Шәһри Казан

Разил Валиев: "Безнең илдә язучылар бар, әмма язучы дигән һөнәр юк"

Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре, язучылар белән бергә түгәрәк өстәл артына җыелып, сәясәт турында түгел, әдәбият турында сөйләште. Хезмәт кодексына төзәтмә кертеп, һөнәрләр реестрына "язучы" профессиясен кертү тәкъдиме дә яңгырады. Ничәмә-ничә ел язучыларга тынгылык бирмәгән мәсьәләнең менә хәзер калкып чыгуы юкка түгел. Исегездә булса, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы булса,...

"Таләп итәргә тиешбез"
Россия язучылары һөнәри берлеге идарәсенең беренче секретаре Андрей Красильников әйтүенчә, Россиядә хезмәт килешүе буенча башкарылган эш кенә һөнәри эшчәнлек булып санала.

"Әгәр эш бирүче белән килешү юк икән, димәк, сез эшләмисез булып чыга. Иҗади эшчәнлек юридик системада билгеләнмәгән. Язучылык хезмәте үз урынын табарга тиеш", - диде.

Россия язучылар берлеге секретаре Николай Переяслов әйтүенчә, башка илләрдә язу-сызу эше рәсми рәвештә танылса, безнең ил, никтер, искәрмә. Юкса, каләм әһелләре депутатлар белән бертигез дәрәҗәдә закон чыгара: тегеләре - юридик, болары - әхлакый кануннар. Переяслов сөйләвенчә, күп кенә алга киткән илләр язучыларга дәүләт күләмендә ярдәм итә. Кытай бюджетында язучы берлекләрен финанслау буенча аеры маддә бар. Америкада каләм әһелләре университетларда төрле вазыйфада эшләп, профессорларныкы кадәр хезмәт хакы ала.

Россиянең Дәүләт Думасы вице-спикеры Сергей Железняк та әдәби эшчәнлеккә игътибарны киметмәскә сүз бирде.
- 2014 елда авторлык хокукларын көчәйтүгә корылган федераль закон кабул итеп, инде язучыларның социаль хәлен көчәйтүгә чират җитте, - диде.
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев язучыларны һөнәрле итү турында инде 15 ел чаң суга.

Чаңны ишетүче генә юк.

- Бернинди кысага сыя торган әйбер түгел бит бу: безнең илдә язучылар бар, әмма исемлектә язучы дигән һөнәр юк. Алар пенсиягә чыга башласа да, гонорар мәсьәләсендә дә һәрвакыт проблема килеп туа. Элек Дәүләт Советында дүрт-биш язучы бар иде, хәзер мин генә калдым. Калган 99 депутат бу мәсьәлә белән бик үк кызыксынмый торгандыр. Рәссам, композитор дигән һөнәр дә булырга тиеш. Нурихан Фәттах, Габдрахман Әпсәламов профессиональ язучы иде, Аяз Гыйләҗев та соңгы 20-30 елда язу белән генә шөгыльләнде. Советлар берлеге вакытында партия карарлары белән гонорар мәсьәләсе яхшы хәл ителә, пенсиягә дә чыгып була иде, ә Советлар берлеге таркалгач, бу мәсьәләгә игътибар бөтенләй бетте, - диде Разил Вәлиев.

Март яки апрель аенда Татарстанда Әдәбият елын тантаналы төстә ачарга тиешләр. Парклар белән бергә Әдәбият елын да сиздерә башлаганнар халыкка. Язучылар берлеге каршындагы Тукай клубында Әдәбият елын ачу кичәсе узган, Татарстан Милли китапханәсендә әдәби салон ачып, Равил Бохараевның китабын тәкъдим итү, Рабит Батулла иҗатына багышланган кичә үткән. Узган атнада сәнгать әһелләре, Дәүләт Советында түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәреп, резолюция кабул итте. Анда Әдәбият музеен, Бауман урамындагы элеккеге матбугат йортында Татар китабы кибетен ачу, Татарстан Милли китапханәсенә яңа бина төзү һәм башкалар тәкъдим ителде.

- Без, язучылар хөкүмәттән таләп итәбез һәм таләп итәргә тиеш тә, әмма үзебезгә кайвакыт таләп куярга онытабыз. Хөкүмәт тарафыннан таләпләр үтәлсен өчен, язучылар үзләренең җәмгыятькә, республикага кирәклекләрен күрсәтергә, дәлилләргә тиеш. Беренчедән, яхшы әсәрләр язып, икенчедән, җәмәгать активлыгы күрсәтеп. Язучылар авылларга, шәһәрләргә ешрак йөреп, халык белән очрашырга тиеш, - диде Разил Вәлиев.

"Гонорарны хезмәт хакы итеп түләргә кирәк"
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, язучыларга профессионал итеп карау кирәклеге турында ул бөтен җирдә әйтә. Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Фатыйх Сибагатуллиннан кала, башка бер генә депутатның да татар китабын укымавын, шуның аркасында әдәбият юк, дип сөйләп йөрүләрен әйтә.

- Бар бездә әдәбият! Язучыларыбыз булмаса, 12 төрки дәүләт арасында язучыбыз Айгөл Әхмәтгалиева Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр конкурсында икенче урынны алыр идеме соң?! Язучыларны, активрак булыгыз, дип тәнкыйтьлим. Берлектә 333 кеше бар, әмма алар барысы да язмый, аларны җыйганнар да җыйганнар. Мин эшли башлагач, 25 кешене вафат булган язучылар урынына гына алган булып чыктык, ә болай бер кешегә дә артмадык, - диде Рафис Корбан.

Берлек рәисе әйтүенчә, язучылар теләнчеләрдән дә хәерче хәлдә. Сукбайлар тиен акчаны утырган җирендә ташлап китсә, Рафис Корбан, үзе әйтүенчә, юлда очраган тиен-миеннәрне күтәреп ала. Юлда яткан акчаны тиз күреп алса да, Әдәбият елын сизми икән ул.

Реклама

- Узган елда ук Язучылар берлегенә Әдәбият елы планын төзергә куштылар. Төзедек, Мәдәният министрлыгына илтеп бирдек, шуның белән Аллаһ әкбәр. Әдәбият елын үткәрү өчен бездә бернинди эшче төркем дә төзелмәде, ә Мәскәүдә Нарышкинны (Сергей Нарышкин - Россия Дәүләт Думасы рәисе) билгеләделәр бит. Бездә дә берәр кешегә тапшырырга кирәк иде. Язучылар берлегенә биш миллион мең тәңкә бирәләр, дип Татарстанның Министрлар кабинетыннан күрсәтмә килде. Ләкин ул акчаны күргән дә юк, шул ук вакытта биш милионны кая тотасыз, дип йөзләгән инстанциягә белешмә сорыйлар, - диде Язучылар берлеге рәисе.

Гонорар мәсьәләсе язучыларның көн кадагыннан төшкән дә юк. Рафис Корбан әйтүенчә, хәзер теләсә кем теләсә кайда китап чыгарып, үзен мин шигырь, дип таныта.

- Язучылар берлегендә торганнарга профессионал итеп карап, гонорарны хезмәт хакы итеп түләргә кирәк. 1989 елда 32 битлек китабым өчен өч мең тәңкә гонорар алдым. Аның хәтле акчаны күргән юк хәзер. Язучы ел буе китап язып һәм берәр эшкуар ике минутта килешү төзеп, шул ук акчаны кесәсенә салып куя. Һавадан акча эшләүчеләр күп, менә алар профессионал булып санала, - диде Рафис Корбан.

"Әдәбиятны кысалар"
Халык китапларын иң күп укый торган язучыларның берсе Мәдинә Маликова да Мәскәүдәгеләрнең тәкъдимен биш куллап хуплый. Әмма акчаны кайчан тоттырырлар дип хыялланып йөрми, хыял күгеннән җиргә төшеп, үзе акча эшли.

- Татарстан китап нәшриятына гына салынып тормыйм. Берничә ел элек "Арыш тәме" китабым өч мең тираж белән чыгып, бер ел эчендә сатылып бетте. Ул миңа, әлбәттә, табыш китерде, бер өлешенә әсәрне кабат чыгардым. Бөтен кеше Совет чорында тормыш әйбәтрәк булды, дип әйтә торгандыр, әмма гел алай шома гына түгел иде. Ул вакытта күп нәрсә кешеләргә бәйле, иҗат кешесенә күп шартлар куела иде. Олыгайган көнемдә булса да миңа бәхетле чор туры килде, китапларны язам, аларны беркемнән рөхсәт сорамыйча, чират көтмичә шәхси нәшриятларда чыгару мөмкинлегем бар. Башыңны иеп йөрергә кирәкми, фәкать китабыңның укучыга кирәк булуы гына кирәк - диде Мәдинә Маликова.

Кызганыч, язучы Әдәбият елын берничек тә сизми, киресенчә, артка китеш сизелә, ди. Әйтик, былтыр гонорарларны бик каты кискәннәр, быел китапханәләрдә кыскартулар бара, китап алырга акча бирелми. Берничә ел элек Мәдинә Маликованың китапларын күпчелек китапханәләр бик теләп алса, узган ел икесе генә - Яшел Үзән белән Арчаныкы гына алган.

- Әдәбиятны кысу бара. Китапханәчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнми, мин алар белән элемтәдә торам бит. Әдәбият елына бернинди өметем юк! Китап чыгарырга мөмкинлегем дә бар, әмма ул сатылмас, дигән курку яши. Шуңа да яңа әсәремне язарга да бик рухланып тормыйм. Халыкның матди хәле начарлангач, алар да китап алмый башлар. Иң элек ашау ягын кайгыртырга, балаларны киендерергә кирәк, нужа баскач, күңел ягын кайгырту чигенә, - диде Мәдинә Маликова.

Язучының һөнәри статуска ия булып, хезмәт хакы алу ихтималы шагыйрә Луиза Янсуарда күп сорау тудырды. Билгеле, һөнәр буларак статусы булса, язучының дәрәҗәсе дә үсәр иде, ди ул. Бүген каләм әһелләре, гонорарга гына яши алмыйча, газета-журнал редакцияләрендә эшләргә мәҗбүр.

- Чит илдә язучының статусы сатып алынган китаплары һәм халык арасындагы дәрәҗәсе белән генә билгеләнә. Бүген социаль челтәрләрдә кайсы гына битне ачма, һәркем язучы-шагыйрь. Бу очракта статус билгеләү Язучылар берлеге аша эшләнерме икән? Муса Җәлил сугышка китәр алдыннан, берлектә 35 язучы булган, шуның 25е фронтка киткән. Әгәр 35 язучы чынлап торып каләм әһеле булса, идеянең ни рәвешле тормышка ашырылуы күз алдына килә. Шул ук вакытта хәзер берлеккә кермәгән каләм әһелләре арасында да югары дәрәҗәдәгеләре бар. Алары белән нишләрләр? - дип сораулар чолганышында калды Луиза Янсуар.

Шагыйрә Әдәбият елында китап укуның яңа формалары барлыкка килүне тели. Хәзер күпләр китапның аудио вариантын тыңлый. "Калеб" яңа буын җыены шул юнәлештә эш башлап, язучыларның архивларда сакланып калган интервьюларын барлап, тапшыру әзерләргә ниятли.
Бездә 50 яшенә килеп җиткәнче, язучыларны кадерли белмиләр. Каләм әһеле конвейер түгел, ул бер-ике ел язып, юкка чыгарга да мөмкин. Язучыны актив эшләп торган чагында күреп, продукциясен күтәреп ала белергә кирәк, - диде Луиза Янсуар.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары нинди китап укый?
Илдус Касыймов (Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты):
- Китап укыйм, әмма татарчасын әзрәк шул. Яраткан шагыйрем - Габдулла Тукай, аның "Киңәш" шигыреннән "Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул: Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул" дигән өзеге өстәлемдә тора. Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"ен берничә мәртәбә укып чыктым. Китапларны, гадәттә, үзем эзләп табып укырга яратам.

Илсөя Мезикова (Социаль сәясәт комитеты):
- Соңгы вакытта үзебезнең институт галимнәре язган (Илсөя Мезикова Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Камадагы филиал директоры) берничә монографияне укыдым. Түбән Кама шәһәре хакимиятендә эшләгәндә, Илһам Шакиров миңа үзе турында 2005 елда чыккан китабын бүләк иткән иде, хәзер кабат шуны укыйм. Шәхсән белгән, аралашкан, сөйләшкән әдипләрнең - Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин әсәрләрен укырга яратам. Разил Вәлиев туган көндә дә, 8 мартта да шигырь белән генә котлый.

Таһир Һадиев (Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты):
- Укырга мин бик яратам. Белгечлегем буенча яңа фәнни китаплар да зур кызыксыну уята. Хәниф Кәримовның "Һәвәскәр умартачылык" китабын укып чыктым. Әдәби китапларга килгәндә, соңгы арада Рабит Батулланың мәрхүм шәхесләр турында истәлекләре тупланган "Урыннары җәннәттә булсын" китабын укыйм. Уйландыра торган китап. Ашыкмыйча, анализлап, аеруча мөһим фикерләрнең астына сызып укып барам.

Фото info.tatcenter.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: