Шәһри Казан

Мәрәтхуҗа Толстое (Туфан Миңнуллин турында истәлекләр)

Дәвамы. Башы 19 февраль - сишәмбе санында Туфан Миңнуллин бухгалтерлар мәктәбен тәмамлап, Чирәм җирләргә китеп, ил-тормыш күреп кайткан, бар яклап өлгергән, документларын университетның татар теле бүлегенә тапшырган җегет иде. Ул кәгазьләрен университеттан алмыйча гына актерлыкка көчен сынап багарга була һәм театр сәнгате аны үзенә суырып та ала. Хәер, ул барыбер...

Реклама

Дәвамы. Башы 19 февраль - сишәмбе санында
Туфан Миңнуллин бухгалтерлар мәктәбен тәмамлап, Чирәм җирләргә китеп, ил-тормыш күреп кайткан, бар яклап өлгергән, документларын университетның татар теле бүлегенә тапшырган җегет иде. Ул кәгазьләрен университеттан алмыйча гына актерлыкка көчен сынап багарга була һәм театр сәнгате аны үзенә суырып та ала. Хәер, ул барыбер әдәбиятны ташлый алмады, язучы, шагыйрь, драматург булып китте. Туфан Татарстанның Кама Тамагы төбәгендәге Олы Мәрәтхуҗа авылында туган. Гел туган авылында язып ятканына күрә, аны «Толстой» дип атыйбыз.
Туфан училищеда укыганда ук инде бер пәрдәлек пьесалар, хикәяләр язган кеше. Училищеда укыганда ук матбугатта исеме күренә башлаган язучы иде. Аның беренче пьесаларына без әллә ни игътибар итми идек, әмма Фирдәвес Әхтәмова Туфанның әсәрләрен йотлыгып тыңлый, соңра үз фикерен әйтә, Туфанны канатландыра торган иде. Туфанның беренче тәнкыйтьчесе Фирдәвес Әхтәмова. Ялгышмады Фирдәвес, соңыннан үзе дә, Туфан язган пьесаларда уйнап, артистка буларак үсте.
Туфан Миңнуллинның да могҗизалары хәтсез булды. Актерлыктан китсә дә, театрдан китмәде, татар театрларының барысында да Туфан «ат уйнатучы» драматург-остаз булуга иреште. Щепкинчылар арасында олы дәрәҗәләрне иң күп яулаган кеше ул - Туфан Миңнуллин булыр. Туфан совет режимы вакытында да «коммунистик сәясәт, ленинизм идеяләре белән дыңгычланган» әсәрләр язып алмады ул исемнәрне, обком бусагаларын таптап алмады Туфан ул дәрәҗәләрне, чын иҗат көче белән яулады. Дистәләгән пьесалар, шагыйрь буларак иҗат иткән робагыйлары, чәчмә әсәрләр язучы буларак иҗат иткән нәсерләре, хикәяләре генә дә ни тора! Атасы Габдулла абзый Хәсән Туфан хөрмәтенә углына «Туфан» дип исем кушкан. Бәлки, минем углым да Хәсән Туфан кебек шагыйрь булыр, дип уйлагандыр. Ата кешенең күңеле бик тә сизгер булган икән, мин Туфан Миңнуллинны «шагыйрь» дип тикмәгә генә атамадым. Чөнки ул, чыннан да, шагыйрь. Аның күптән түгел генә чыккан «Робагыйлар» исемле җыентыгы чын мәгънәсендәге шигырьләр мәҗмугасы. Шушы урында мин Туфанның шаһәсәрләреннән берничәсен мисалга китерми булдыра алмыйм.
* * *
Язлар җитте, кар астына куз йөгерде,
Урам буйлап дәрте ташкан кыз йөгерде.
Кыз артыннан мәңге гашыйк, мәңге иләс,
Күзлек кигән ике кысык күз йөгерде.
* * *
Карап торам. Карап-
карап туймый торам.
Сокланудан сүз
кушарга кыймый торам.
Язмыш сине көнче
ирдән саклый күрсен -
Чибәрлегең көн дә
тотып кыйный торган.
* * *
Аһ, Пәризат! Аһ, Сихерче! Аһ, зәхмәт!
Йөрәгемә салдың шундый җәрәхәт -
Ярасыннан тамчы- тамчы кан тама,
Ә үземә шундый рәхәт, һай, рәхмәт!
* * *
Мәхәббәтнең дәрьясында йөзик, дидем,
Ике гашыйк бу дөньяны бизик, дидем.
И, Аппагым! Аңламадым тел төбеңне,
Нигә миңа көлеп карап:
«Шизик», - дидең?

Остаз
Илья Михалыч фәненнән «биш»ле алучылар Иркә Сакаева, Туфан Миңнуллин, Әхтәм Зарипов белән Клара Газизова гына иде, калганнарыбыз «өч»ле алсак, баш күккә тия.
Курсташ урыслар философиядән татарлардан байтак артта бара иде. Бервакыт Илья Михалыч урыс группасыннан имтихан ала, без инде имтихан тапшырган, коридордан узып барабыз, урыслар тирләп-пешеп җавап бирергә әзерләнә. Шул чак укытучы Туфанны чакырып ала да:
- Туфан Абдуллович, примите, пожалуйста, у них экзамен, а я покурю, что считаете вы нужным ставить, то и ставьте!
Мәрәтхужа авылының агач мәктәбендә укып, татарча гына урта белем алган Туфан бар уңайлыклары булган Киев, Ленинград, Мәскәү мәктәпләрендә урысча укыган егетләрдән философия буенча имтихан ала! Бу вакыйга булды училищеда. Туфаны да гел килештереп, өстәмә сораулар биргән булып утыра бит әле. Туфан «ике»ле куйса, урысларга стипендия эләкми, сыйныфташлар бит, Туфан аларга өстәмә сораулар бирә-бирә, тарта-суза уңай билгеләр генә куйды, әлбәттә.
Бу укытучының татарларга мөнәсәбәте иде. Менә, карагыз, татар авылыннан чыккан татарлар тырышып укый, ә сез шалтай-балтай йөрисез, дип әйтергә теләгәндер укытучыбыз.

Уены-чыны бергә
Котылу
(Т.Миңнуллинга тәкълид)
Әҗәл белән куыша-куыша Әлмәндәр тәмам хәлдән тайды. Куышу арасындагы кыска гына сулыш алган вакытта Әлмәндәр:
- Инде кая барыйм, йә кая качыйм? - диеп уйлады. - Башкорткамы барып сыеныйм, чуашкамы качыйм, кырым татарларынамы, әллә маригамы?
- Ә, юк, - диде Әлмәндәр, - мин лутчы күрше урыс авылындагы Ястәгәнәйгә барыйм әле.
Туфан Миңнуллинга
(Бусы Батулла шаяруы)
Туфан бит ул, булган бит ул,
Драмторгта эшли.
«Т.Мин» имзасы куйгалап,
Аксакалларны тешли.
1973.
Атсыз татар
Туфан Миңнуллин беренче мәртәбә чит илгә - Чехословакиягә чыга. Экскурсия вакытында еш кына татарлар турында сөйлиләр икән. Имеш, татарлар җимергәннәр, үтергәннәр - вәхши халык булганнар. Шуннан Туфан әйтеп куя:
- Без бүген поезд-самолет белән дә көчкә килеп җиттек Чехословакиягә, ул татар дигәннәрегез атка атланып, ничек монда Чехиягә кадәр килеп җиттеләр икән? - ди.
Аңа каршы гид:
- Татарлар бүген дә дөньяны яулап алган булыр иде дә, ләкин хәзер татарларның аты юк! - дигән.
Өйрәтү
Бер тапкыр Туфан Миңнуллин Әлмәткә баргач, шыр аек килеш урамга йөрергә чыккан. Шулай хозурланып барганда ике милиционер моны эләктереп ала.
- Нишлисез сез, җегетләр, ә! - ди Туфан. - Мин бит аек. Мин язучы Туфан Миңнуллин!
- Мания величия! Бөеклек чире икән монда, - ди милиционерларның берсе.
Шулай итеп, Туфан Миңнуллинны айныткычка алып китәләр. Икенче көнне ул айныткыч башлыгы майор янына керә:
- Бу нинди башбаштаклык, иптәш майор, ап-аек кешене, кунак кешене, язучыны урамнан ирексезләп алып керәләр, - ди.
Майор аны тыңлый да көлә башлый:
- Һәй, иптәш Миңнуллин, аптырамагыз, сезгә, язучыга, тормышны өйрәнергә кирәк, - ди. - Бер мәртәбә дә айныткычта утырмаган язучы яхшы әсәр язалмый. Әнә безнең Шамил Бикчурин яза алмый башласа, айныткычка үзе кереп утыра. Сез бик җиңел котылгансыз әле, Туфан абый, - дип, майор язучыны айныткыч ишеге төбенә хәтле озата чыга.
«Утлар яна учакта»
Шушы исемдәге әсәрен бастыргач, Гариф Ахун берничә язучыны Әлмәткә кунакка чакыра. Ул вакытта нефть чыга торган тарафларда бик күп газ факеллары яна иде. Автобус белән шул факеллар арасында йөргәндә, язучылар күпме байлыкның янып, күккә очуы турында уфтанып баралар икән. Сүзне шаяртуга бормак булып, Гариф Ахун:
- Туфан, сине талантлы дип әйтәләр, менә шушы янган утларга карап, тиз генә шигырь әйтә аласыңмы? - ди.
Туфан Миңнуллин шундук мизгелдәк әйтә:
«Утлар яна учакта» дип
Язды Ахун,
Без кабызган утлар түгел,
Сүнсен нахун!

Шагыйрь сатам, кемгә кирәк?
Акмулланың олуг бәйрәмен уздырырга Уфадан, Алма-Атадан, Казаннан һәм башка җирләрдән кунаклар чакырыла. Шулар арасында казакъ Шерхан, татар Туфан, уфалы Гайсә Хөсәен дә була.
Шерхан:
- Мин Акмулланың бер шигырен укыйм, - дип сәхнәдән сөйли. - Бу шигырь казакъ телендә язылган. Акмулланың татарча язылган шигырьләре дә күп. Ләкин Акмулла башкортча бер генә шигырь дә язмаган.
Гайсә Хөсәен (Туфанга):
- Акмулла татар да булсын, ди, казакъ та булсын ди. Сез бит бай, сезнең шагыйрьләрегез күп. Бер Акмулланы безгә биргәннән генә сез фәкыйрьләнмәссез, бирегез инде Акмулланы гына, ә?
Туфан:
- Гайсә! Мин шагыйрьләр белән түгел, чүпрәк белән дә сату итмим.
Бер җәүһәр табар өчен
Бер ханым пьеса яза да драматург Миңнуллинга укырга бирә. Әмма бик озак җавап алмагач, автор Туфанның өенә килә. Хуҗа пьесаны бик озак эзли, ләкин һаман табалмый. Пьеса авторы бик нык үпкәли:
- Сез яшьләргә игътибарсыз кеше икән, Туфан абый, - ди.
Аптыраган драматург бер шкаф янына килә дә, ишеген ачып:
- Менә, сеңлем, монда яшьләрдән килгән миллион пьеса бар, сайлап ал шуларның берәрсен, боларның бөтенесе дә бер төсле, - ди.
Ике сөяркә
Туфан Миңнулла:
- Йөремсәк ир-ат «мәхәббәт»ләренең күп булуы белән масая. Илдар, синең сөйгәннәрең ничәү булды?
Илдар Юзи:
- Сөйгән ярың синең ничә, диеп,
Син сорыйсың, Туфан, сорама!
Сөйгән ярым минем икәү, Туфан,
Берсе шигырь, берсе драма, -
дип җавап бирә Туфанга.
1985, 26 декабрь.
Хыял
Кан басымы күтәрелү сәбәпле, Туфан Миңнуллин өлкә комитеты карамагындагы хастаханәгә эләгә. Бер атна ята бу. Тәмәке тартмый, аракы эчми. Шулай ашханәдә ашап утырганда, ул кешеләргә ишеттереп зарлана башлый:
- Их, бәхетле кешеләр бу атна эчендә ике тапкыр айныткычка кереп өлгерде инде, - ди. - Ә без монда манный боткасы ашап ятабыз.
1984, 28 октябрь.
Чәче озын, акылы да
Туфан Миңнуллин япь-яшь егет чагында бер кызның башын әйләндерергә чамалый. Укымаган авыл кызын телгә осталыгы белән шаккатырып үзенә каратмакчы була. Укыган китапларыннан отып алган акыллы сүзләрен сөйли. Кыз моны исе китеп тыңлап тора. Туфан Миңнуллин кызганнан-кыза бара, кыз тәмам сихерләнә. Сихерләнгән кызны үзенә гашыйк булды дип уйлый Туфан Миңнуллин. Кызны үбәргә үрелә. Ләкин кыз читкә тайпыла.
- Башта өйлән, аннары үбәрсең, - ди.
Шул көннән башлап Туфан Миңнуллин хатын-кызларның иң наданнарын да үзеннән акыллырак дип саный.
Дәвамы бар

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: