Шәһри Казан

Милли һәм дини брендны ниләр какшата?

Хәтерләсәгез, 2009 елда Американың ул чактагы дәүләт секретаре Хиллари Клинтон Казанга килгән иде. «Кол Шәриф» мәчете белән Благовещение соборында булып, ул бездәге милләт һәм динара бердәмлеккә таң калды.

Т атарстанның ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанны һәрчак ислам белән православие, Көнбатыш белән Көнчыгышны тоташтыра торган күпер дип атап килде.

- Минем өчен Татарстанда, Казанда булу зур дәрәҗә. Сезнең рес­публика - төрле милләт һәм дин вәкилләренең бергәләп киләчәккә таба хәрәкәт итүнең үрнәге, - дип билгеләп үткән иде Американың дәүләт секретаре.
Милләтара бердәмлекнең Татарстан бренды икәнлеген барыбыз да чамалый, әмма моңа ирешүнең кыенлыгын бик азлар гына белә. Кичә Татарстан халыклар ассамблеясы Советының утырышында моңа кабат инанып кайттым.

Ассамблея рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, милләтара һәм динара дуслыкны җайга салмыйча, ни икътисади, ни сәяси, ни башка бер генә мәсьәләне дә чишеп булмый. Бу юнәлештә эшне көчәйтеп җибәрү максатында, республиканың шәһәр-районнарында Дуслык йортлары, ассамблея филиаллары ачыла тора. Милләтләр бердәмлеге дигәннән, Фәрит Хәйруллович 2014 елда Кырымның Россиягә кушылуын телгә алды.

- Кырым һәм Севастополь халкы, Киевтагы мәхшәрне күреп, Россиягә кире кайту турында референдум үткәрергә карар кылды. Без аларны үзебезгә кабул итеп, бүген һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез, икътисадларын торгызабыз. Әмма Украина аларга барыбер аяк чала: суларын, утларын өзә. Дөнья җәмәгатьчелегенең Кырымның Россиягә кушылуына карашы бер генә яклы түгел. Әмма бу - халык фикере, тарихи хатаны төзәтү, дип кабул итәбез. Референдумнан соң да Кырымны Россиягә кабул итмәсәк, андагы хәлләр Донбасс белән Луганскидан да мөшкелрәк булыр иде. Халык үлемнән качып, Россиягә, Белоруссиягә, Польшага китү ягын карый, - диде ул.

Татарстан халыклар ассамблеясы Советының башкарма комитет җитәкчесе Николай Владимиров әйтүенчә, иң мөһим юнәлешләрнең берсе - мигрантларны безнең җирлек шартларына җайлаштыру. Татарстанга килүче чит ил гражданнары елдан-ел арта. 2015 елда миграция хезмәтендә 225 меңнән артык кеше теркәлгән. 2014 ел белән чагыштырганда, бу 30 процентка күбрәк.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, җирле һәм килгән халык бер-берсенә һәрвакытта да ачык чырай күрсәтергә ашыкмый. Мигрантлар бер-берсе белән генә аралашып, башка халыклардан читләшмәсен һәм шул рәвешле милләтара бердәмлекне саклау өчен, муниципаль берәмлекләргә бу мәсьәләгә игътибарны көчәйтергә кушылды. Сораулар һәм кыенлыклар, дөрестән дә, җитәрлек. Әйтик, үзбәк автономиясе җитәкчесе былтыр Дуслык йортында төрле гозерләр белән килгән 1200 ватандашын кабул иткән.

- Уку елы башына булган мәгълүматлар буенча, республикада 114 илдән 7300 чит ил студенты белем ала. Кызганыч, былтыр Таҗикстан белән Үзбәкстаннан килгән беренче курс студентлары белән генә очрашу үткәрелде. Төрекмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Кавказ республикаларыннан килгән студентлар белән очрашу югары уку йортлары ректорлары тәкъдиме белән узды. Әмма мондый чараларны уздыру нияте белән, беренче чиратта, автономия җитәкчеләре чыгарга тиеш, - диде Николай Владимиров.

Утырышта диаспора вәкилләренә тәнкыйтьне шактый ишетергә туры килде.
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сөйләвенчә, Казанда дуслык дәресләре үткәрелә. Башкаланың җиденче класс укучылары ел саен Дуслык йортына килеп, аның эшчәнлеге белән таныша.
Быел ассамблея, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе бе­лән берлектә, «Милли сорау һәм җавап» дип аталган проект әзерли. Хакимият органнары вәкилләре, милли мәсьәләләр өчен җаваплы белгечләр, милли-мәдәни берләшмә җитәкчеләре төрле сорауларга җавап бирәчәк.

Яшьләр ассамблеясы бакчасына да ташлар җитәрлек төште. Ирек Шәрипов әйтүенчә, аларның сайты бик мөшкел хәлдә. Бу күренеш Фәрит Мөхәммәтшинның да күңеленә дә тиде.
- Сез бит алдынгы карашлы кешеләр. Үз сайтыгызны ачыгыз, мәгълүмат белән баетыгыз. Татарстан үзен яшьләр ассамблеясы булган күпмилләтле рес­публика дип таныта. Сезне бөтен Россия укырга, сездән үрнәк алырга тиеш. Ә сез сайт эшләми, дисез... - диде ассамблея рәисе.

Яшьләр ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров сүзләренчә, гадәттә, яшьләрнең милли-мәдәни берләшмәсеннән юлбашчы киткәч, бөтен диаспоры эшчәнлеге сүрелә. Әйтик, әфган, чуваш, алман, әрмән, дагыстан, һиндстан берләшмәләре шундый күңелсезлеккә юлыккан. Аларга җан-фәрман алмаш табарга тырышалар. Шул ук вакытта бу арада грек, рус һәм әрмән яшьләр диаспораларына актив җитәкчеләр килгән.

Фәрит Мөхәммәтшин якшәм­бе мәктәпләре эшчәнлеген ти­рәнәйтергә кушты. Баксаң, кайбер милли-мәдәни автономия җитәкчеләренең үз милләт балаларына туган телләрен укытуга исе дә китми.
- Ничек инде балалар Татарстанда үз туган телен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнә алмасын, ди?! Моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Мәгариф һәм фән министрлыгы акча бүлеп бирә, сезнең бурыч - үз халкын туган теле һәм гореф-гадәтләре аша саклап калырга теләгән балаларны табу. Якшәмбе мәктәбендәге берничә дәресне, алдан кисәтмичә генә, барып күрәсем килә әле, - диде Фәрит Хәйруллович.


Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: