Шәһри Казан

Мөселман кинофестивале сәдакага мохтаҗ

Казан халыкара мөселман кинофестиваленең финанс хәле какшаган: аның тирәсендәге былтыргы гауга өчен, Мәскәү Татарстанга быелгы фестивальне уздырырга финанс ярдәме күрсәтмәгән. Оештыручылар үзләре фестиваль бюджетының күләмен әйтүдән тыелалар. Шулай ук финанс кыенлыклары аркасында кинофорумның 40 фильмлык конкурс программасында бер генә Татарстан нәфис фильмы да юк. Республика үзе үк оештырган фестивальдә үзен...

Реклама

6-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында узачак VII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең программасы билгеле булды. Кинофорумга 40 илдән 300 тирәсе фильм җибәрелгән. Катнашырга теләүчеләрнең күбесе Төр- кия, Иран, Россия, Казахстан һәм Үзбәкстаннан. Фестивальнең программа директоры 24 яшьлек Илшат Латыйпов матбугат очрашуында хәбәр иткәнчә, килгән фильмнарның 40ы конкурс программасына кергән. Конкурстан тыш программада исә якынча 20 картина күрсәтеләчәк.
Сайлау комиссиясе әгъзасы, режиссер Салават Юзеев журналистларга җиткергәнчә, фестивальгә тәкъдим ителгән Татарстан кинофильмнары рәте бик ярлы. «Бу Татарстан кинематографын финанслау булмауга бәйле», - дигән сәбәп китерә режиссер. Юзеевнең фикеренчә, мондый хәл тагын бер ел гына дәвам итмәячәк. Быел исә 40 картина кергән конкурс программасында 1 генә (!) Татарстан фильмы урын ала - анысы да Николай Морозовның «Вдохновленный Тукаем» дигән рус телле документаль фильм. Татарстанда төшерелгән нәфис фильмнар конкурс программасында күрсәтелмәячәк. Гомумән, республиканың халыкара фестиваль уздырып та шуның аркылы үз киносын алга сөрә алмавы яки теләмәве һич аңлашылмый.
Мөселман кинофестивале оештыру чыгымнарын да киметергә тели, күрәсең. Чараның тантаналы ачылу һәм ябылу кичәсе «Пирамида»да түгел, ә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак дип исәпләнә. Кинофильмнарны күрсәтү мәйданчыгы ролен былтыргы кебек «Родина» кинотеатры түгел, ә «Сувар-Плаза» сәүдә үзәгендә урнашкан Grand Cinema башкарачак.
Кайбер мәгълүматларга караганда, шәһәр идарәсе дә фестивальгә ярдәм итәргә ашыгып тормый. «Татаркино» дәүләт учреждениесенә якын булган чыганак «Шәһри Казан»га хәбәр иткәнчә, Казан мэриясе фестивальне оештыру эшләрендә катнашудан баш тартырга исәпли. Шулай да мэриядә безгә бу мәгълүматны расламадылар. Мэриянең кинофорумны уздыру өчен җаваплы хезмәткәре әлегә ялда.
Оештыручылар быелгы фестиваль бюджетының төгәл санын әйтергә кыймадылар. «Күпме табабыз - шуның кадәр булыр», - дип шаяртып кына җавап кайтарды «Татаркино» директоры, фестивальнең оештыру комитеты әгъзасы Владимир Батраков. Шулай да кинематографист бюджет күләмен чамаларга мөмкинлек бирде: «Тыйнак итеп оештырырлык кына акча таптык», - дип, фестивальнең хәле хөрти икәнен ачыклады ул.
Батраковның сүзләренчә, быел Мәскәү финанс ярдәме күрсәтмәячәк. Ул үзе моны фестивальнең ике дирекциясе арасындагы былтыргы низагка бәйли. «Узган елгы гауганың кайтавазы инде бу. РФ Мәдәният министрлыгы гауга тынганчы читтә калырга булды», - ди Батраков. Шулай да «Татаркино» директоры ул низагта Казан ягының хаклы булуын ассызыклый. «Алар тәки фестиваль уздыра алмадылар», - ди ул, Мәскәү дирекциясен күздә тотып. «Мин былтыр, язмыш үзе безгә хөкем чыгарыр, дип әйткән идем. Без уздырдык, уздырабыз, уздырачакбыз да. Ә аларның - бетте», - дип, горурлык белән әйтә Батраков. Аның сүзләренчә, мәскәүлеләр Казан фестивалендә үзләрен хуҗа итеп тота, үз шартларын көчләп тага башлаганнар. «Кунакта үзеңне тыйнак тотарга кирәк инде», - дип Батраков, мәскәүлеләргә шелтәле киңәш биреп, матбугат очрашуына нокта куйды.
Узган елны фестивальнең элеккеге атамасын кайтару буенча рәсми вәгъдәләр бирелгән булса да, быелгы кинофорум «Алтын мөнбәр» дип аталмаячак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: