Шәһри Казан

Министр улы 47 миллион сум ришвәт алуда шикләнелә

Татарстан прокуратурасы ТР юстиция министры Мидхәт Курмановның улы «Леруа Мерлен» фирмасыннан 47 миллион сум ришвәт алган дип шикләнә.

Реклама

ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренә караганда, прокуратура хезмәткәрләре ЭЭМның кире кагылган материалларын тикшерү барышында «Леруа Мерлен» фирмасының гаризасы табылган, анда 2012 елның 29 октябрендә эчке эшләр органнары җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарган. Прокуратура хезмәткәрләре игътибарын гаризада күрсәтелгән сумма - 47 миллион сум һәм Курманов фамилиясе җәлеп иткән. Нәтиҗәдә, бу кире кагылган материал ТР Прокуроры тарафыннан өйрәнелгән.
Прокурор сүзләренчә, элек «Леруа Мерлен» фирмасының эшләре яхшы барган. Әмма Яңа Савин районында төзелеш материаллары гипермаркетын җылылык һәм электр белән тәэмин итү мәсьәләсе карала башлагач, аның хәле катлауланган. Сөйләшүләр вакытында ТР Энергетика министрлыгының юридик бүлеге җитәкчесе Илдар Курманов, барлык мәсьәләләрне дә хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә итеп, «Леруа Мерлен» фирмасын дүрт килешү төзергә мәҗбүр иткән. Коммуникацияләр үткәрү эшен тизләтү өчен, ул инвесторларны «СЭМ» ширкәте белән «таныштыра». Ә бу ширкәт белән Илдар Курмановның әнисе Луиза Курманова һәм кодасы Равил Әхмәтҗанов җитәкчелек итә булып чыга. Әлеге хезмәт өчен «Леруа Мерлен» фирмасы аңа 47 миллион сум күчергән, әмма вәгъдә ителгән эш башкарылмаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: