Шәһри Казан

Модада санкция түгел, доллар

Доллар белән евро бәясе артып, сум аска тәгәрәгән көннәрдә, базар нихәлләрдә яшәп ята икән дип, без «Казан» агропромпаркына юнәлдек. Моннан өч ай элек кертелгән санкцияләрнең зыянын тоючы бармы - берочтан шул сорауга да җавап эзләргә булдык. Сатуда карабодайлары калганмы икән әле - шунысын да белешәсе була...

Килеп керешкә үк яшелчә, җиләк-җимеш сатучылар янына тукталдым. Тәк, башта бәяләренә күз йөгертеп алыйк: Лаеш бәрәңгесенең килограммы 20 сум. Бер кечкенә генә картон кәгазьгә «акция» дип тә сырлап куйганнар. Акция буенча сатыла торган бәрәңге 16 сум тора. Чөгендер 10 сум, кишер 25 сум, кәбестә 15 сум -болары да Лаештан китерелгән. 22 сумлык бәрәңге дә бар икән. Анысы әллә каян күренеп тора, чөнки юып тутырганнар. Ә юк, ялгыш әйтәм, сатучы, юылмаган ул, үз шундый чиста бәрәңге, ди.

- Бәрәңгеләрнең бәяләре нишләп шулай төрле ул?

- Куртканың чын күннән тегелгәне бар. Бар дермантин куртка. Аермасын сизәсезме? Бәрәңге дә шулай...

Саратов суганы - 20 сум. Төркия лимоны - 100 сум, Абхазия мандарины - 85 сум, Арчаның теплица помидоры - 90 сум, Үзбәкстан винограды - 85 сум, Краснодар алмасы - 65 сум, Әзәрбайҗан гранаты - 130 сум, Мисыр кивисы - 135 сум, Марокко әфлисуны - 65 сум. Биектау кишере - 35 сум, менә монысы чыннан да юылган. Бер үк озынлыктагы матур кишерләрне пакетларга тутырып куйганнар. Ә менә халык юылмаганын күбрәк ала икән, чөнки арзанрак. Юылган кишернең безнекен түгел, Израильнекен алалар, чөнки шуңа ияләшкәннәр.

- Польша алмаларын сагынучылар юкмы соң?

- Юк. Краснодар, Сочи, Грузиядән алмалар күп килә. Санкцияне артык сизәбез дип әйтеп булмый. Узган елны мандарин бар иде, быел да бар ул. Бер илдән килмәсә, аны икенчесе җибәрә. Изге урын буш тормый. Санкция дигән нәрсә модадан чыкты инде ул, хәзер кеше телендә доллар. Шул доллар үсү аркасында бәяләр дә күтәрелә. Соңгы араларда гына да бәяләр 20-22 процентка артты.

Ит бәяләренә килгәндә, килограммы 250 сумнан башлап. Фермерлардан санкция кертелгәннән бирле, продуктларыгыз яхшырак сатыла башламадымы, дип кызыксындым.

- Элек күпме саттык, хәзер дә шуның кадәр сатыла. Сораучылар артты дип булмый, - диделәр миңа Яңа Чишмә, Балтач фермерлары.

Нәрсә нәрсә, санкцияләрне күгәрек сыр яратучылар тоймый калмаган икән. Сыр, сөт ризыклары сатыла торган рәтләрдә йөргәндә, бер ханым сатучыдан күгәрек сырны сорап куймасынмы?! Тәмам могҗизага ышана торган кеше, ахры, бу мин әйтәм. Өч ай үтте ич инде ул күгәрек сырны күрмәгәнгә. Сатучы да ирен чите белән генә елмаеп куйды.

- Юк-юк та, шулай сорап куялар инде бездән. Кечкенә баланы имидән аерган кебек булды бит инде ул, - дип көлдереп тә алды әле.

Санкция кертелгәннән бирле сыр ассортименты кимегән, әлбәттә. Украинаның «Король Артур»ы - 390 сум. Белоруссиянең «Пармезан»ы - 550 сум. Голландия сыры - 290 сум, Германия «Маздам»ы - 450 сум, Воронеж, Алтай, Литва сырлары да күп сатуда. Халык Балтач, Мамадыш сырларына да ияләшә башлаган. Атланмай, майлылыгына карап, 260 сумнан башлап. Бер килограмм корт - 400 сум. Тавык күкәйләре 40 сумнан алып 55 сумга кадәр.

Кәнфитләрнең дә бәяләре арткан. Сатучының әйтүенә караганда, аларга бәя көн дә диярлек артып килә икән. Берсе бүген алтмыш сумга артып килде, дип котны алды ул. Сатып алучылар арасында берсе бәянең артуын доллар арту белән бәйләп караса, икенчесе Украинага булышалардыр инде дип куйды.

Аның каравы, каршы ягында сатыла торган балга бәяләр төшкән. Акция буенча өч литрлы банкадагы бал 899 сум тора. Кәнфит сатучының зарланганын ишетеп торган бал сатучы, кәнфит ашамасалар да ярый, балга күчәрләр, дип елмаеп куйды. Аның әйтүенә караганда, соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнү үзен акламый башлаган.

- Бердән, үзебездә шөгыльләнүчеләр артты, икенчедән, Кытайдан ясалма бал керә. Арзан булганга, халык шуларныкын алып ашый. Бик файдалы дигән булып әллә нинди яшел төстәге бал да сатканнар, имеш. Безнең халык экзотик әйберне ярата бит инде ул...

Ярмалар рәтенә дә сугылып чыктым. Карабодай бар сатуда!!! 650 граммлы пакеттагысы 60 сум.

- Берничә атна элек кенә 27 сум иде, аннары - 40, аннан соң - 50, хәзер 60 сум булды. Кызым, бар әле тизрәк әнә теге рәткә, анда сатучы кыз өч килограмм карабодайны 150 сумга сата.

- Бәяләр төшкәнен көтәм әле мин, карабодай уңышы күп, диделәр бит.

- Минем хуҗам, Яңа елга кадәр төшмәячәк, аннары соң гына төшә башлаячак, диде...

Базардан кайтышлый берничә кибеткә дә сугылдым. «Пятерочка» белән «Магнит»та карабодай бөтенләй юк, алар торган киштәдә «Карабодай юк!» дигән язу гына каршы ала. «Бәхетле»дә 800 граммлысы 63 сум тора. Агропромпаркта яңа елдан соң төшә башлаячак, диделәр бит, алмый торсак та буладыр, күп калмады, ай ярымны токмач белән бәрәңге ашап үткәрәсе булыр...

Сүзен-сүзгә
Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров:
- Санкцияләр кертелгәннән соң, бер яктан, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә проблемаларын чишәргә мөмкинлек туды. Әмма, икенче яктан, әлегә бернәрсәнең дә сүздән ары киткәне юк. Авыл хуҗалыгын алга җибәрү өчен хөкүмәт акчалата ярдәм күрсәтергә тиеш. Субсидияләрне бирү ягыннан да йомшаклыклар булсын иде. Соңгы арада кредит процентлары да югарыга менеп китте. Аларны да йөгәнләргә кирәк.

Санкцияләрдән соң сәүдә, җәмәгать туклануы оешмалары үзебезнең итне ала башлады. Игътибар итсәгез, соңгы арада кибет киштәләрендә яшелчәләр кими. Үзебезнең продукцияне кибет киштәсенә кадәр җиткерү өчен, аны эшкәртергә һәм таләпләргә туры китереп төрергә кирәк. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, ноябрь-декабрь айларында Мөслим белән Минзәләдә кош-корт һәм эре мөгезле терлекне сую, эшкәртү кооперативлары ачылачак. Һәрхәлдә, санкцияләр аркасында республика халкы ач калмаячак. Он, сөт һәм башка төрле азык-төлек табыннарыбызда һәрчак булачак. Шушы көннәрдә карабодай бераз шау-шу тудырып алды, инде аның да бәяләре төшә башлады.


Югары Ослан районы фермеры Мурат Сиразин:
- Сәүдәбез бик яхшы бара. Ит-сөт-май продукцияләрен Казанның «Эссен», «Бәхетле», «Эдельвейс» кибетләр челтәренә китерәм һәм һәр атнаның шимбәсендә Чехов базарында сатам. Ризыкның сыйфатын халык белә, чират торып ала. Үземнең сайтым бар, бу бик зур мөмкинлекләр ача. Кызганыч, күп фермерлар моңа игътибар бирмиләр. Кичтән интернет аша заявкалар җыям да, икенче көнне Казанга килгәндә юл уңаенда таратам. Кибетләр янына туктасам да, кибет куйган наценкасыз алабыз дип, халык җыела. Товар сатылсын өчен аның кабы Европа стандартларына туры килергә, ә сыйфаты үзебезнеке булырга тиеш. Фермер үзе җитештергән продукцияне үзе эшкәртеп саткан очракта гына керем алып була.

Сарман районы фермеры Фазыл Сәлимгәрәев:
- Сарык һәм кәҗә фермаларыбыз бар. 200 башка якын савым кәҗәләре асрыйбыз. Сөт, кымыз, сыр җитештереп сатабыз. Корбан вакытында күп кенә тәкәләр сатылды. Гомумән алганда, сәүдә җиңел бара дип әйтмәс идем, бу минем фикерем генә түгел. Чит илдән ризык кертелми башлагач, үзебезнең җитештерүчеләр өчен мөмкинлекләр ачылып китәр әле бер дип уйлыйбыз. Һәрнәрсә өчен вакыт кирәк, яхшыга өметләник.

Реклама

Фото: Дамир Бәдриев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: