Шәһри Казан

«Мин марҗа. Мин татарча белмим!»

Республикабызның дәүләт учреждениеләренә йомышың төшә калып, гозереңне татарча җиткергән очракта җавапны үз телеңдә ишетү мөмкин эшме? Бу юлы без шуны сынап карарга булдык.

Пенсия фондының бер бүлекчәсенә шалтыраттым.

- Исәнмесез!

- Здравствуйте.

- Яңа пенсия законына кагылышлы соравым бар иде минем.

- Я вас не понимаю.

- Мин дә сезне аңламыйм шул.

- Говорите по-русски.

Әңгәмәдәшемнең сабырлыгы бетә башлады. Соңгы җөмләләрне канәгатьсезлек белдереп, усалланып әйтә башлады. Ахырдан түзмәде, янәшәсендәге бер кызга эндәште: «Подойди, пожалуйста. Я - ее, она меня не понимает».

Трубканы ягымлы тавышлы кыз алып, татарча эндәште. Адресымны сорап, яшәгән урыным буенча кайсы бүлекчәнең якынрак булуын әйтеп, аларның телефон номерын хәбәр итте. Икенче кеше аша булса да, алар мине «ишетте». Тагын бер район бүлекчәсенә шалтыраттым. Трубканы бер ханым алды:

- Исәнмесез.

- Здравствуйте.

- Мин кем белән сөйләшәм?

- Мин марҗа. Мин татарча белмим (һәр сүзне иҗекләп-иҗекләп әйтеп чыкты).

- Янәшәгездә татарча сөйләшүче кеше юкмы соң?

- Мин марҗа. Мин татарча белмим.

- Ә мин русча белмим.

- Мин марҗа. Мин татарча белмим.

«Автоҗавапкайтаргыч» белән борчак пешереп булмыйсын аңлагач, саубуллашырга ашыктым.

Берочтан Казан шәһәренең мәшгульлек үзәгенә шалтыратып карарга булдым. Телефонны алган кыз минем белән матур итеп татарча сөйләште һәм мәшгульлек үзәгенең үзем яшәгән райондагы бүлекчәсенә шалтыратырга кушты. Нинди йомыш белән шалтыратырга кирәк икән дип баш ватарга туры килмәде, интернеттан өлкән яшьтәгеләр өчен «Интернет-долголетие» программасы эшли башлаганын укыган идем, күрше әби кызыксынган иде дип, шуның турында сорашасы булдым. Мин сөйләшкән ханым рус кешесе булып чыкты. Кая эләктем, мин кем белән сөйләшәм ише кереш сорауларыма, русча сөйләгез әле, мин аңламыйм, дип җавап кайтарды. Чираттагы соравыма шул әлеге дә баягы «Интернет-долголетие» сүзләре кереп киткәнгә, ә, сезне шул программа кызыксындырамыни дип, аның турында бөтен кирәкле мәгълүматны да җиткерде ул. «Долголетие» сүзенә рәхмәт яусын, мин - русча, ул татарча белмәсәк тә, шул сүз ярдәмендә аңлаштык та куйдык.

Транспорт буенча кайнар элемтә операторы да рус кешесе булып, русча сөйләшүгә күчүемне үтенде. Татарча белгән кеше юкмы соң анда дип сорагач, бездә бер генә оператор, диде.

Инде ике ай домофоным эшләми иде, берьюлы ике куян койрыгын тотам дип, торак-коммуналь хуҗалыкның дежур диспетчерына шалтыратырга булдым. Домофонымның эшләмәве турында татар телендә җиткердем. Татарчамны аңласа да, минем белән ул русча сөйләште һәм икенче бер номер белән шалтыратырга кушты. Ул әңгәмәдәшем дә татарчаны аңласа да, рус телендә сөйләшүне уңай күрде. Аның каравы мине монда да «ишеттеләр».

Булгач булсын инде дип, үзебездән ерак түгел урнашкан бер дәваханәнең дә телефон номерын җыеп карадым. Регистратурадагы ханым мине аңлады, ләкин җавапны рус телендә бирде...

Телләр турындагы закон дәүләт учреждениеләрендә үтәлеп бетмәсә дә, дәүләт органнарына юлланган мөрәҗәгатьләргә, татарча язылган хатларга җавапларны татар телендә бирәләр икән. Казан шәһәре башкарма комитеты белән Татарстан Дәүләт Советының хатлар белән эшләү бүлекләренә шалтыратып шуны белдем. Татарстан Дәүләт Советы аппаратының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Бәдретдинов әйтүенчә, Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында»гы законның 5 нче маддәсендә «гражданнарның тәкъдимнәре, гаризалары, шикаятьләренә җаваплар мөрәҗәгать ителгән телдә бирелә» диелгән.

- Бездә әлеге закон төгәл үтәлә. Татар телендә язылган хатларга җавапны бары татар телендә генә бирәбез, - диде Илнур Бәдретдинов.

Татар телен белмиләр дип зарланырга яратабыз, чынлыкта исә телне яхшы белү безнең үзебездән тора. Телефон аша аралашкан вакытта минем татарча сөйләвемне аңлап та, рус телендә җавап кайтаручылар күп булды. Татар теленең кулланылышта булмавы татар телен белмәүдә түгел, аңа карата хөрмәт булмауда икән ләбаса.

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
- Татарстанда дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләрнең ике дәүләт телен дә белүләре мәҗбүри дигән закон юк. Әмма, телләр законында телләрне өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан, ике телне дә белүчеләргә 15 процентка кадәр өстәмә түләү каралган. Мәгариф һәм мәдәният системасында ул өлешчә үтәлә. Әйтик, мәдәният өлкәсендә ике дәүләт телен белүчеләргә хезмәт хакын алты процентка артыграк түләү каралган. 1992 елда кабул ителгән телләр турындагы законда ике дәүләт телен дә мәҗбүри белергә тиешле һөнәрләр исемлеген булдыру тиешлеге турында аерым маддә бар иде. Хөкүмәткә шул исемлекне төзеп, Дәүләт Советына тапшыру каралган иде.Тик ул эшләнмәде, моны кеше хокукларын бозу дип таптылар. Имештер, ул исемлек расланса,татар телен белмәүчеләр үзләре теләгән һөнәр буенча эшли алмаячаклар. Әлеге аңлашылмаучанлыктан чыгу юлын да таптык без. Тел өйрәтү буенча түләүсез махсус курслар уздырып, аны тәмамлаганда имтихан бирдереп, телне белү турындагы сертификат тапшырырга тәкъдим иттек. Кызганыч, монысына да каршы чыгучылар табылды.

Дәүләт учреждениеләренә мөрәҗәгать итүләргә килгәндә, татар телендә бирелгән сорауга сез шул ук телдә җавап алырга хокуклы. Әгәр дә берәр дәүләт оешмасына гозерегезне татар телендә җиткергәнсез икән, җавапны шул ук телдә бирүләрен таләп итә аласыз. Җавап бирмәсәләр, аларны административ җаваплылыкка да тартырга мөмкин, чөнки ул телләр турындагы законны бозу очрагы санала.

Реклама

Фото: learni.st

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: