Шәһри Казан

Мигрантлар имтихан бирергә тиеш

Мигрантларның Россиядә эшләве ике башлы таяк сыман. Халыкның бер өлеше аларны үз итеп бетерми, тик шул вакытта алар безнекеләр җирәнгән эшне ялт итеп эшләп куя. Дөрес, автобус йөртүче, кондуктор, җыештыручы кебек кешегә турыдан-туры хезмәт күрсәтә торган һөнәрләрдә мигрантларның төрлесе очрый. Кайберләре ачык чырай күрсәтмәскә дә мөмкин. Ә безнең халык бит...

«Эшләгән кешегә «чурка» диләр»
2015 елның 1 гыйнварыннан Россиягә визасыз илдән килгән мигрантлар, эшкә урнашу өчен, патент алырга, ә моның өчен рус теле, тарих һәм Россия законнарын белү буенча бердәм дәүләт имтиханына охшатып эшләнгән тест бирергә тиеш булачак. Бушка түгел, 4900 сум түләп. Әгәр «укучы» имтиханны тапшыра алмаса, 800‑2000 сум түләп кенә белемен кабат сыный алачак. Яңа елга чаклы мигрантлар ай саен бездә яшәү өчен 1216 сум түләп барса, быелдан кесәләреннән 2838 сум чыгарырга мәҗбүр булачак.

Бу язманы әзерләгәндә берничә мигрант белән аралаштым. Шуларның берсе әйтүенчә, чит илдән килүчеләрне кире үз илләренә йомшак җирләренә тибеп түгел, ә менә шундый чаралар белән итагатьле генә итеп җибәрмәкчеләр. Әгәр мигрантлардан җилләр иссә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләргә кеше калмаска мөмкин. Чөнки Россия кешесе җиңел эштә эшләп, күп акча алу турында гына уйлый.

Бер мигрант сорауларыма исемен күрсәтмәү шарты белән генә җавап бирергә ризалык бирде. Шуңа да, чын исемен үзгәртеп, алга таба Фәтхулла дип белик үзен.

- Төзелеш башланса, шунда ук «чурка»ларны дәшәләр. Әйт әле, сездә йортларны, балалар бакчаларын кем төзи? Тирә‑ягыңа әйләнеп кара әле. Ахыр чиктә, эшләгән кеше чурка булып кала. Дөрес, гаилә имгәксез булмый. Мигрантлар арасында закон бозучылар да бар, әмма тәртипле яшәүчеләр күбрәк бит, - диде Фәтхулла.

Аның әнисе тумышы белән Казаннан, туган-тумачасы да бар монда. Үзбәкстанда тәмәке фабрикасында эшләп, шәхси сәбәпләр аркасында, 2012 елның июнендә Казанга килгән. Баштарак төзелештә хезмәт куйган, хәзерге эшенә 2013 елның көзендә урнашкан. Атнасына алты көн эшләп, якшәмбе ял итә. Баксаң, Казанга килгән генә мәлдә эш бирүчеләрнең аны алдаганы да булган икән.

Фәтхулла Казанга килеп, бер айдан Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсенә вакытлыча яшәү өчен рөхсәт алырга барган. Сентябрьдә Татарстанда өч ел яшәргә рөхсәт алып, Фәтхулла кош тоткандай сөенә‑сөенә чыгып киткән. Закон буенча, рөхсәт алынганнан соң, 180 тәүлек эчендә мигрант рәсми рәвештә эшкә урнашырга тиеш. Әмма Фәтхулла әйтүенчә, аңа бу хакта әйтелмәгән. Закон бозганы турында Татарстанда бер ел яшәгәне өчен хисап биргәндә генә белгән. Өч суд утырышы булып, Фәтхулла оттырган. Шуннан соң ул Россия чигеннән чыгып, кабат кергән. 18 февральгә кадәр патент алырга тиеш. Өлгермәсә, кабат Россия чигеннән чыгарга мәҗбүр булачак.


Эш бирүчеләрнең Фәтхулланы алдаганы да булган.

- Минем белән бергә русча ике сүзне дә бәйли алмаучы гастарбайтерлар эшли. «Нишләргә җыенасың?» - дип сораган идем берсеннән, «хуҗа патентны эшләп бирәчәк» диде. Бәясен дә белештем, 15 мең сум чамасы. Мин, рус телен яхшы белүче, кайгырып йөрим, ә тегеләр кыл да кыймылдатмый. Гаделлек булмаган, юк һәм беркай­чан булмаячак та, - диде Фәтхулла.

Ул тест тапшыру үзәгенә консультациягә барып, мигрантларны озата килгән бер эш бирүче кеше белән дә сөйләшкән.

- Читтән килүчеләр, русча сөйләшә белмәсә дә, җиң сызганып эшли. Төзелештә тегене алып кил, моны кил дигәнне аңласа, шул җиткән. Шуңа да мигрант өчен җитәкчесе чабып йөри. Имтиханны 26 гыйнвар көнне бирсәм, патентны тизрәк алу мөмкинлегем дә артачак. Мин тестка әзерләндем. Дөресен әйткәндә, Россия тарихы буенча кирәкмәгән сораулар да җитәрлек. Чукындыру кайчан булган? Урам себерүчегә ул нәрсәгә кирәк? Казанда туып үскән бер кешедән сораган идем, ул җавап бирә алмады. Икенче яктан караганда, яшәгән һәм эшләгән илеңнең гореф-гадәтләрен белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. Әмма мигрантка Куликов сугышы, Наполеонны, Минин белән Пожарскийны белү нәрсәгә? Гражданлык алганда тест фәкать рус теленнән үткәрелә. Консультациягә ике рус кешесе килде, тик алар да мигрант. Фамилиягез рус, дип, гражданлыкка гына тест үтегез, диделәр. Ни өчен, рус телен яхшы белә торып, миңа фамилиям комачау итәргә тиеш? Милләтем буенча төрек булсам да, гаиләбездә нигездә русча сөйләштек. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә, техникумда да русча укыдым, - диде Фәтхулла.

Аяк киемнәрен дә рәтли, намаз да укый
Низаметдин Әхмәтов та Үзбәкстаннан. Казанның Мәскәү базарында 2002 елдан бирле аяк киемнәре рәтли. Өч баласы да мәктәптә укый, аларны мәктәптә берсе дә кыерсытмый, ди. Хатыны өйдә утыра. Бөтен гаилә Низаметдин эшләп тапкан акчага җан асрый. Җәй көне, мәктәп укучылары каникулга киткәч, ул гаиләсе белән Үзбәкстанга кайтып китә, анда да аяк киемнәре рәтли.

- Ни өчен Казанны сайладыгыз? - дим.

- Миңа мондагы мөселман мохите ошады. Мәскәү базары бинасының икенче катында намаз укып алабыз. Якындагы кафеда да тәһарәт алу, намаз уку өчен шартлар бар.


Низаметдин Әхмәтов

Низаметдин мәш килеп патент алу өчен тест тапшырырга әзерләнә. Кагыйдә буенча, сынау үтүчеләргә биш ел гамәлдә булган сертификат тапшырыла. Өч мең сум түләп, рус теленнән имтиханны 2013 елда тапшырганга күрә, Низаметдинга тарих белән законны белү буенча гына сынау тотасы кала. Шунлыктан 4900 сум түгел, ә 1900 сум гына түлисе була аңа. Мигрантлар тапшырачак тестны җиде кат йозак астында яшереп тормыйча, интернетка да чыгарганнар.

«Мигрант кыйммәткә төшәчәк»
Белгечләр әйтүенчә, соңгы елларда Россиягә Советлар Союзы чорында укымаган һәм рус телен әлиф дә белмәүче яшьләр килә. Шуңа да карамастан, яше дә, карты да, безнең илдә эшләргә теләсә, имтихан тапшырырга мәҗбүр. Рес­публикада чит ил гражданнары тестны биш югары уку йортында тапшыра ала. 250 мигрант, тест тапшырасыбыз килә, дип, гариза да биргән. Әгәр мигрант, Совет чорында гомуми белем бирү мәктәбендә укып, кулында 1991 елның 1 сентябренә кадәр бирелгән аттестаты бар икән, аңа тест узып торасы булмый.

Эшкә урнашу өчен чит ил гражданины, имтихан тапшыру сертификатыннан тыш, медицина полисы, наркомания, йогышлы авырулар һәм ВИЧ белән чирләмәве турында медицина белешмәсе тәкъдим итәргә тиеш.

Татарстанда патент алган беренче карлыгачлар да бар. Әмма аны да сатып алырга кирәк, Россиянең төрле төбәгендә бәясе төрлечә. Татарстанда аның өчен ай саен 2838 сум түлисе, Сарытауда - 3136 сум. Патент бәясен мигрантларның уртача хезмәт хакына (Татарстанда 2014 елда‑21 мең сум) карап билгеләгәннәр. Россиягә визасыз илдән килгән кеше патент алу өчен документларны 30 көн эчендә китереп бирергә тиеш.

Татарстанда бирелә торган патентта мигрантның нинди һөнәр буенча эшләгәне дә күрсәтеләчәк. Республикада кайсы өлкәдә ничә процент мигрант эшләргә мөмкинлеге дә төгәл билгеләнгән. Әйтик, яшелчә үстерү буенча махсуслашкан оешмаларда мигрантлар барлык эшчеләрнең күп дигәндә 50 процентын тәшкил итәргә мөмкин, алкоголь эчемлекләр, тәмәке сатуда - 15 процент, транспортта - 50 процент, спортта - 25 процент, ә фармацевтикада бөтенләй дә 0 процент. Узган ел Татарстанда 11300 мигрантка эшләргә рөхсәт бирелгән.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, мигрантлар арасында сораштыру үткәрелеп, 30 процентының Россия законнарын белмәве ачыкланган. Шуның аркасында кайбер намуссыз эш бирүчеләр үз хезмәткәрләрен кәкре каенга терәтә дә инде. Кәкре каеннардан читтәрәк йөрсеннәр өчен, җәмәгать оешмалары яр­дәме белән, мигрантлар өчен ярдәмлек тә бастырганнар.

2008 елда Татарстанга 41 мең мигрант кертергә рөхсәт бирелсә, 2015 елга квота ике тапкыр кимегән. Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сүзләренчә, 2009‑2010 елгы кризис вакытында квоталар үзебезнең хезмәт базарын саклау максатыннан кыскартылган. Кризистан чыксак та, квоталар саны барыбер киметелә. Бүген мигрантларның 60 процентын «Алабуга» махсус икътисади зонасы, Иннополис кебек инвестицион проектларга һәм төзелешкә җәлеп итәләр, калганнары хезмәт күрсәтү өлкәсендә мәшгуль. Әмма Казанда җәмәгать транспортында 700дән дә күбрәк мигрант эшли алмый, дигән чик куелган. Белгечләр әйтүенчә, читтән килгән эшчеләр кыйммәткә төшәчәк хәзер.

Мигрантлар җавап бирәчәк сорауларның кайберләре

X гасырда кенәз Владимир идарә иткән чорда Русьта нинди дин кабул ителгән?
1) Ислам
2) Христиан дине
3) Буддизм

7 гыйнварда Россия халкы нәрсә бәйрәм итә?
1) Корбан гаете
2) Халыкара хатын-кызлар көне
3) Раштуа

Россия Федерациясенең башкаласы
1) Мәскәү
2) Санкт-Петербург
3) Казан

В.И.Ленин нинди партияне җитәкләгән?
1) «Бердәм Россия»
2) большевиклар
3) монархистлар

Автор фотолары

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: