы вакыйгаларда да эшне җиренә җиткереп эшли белмибез. Үзеңә кирәк булмаса, һәрбер эштә дә мәсьәләнең матди ягына гына өстенлек бирелә. Ә башкасы инде «булсын» өчен генә.
«Булгария» фаҗигасе корбаннары истәлегенә корылган мемориалның татарча язуында 3 хата киткән. Җитмәсә, «һәлакәт» һәм «һәлак» сүзләрендә.
Мондый ваемсызлык үрнәген әле күргән юк иде. Беренчедән, бу хәл - шул көнне Иделдә батып һәлак булган күпме татар кешесенә, аларның туганнарына ихтирамсызлык. Икенчедән, мондый хата ясау чиновникларыбызда туган телебезгә карата игътибар һәм хөрмәт булмауны күрсәтә. Монументны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы заказы белән директоры Андрей Карамышев булган төзүче-ширкәт ясаган. Ваемсызлык өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга теләмәсәләр дә, плитәне алыштырырга вәгъдә биргәннәр.
Бауман урамында Универсиада стеласын төзеп куйдылар. Объект Уеннар башланырга калган вакытны күрсәтеп тора. Ләкин стела гомерендә балта тотмаган кеше тарафыннан ясалган сыман. Пластик такталары тигез үлчәнмәгән, кәкре итеп киселгән, кайбер почмаклары сынган... Аны төзәттеләр төзәтүен, тик шул ук урнаштырган кеше үзе үк төзәткәнгә охшаган... Иң кызыгы, төзәтүгә кадәр стелада Hyundai автомобиль ширкәте эмблемасы бар иде. Төзәтелгәнендә инде аны алганнар. Әлбәттә, үз-үзен хөрмәт иткән кайсы ширкәтнең үз продукциясен андый ваемсыз рәвештә эшләнгән объект белән бәйлисе килсен?
Ә бит ул Универсиада символларының берсе. Интернет-форумнарда исә «Универсиада үзе дә шундый ук төсмердә узар инде», - дип яза башладылар.

68 яшьлек «пенсионер-террорчы»?
Казанда нотариаль конторага һөҗүм ясаган 68 яшьлек пенсионер Галиябану Фәхруллина очрагы бер яктан трагедия, икенче яктан комедия. Фәхруллина оешмага пневматик корал һәм бомба муляжы белән килеп кергән иде. Өлкән ханым нотариуска карата таләпләрен шулай җиткереп, үзенә игътибар җәлеп иттерергә теләгән икән. Аңа хәзер 15 ел ирегеннән мәхрүм итү яный, пенсионер үзе вакытлы изоляторда утыра.
Өлкән ханымнан матбугат һәм телевидение аша «террорчы» һәм анти-каһарман ясап бетерделәр. Ә шундый адымга аек акыллы кешене нәрсә этәргәненә бик теләп төшенүче булмады сыман. Пенсионер үлгән иренең мирасын алырга йөри икән. Фәхруллинаның кызы Алсуның сүзләре буенча, нотариус инде ике ел буе аның «башын череткән», җитмәсә моның өчен 250 мең сум акча таләп иткән.
Россиянең хокукый-иҗтимагый кырында нотариус институты махсус урын алып тора, чөнки барлык бәяләрне ул үзе билгеләргә хаклы. Кайбер очракларда, Фәхруллина үрнәгендәге кебек, нотариус бик югары бәяләр билгеләргә мөмкин. Бернинди чикләүләр булмауның инде нинди нәтиҗәгә китерә алуын күрдек.
68 яшьлек пенсионердан халык дошманы ясаганчы, хакимият шул ук әби очрагындагы җәмгыятебездә кабатланучы «тишекләр»гә игътибар итсен иде. Гаеплене табып, җәзалау түгел, гаеп эшләүнең сәбәбен дә тикшерү мөһим. Шул вакытта, бәлки, «террорчылар» да кимер иде.

Сары Porsche 911
Кыйммәтле Porsche 911 машинасы белән Daewoo Nexiaны бәрдергән Сергей Руснакка машина йөртү таныклыгы кире кайтарыла. Ә һәлакәт нәтиҗәсендә Nexia руле артында булган Игорь Фурштатовның хатыны тол, баласы ятим кала. Porsche машинасының кагыйдәне бозып, каршы юлга чыгып, югары тизлектә баруы күренә. Шуңа да карамастан көн кебек ачык булган җинаять эшен тикшерүләр әкрен бара. Һәлакәттә үлгән Игорьның якыннары тикшерү эшләренә канәгатьсезлек белдереп, Руснакның җаваплылыктан качуыннан куркып, митингка чыктылар.
Бездә кешенең югары урыннарда танышлары, элемтәләре булмаса, төрле гаепләр уйлап табып, аңа иң кырыс җәза билгеләнә. Ә җитди җинаять эшләгән кайберәүгә берни дә булмаска мөмкин. Алар йә акча ярдәмендә, йә шул ук танышлар аша төрле җәзадан да котыла ала. Бу XXI гасырдагы «демократик» җәмгыятебезнең хакыйкатьләре.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: