Шәһри Казан

Милли сәясәт буенча фикер алыштылар

Татарстан Мәдәният министрлыгында «2014-2020 елларда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» һәм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016)» дәүләт программаларының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгаруга багышланган киңәйтелгән утырышында республика министрлыклары һәм ведомостволары эшләнгән эшләре турында хисап тоттылар.

Утырышны ачып җибәргәндә, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, халыклар арасындагы дуслык һәм тынычлык Татарстанның төп хәзинәсе булып тора, милләтара тынычлыкны саклау - дәүләт сәясәтенең иң мөһим өлеше, дип белдерде.

Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина «2014-2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» дәүләт программасын гамәлгә кую өчен бюджеттан 61 миллион сумга кадәр, ә икенче программа өчен исә 33,5 миллион сум күләмендә акча каралуын әйтте.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «2014-2020 елларда ТРда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» программасы кысаларында өч төрле проектны тормышка ашырулары хакында хәбәр итте. Алар арасында мигрантларга рус теле, Россия тарихы һәм законнарын өйрәтү программасы да бар. Бу проект нигезендә Татарстанга килгән 241 мигрант шундый курсларда белем алган.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Владислав Усанов сүзләренчә, милли сәясәтне гамәлгә ашыру йөзеннән ун чара үткәргән. Төрле милләтләр уеннары, аеруча чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү яшьләр арасында зур кызыксыну тудырган.

ТР ФАнең өлкән фәнни секретаре Дания Заһидуллина Фәннәр академиясенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Беренче Бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулуга багышланган җыентыклар бастыруын әйтте.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Сәгъдәтшин үзенең чыгышында агентлык тарафыннан унбер чара уздырылуын, «Күптөсмерле Россия» конкурсының ел саен үзенең географиясен киңәйтә баруын ассызыклады.

Төрле милләтләрнең бәйрәмнәре дә халыкта зур кызыксыну уяткан. Аларда ел дәвамында 200 меңләп кеше катнашкан. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин да конгрессның кырык бер төрле чарада катнашуын әйтеп китте. Аның әйтүенчә, дин әһелләре һәм татар яшьләре, татар хатын-кызлары форумнарын алга таба да уздырырга исәпләре бар.

Реклама

Фото: art16.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: