Шәһри Казан

«Милли хәзинә» талантларга юл ача

Узган атнада Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты Актлар залында Идел буе яшьләренең халыкара иҗади «Милли хәзинә» конкурс-фестивале булып узды. Быелгы III фестиваль-конкурста, башка еллардагыдан аермалы буларак, югары һәм урта махсус уку йортлары гына түгел, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәп укучылары да катнашты. Фестиваль төрле милләттән...

Реклама

Узган атнада Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты Актлар залында Идел буе яшьләренең халыкара иҗади «Милли хәзинә» конкурс-фестивале булып узды.
Быелгы III фестиваль-конкурста, башка еллардагыдан аермалы буларак, югары һәм урта махсус уку йортлары гына түгел, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм мәктәп укучылары да катнашты. Фестиваль төрле милләттән булган яшьләр арасында толерантлык тәрбияләү, туган илгә, мәдәнияткә, милли гореф-гадәтләргә мәхәббәт уятуга юнәлдерелгән.
«Милли хәзинә»гә, безнең республика һәм Мәскәү вузлары студентларыннан тыш, чит төбәкләрдән - Башкортстан, Чуашстан, Оренбург һәм Төмәннән килүчеләр дә бар. Фестивальнең төп максаты - төрле милләт һәм диндәге студентлар арасында толерантлык тәрбияләү, яшьләрдә үз Ватанының милли традицияләре һәм мәдәниятенә мәхәббәт хисләре уяту. Милли сәнгатьләрне һәм телләрне саклау, алар арасында дустанә мөнәсәбәт, элемтәләр, толерантлык булдыру, тәҗрибә уртаклашу - изге бурыч.
Конкурс-фестивальнең сайлап алу туры 26 апрель - Г.Тукайның тууына 126 ел тулган көнне КФУның Филология һәм сәнгать институтында узды. 27 апрель көнне биредә үк гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды. Институтның татар филологиясе бүлеге җитәкчесе профессор Флера Сәйфуллина: «Катнашучылар бик тә талантлы. Халык кул эшләреннән - чигү, агач эшләнмәләр, сувенирлар ясау, безнең милли гореф-гадәтләрне һәм хәзерге заман таләпләренә туры китереп тегелгән костюмнарны тәкъдим итүче мода театры да бик кызыклы. Ә инде киләсе елга «Милли хәзинә» конкурс-фестивалендә театр сәнгате номинациясендә дә катнаша алачаклар. Ул 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә уздырылачак. Димәк, бу фестиваль - әле һаман да географик яктан киңәюдә. Катнашучыларның да саны арта, сыйфат ягыннан да үсә, камилләшә бара. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: «Милли хәзинәнең» киләчәге бар һәм ул бик тә өметле!» - дип белдерде.
Конкурс-фестивальне оештыручылар булып ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәдәният һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыклары, Казан (Идел буе) федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Россия татарларының федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы, ТРның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: