Шәһри Казан

Моңлы гомер чишмәсе

Эльмира Шәрифуллина кыш уртасында телефоннан шылтыратып: «Фаилнең вафатына утыз ел, язучыларның Тукай клубында аны искә алу кичәсе үткәрәм, кил», - диде. Карасана, аның юклыгына да шул хәтле вакыт үтеп киткән икән бит!

Әле кичтән генә Декабристлар урамындагы үзебез эшли торган газета-журналлар нәшрияты бинасы коридорында, уен-көлке белән, шаярып сөйләшеп йөргән идек бит.
Күңеле шат, китабының алдагы ел планына кергәненә бик сөенгән чагы иде... Ә икенче көнне көтелмәгән хәбәр барыбызның да башына таш белән бәргәндәй булды. Кемнең йөрәге җитте, кулы күтәрелде аның гомерен өзәргә?!
Моннан кырык ел элек тә шундый очрашулар еш була иде. Һәр җомгада Бауман урамындагы Матбугат йортының бишенче катына урнашкан Тукай клубында, Актерлар йортында, Камал театрында юбилей кичәләре дисеңме... Заллар халык белән шыгрым тула, андый кичәләрдә Фаил дә үзенең шигырьләрен укый иде.
Безнең яшьлек хәзерге кебек компьютер артында түгел, укудан- эштән бушаган вакытлар шундый залларда, китапханәләрдә үтте. Киноларны да телевизор экраныннан түгел, зур залларда карадык. Мин Фаил Шәфигуллин белән «Казан утлары» җурналында берничә ел бергә эшләдем. Ул елларда алып барган көндәлегемнең бер битендә (1971 ел, 1 июнь): «Бүген җыелышта күп нәрсәләр тикшерелде, шул исәптән моң-зарлы фатир мәсьәләсе дә. Кара исемлектә 4 кеше: Фәрваз абый (тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин), Фаил, Кәбирә апа (галим Гали Халит һәм редакциянең бүлек мөхәррире Яхъя Халитның сеңлесе, корректор булып эшли) һәм мин кертелдем. Бөтен проблема - фатир инде. Тик быел булырга охшамаган...», - дип язып куйганмын. Шулайдыр, ул елны фатир булырдай булса, редакторыбыз Гариф Ахунов Фаил аша миңа бүтән оешмаларның тулай торагыннан яшәргә урын эзләтеп тә тормас иде.
Бу проблеманы хәл итәргә ярдәм иткән иде миңа Фаил.
- Син «Казаньхимстрой» оешмасына барып кара әле. Хәлеңә анда керерләр шикелле, - дигән иде...
Шулай итеп, мин бу оешманың тулай торагына вакытлыча пропискага кердем. Ул чагында тулай торакларның абруе хәзергедәй начар түгел иде. Сабыр иткәч, бераздан фатир ягы да хәл ителде.
Ул еш кына эшкә өч-дүрт яшьләр тирәсендәге кызы Рушанияне ияртеп килде. Аны бик ярата иде...
Фаил Шәфигуллин белән безгә университетта да бер үк вакытта укырга туры килде. Ул алдагырак курста булса да, университет коридорларында еш очраштык, кайбер фәннәрнең имтиханнарын бергә тапшырдык. Фаил журналистика, мин исә татар әдәбияты белгечләре әзерли торган бүлектә идек. Шуның өстенә, яраткан, бераз көнләшкән шагыйрәмнең ире дә икән бит әле ул. Ә Эльмира Шәрифуллинаның үзе белән аралашып йөрмәсәм дә, аның турында шактый белә идем инде.
Мин үскәндә безнең Калинин районы, Актаныш районы булганчы, Минзәлә районына кереп алды. Минзәләдә чыккан район газетасы һәр йортка килә иде.
Бу газета минем күңелемдә бер дә район күрсәткечләреннән генә тормавы белән хәтердә калган. Фәнзаман Баттал, Эльмира Шәрифуллина исемнәре һәм аларның беренче иҗат җимешләре белән шул чагында танышкан идем.
Хәтеремдә, Эльмира исемле дулкынланып торган озын чәчле, Мәрьям ана кыяфәтендәге кызның фоторәсеме һәм иҗат җимеше газета битләрендә басылып чыккач, бу бик чибәр кызга сокланып та, кызыгып та караган идем. Ул чагында мин шагыйрә Клара Булатова иҗатына гашыйк, аңа ияреп, үзем дә шигырьләр сырлыйм һәм аларны газета битләрендә бастырырга хыяллана идем. Тик андый бәхеткә ирешкәнем юк иде әле. Ә монда унҗиде яшьлек кенә кыз баланың, абруйлы журналистның юлламасы белән үк, иҗат җимеше газета битен тутырып басылып чыксын әле!
Соңыннан миңа аның артыннан ул Пионерлар йорты директоры булып эшләп киткән Мамадыш районында хезмәт куярга туры килде, аны сөйгән егеткә күземне төшереп тә алган идем әле. Вакытында ул егет Эльмираны бик яраткан икән, Фаил Шәфигуллинга кияүгә чыккач, хәтта Кабан күле янындагы күпердән сикерергә йөрүен дә, әле дә оныта алмавын сөйләгән иде ул. Шуңа әлеге егет белән безнең мөнәсәбәтләр гади дуслыктан ары китмичә калды.
Әлеге егет белән ул бакыйлыкка күчәр алдыннан бер ел элек телефоннан сөйләшеп алдык. Шул сүзләрне ул чагында да кабатлады... Соңгы көннәрендә булса да Эльмирага карата йөрәгендә гомер буена йөргән садә хисләрне тапламый саклавын, үзенә шуны әйтергә җае булмавы сәбәпле минем аша ишеттерәсе килеп, элемтәгә кергәндер дип аңладым аның әйткәннәрен. Югыйсә, кырык елдан артык бер тапкыр да очрашканыбыз да, сөйләшкәнебез дә юк иде. Бер уңайдан хәзер аның соңгы әманәтен дә тапшырыйм әле...
Фаил белән без икебез дә читтән торып, эшли-эшли укыдык. Әйе, башта мин аңа шагыйрь булганга түгел, үземнең «көндәш»емнең ире буларак игътибар иттем. Ул артык күзгә бәрелеп тормый, күп сөйләшми, бераз тәпәләнгән кебек тә тоелды миңа. Соңыннан мин моның сәбәбен аңладым. Бездән аермалы буларак, КДУга кергәнче, лаеш шулпасын шактый татыган, флотта хезмәт иткән, заводта эшләгән, күп кенә шигырь-хикәяләрен бастырып, танылырга да өлгергән икән инде.
«Казан утлары» журналында эшләгән чагында безгә бергәләп редакция хезмәткәрләре белән бәйрәм табыннарында утырырга да туры килде.Бу табыннарда бүтәннәр артистланса да, бервакытта да күзгә бәрелеп, мәҗлес күрке булырга тырышмады, тыйнаклыгы белән аерылып торды. Шулай тыныч кына, беркемгә дә комачауламыйча, үзенең уен-көлкеле хикәяләренә азык туплап утыргандыр дип уйлыйм мин. Юкка гына ул елларда Фаил мөхәррирлегендә чыгып, Бауман урамындагы Матбугат йортының икенче катындагы коридорда эленеп торган стена буе озынлыгындагы «Тынгысыз каләм» дигән газета янында язучылар үзләре турындагы шаян гыйбарәләрне укып куаналар, рухи азык алалар идемени?!
Минем күз алдымда Фаил белән Эльмираның бик матур яшәгән чаклары хәтердә калган. Соңрак алган фатирларыбыз бер якта булгач, аларның пар күгәрченнәрдәй булып бергә эшкә барган чакларын күп күрдем. Ул чагында бик бәхетле иде алар.
Фаилнең көтмәгәндә фаҗигале төстә һәлак булуын ишеткәч, ике сабый бала белән ятим калган хатынын бик кызгандым. Эльмира авыр хәсрәтен эченә йотты, баштанаяк эшкә чумды, балаларын үстерү белән мәшгуль булды. Ә югалту ачысы шигырь юлларына күчте һәм халыкның яраткан шагыйрәсенә әверелде. Кулына бер эш тә бармыйча елап кына утырасы килгән чаклары да булгандыр, әмма ул яшьләрен беркемгә дә күрсәтмәде...
Эльмира белән юлларыбыз гел бергә булды, язмышларыбыз да бертөслерәк иде. Ул да пар канатын иртә югалтты, мин дә... Ул да бик талантлы кеше белән яшәде, мин дә. Ул да кызларын җил-яңгыр тидермичә үстерде, мин дә... Төпчек кызымның укытучысы да булды хәтта. Икебез дә дәү әни, икебез дә иҗат мәйданында кайнашабыз, бер-беребезнең уңышларын күреп куанабыз, хәбәрләшәбез.
Мин хәзер ижат кешесенең тормыштагы гамәлләренә балаларын ничек тәрбияләп үстерүенә дә карап бәя бирәм.
Бу җәһәттән Эльмира сынатмады. Аның кызлары милләтебезнең йөзек кашлары булып үсте. Еш кына газета-журнал битләрендә олы кызы, хәзер филология фәннәре кандидаты Рушаниянең әтисе турындагы гыйльми хезмәтләрен укып сокланам. Йә, кайсы язучыга эләгә бу бәхет? Шагыйрьнең туган ягындагы музей, аның турындагы истәлек-хатирәләр, кичәләр - Эльмираның Фаил рухы белән әле хәзер дә яшәвенә дәлилләр бит.
Ә Фаилнең вафатыннан соң Татарстан китап нәшриятында чыккан берничә китабы? Аны оештырып китап итеп халыкка җиткерүгә никадәр көч, хезмәт киткәнен Эльмира үзе генә беләдер.
Эльмира берара гаиләсе мәнфәгатьләре белән генә яшәп алды. Балалар тапты, алар белән мәшгуль булды. Сабыен югалту хәсрәте дә төште аның җилкәсенә. Хәсрәте йөрәгенә кара кан булып оешса да, тышка чыгармады, эчендә булды. Ә инде сөеп-сөелердәй генә булып яшәр чагында Фаиле дә фаҗигале төстә һәлак булгач, хисләре ташкын булып ургылып тышка чыкты - иҗаты белән яңа биеклеккә күтәрелде.
Бу шигырьләр шәлкеме «Казан утлары» журналында басылып чыккач, мәшһүр әдибебез Нурихан Фәттах: «Тагын бер шагыйрә туды», - дип, юкка гына куанмагандыр («Шигърият күгенә». «Казан утлары», 1984 ел, 10 сан). Язып үтүемчә, шатлык түгел, ә хәсрәтен эченә җыеп кала алмаганга атылган ук кебек бәреп керде ул шигърият мәйданына. Гомер буена иренең иҗатын саклап, балаларында әтиләренең иң әйбәт сыйфатларын тәрбияләү белән мәшгуль булып, үзен иң ахырга куйса да, барыбер үзенең дә бер-бер артлы әллә ничә китабы аның иҗатын сөючеләргә барып иреште. Әле тагын ире турындагы утыз ел буена җыйган истәлекләрне китап итеп чыгарасы бар аның. Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында Эльмира Шәрифуллинаның «Тамды яшем...» дигән саллы җыентыгы нәшер ителеп, әдәбият сөючеләрне тагын бер сөендерде.
Әйе, Эльмираның ике канаты кебек ике кызы бар. Татар кызларына хас булган бөтен күркәм сыйфатларны үзләренә җыйганнар алар. Әниләре кебек нурлы йөзлеләр, инсафлылар, булганнар, әтиләре кебек тапкыр сүзлеләр, тыйнаклар. Шагыйрәнең илле еллыгы уңаеннан үткәрелгән кичәдә театр сәхнәсендә әниләренең як-ягындагы ике канаты кебек булып басып, аның һәм әтисенең шигырьләрен укыганнарын бүгенгедәй хәтерлим. Бик бәхетле аналарга гына эләгә бит мондый бәхет.
Миңа күп кенә талантлы шәхесләрнең тормыш гыйбрәтләрен күрергә туры килде. Үзләре мәңгелеккә киткәч, Татарстан китап нәшрияты нәшер итәргә бик теләп риза булса да, хатыннары кулында кулъязма хәлендә дистәләрчә еллар буена тузан җыеп яткан романнарга хәтле барлыгын беләм мин. Чүплеккә чыгарып ташласалар да исем китмәс инде. Алар өчен ирләренең язучы буларак абруе шул хәтле генәдер шул. Бу турыда кайберләренә әйткәнем дә булды. Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов үлгәч, хатыны Луиза ханым әллә ничә китабын чыгарды. Бу эштә аның энесе - танылган артист, Тукай премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов белән сеңлесе Саниянең дә ярдәменә таянды. Хәзер дә Татарстан китап нәшриятында ике томлыгы нәшер ителеп ята. Аяз Гыйләжевнең хатыны Нәкыя ханым, аның уллары бар. Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым... Нурихан Фәттах хатыны... Гарәфи Хәсәневнең улы Аяз... Әтиләренең, ирләренең иҗатын кадерләп саклаучы, халыкка җиткерүче, милләтебезгә хезмәт итүче шундый дәвамчылар барын бар, тик җитәрлек түгел!
Эльмира хәзер сыңар канат белән дәү әни булып, кызларына оныкларын да милләтебезнең йөзек кашы итеп тәрбияләргә булыша. Дүртәү алар. Йөзе көләч, якты аның. Сыңар канат белән гомер итсә дә, бәхетсез түгел ул.
Вакытында иҗатына бәя биреп, хөкүмәтебез аңа атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем биргән иде. Лаеклы ул аңа. Хатын-кыз әдибәләргә премияләр дә бирелгәли. Тик Г.Тукай исемендәге абруйлы премия генә аларга сирәк эләгә. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина ул премиягә бик лаек та соң... Бәлки, киләсе елда бу премияне алучылар арасында аның исемен дә күрү бәхете эләгер?!
Гомере моңлы, яшьләре тозлы булса да, узган юлы - нурлы, үстергән җимешләре татлы, иҗаты якты аның.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: