Шәһри Казан

Мәскәүдән «Татар календаре» көтәбез

«Кол Шәриф» мәчете галереясендә җәйдән бирле эшләгән «Заманча сәнгатьтә - татар бизәге» дип аталган күргәзмәдә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь дизайнерлар Ләйсән һәм Айдар Мәрданшиннарның эшләре үзе бер циклны тәшкил иткән иде. Аларның татар бизәгенә битараф түгеллеген без инде күптән күзәтәбез. Халкыбызның күңел бизәкләрен, рухи байлыгын, фәлсәфәсен алар нәкъ менә...

Булачак дизайнер Айдар Мәрданшин бу юнәлештә эшләүне 2007 елда, Петербург дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыганда ук башлый. «Татарлар. Милли мәдәният» дип аталган беренче зур проекты аның диплом эше була. Башкортстанның Октябрьск шәһәре егете Айдар Казанның сынлы сәнгать училищесын тәмамлап, төньяк башкалага килгән Ләйсән белән икесе дә бер факультетта мәгълүмати технологияләр һәм медиа дизайн бүлегендә укый. Шулай итеп, аларны дизайнга мәхәббәт кавыштыра.

- Безнең карашларыбыз туры килә, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Татар дизайны белән шөгыльләнү безгә бик ошый. Әлегә без - бу юнәлештә эшләүче бердәнбер студия. Максатыбыз ачык: татар мәдәнияте хакында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен дип тырышабыз. Татар дизайнының бер күрүдә таный торган үз йөзе булырга тиеш. Әлегә аның билгеләмәсе булмаса да, татар дизайнына ихтыяҗ бар, -ди алар. - Ни генә булмасын, бары тик татарлар, без үзебез генә татар дизайнын бренд дәрәҗәсенә күтәрә алачакбыз.

Мәрданшиннарның бу юнәлештә күтәргән темалары да шактый киңкырлы һәм бу эшләрнең умыртка баганасы булып, әйткәнемчә, ТАТАР БИЗӘГЕ бара. Студия, Мәскәү белән генә чикләнмичә, Америка татарларының күңеленә дә юл тапкан. Европадагы беренче Сабантуйга да алар милли төсмер биргән. (Бу эшләрнең күбесе белән www.mardesign.ru сайтында да танышырга мөмкин.) Алар чыгарган «Татар открыткалары» тупланмасының татар яшьләре арасында да бик популяр булуы куанычлы хәл. Киләчәктә, кечкенә балаларга атап, Әлифба эшләргә дә ниятләре юк түгел аларның. Баланың күңел түренә милли бизәкләрне кечкенәдән салып куюның мөһимлегеннән чыгып эшләнәчәк бусы да.

Ә бүгенге көндә Ләйсән һәм Айдар Мәрданшиннарның Яңа 2015 елны да үзләренчә милли рухта каршыларга җыенып йөрүләре. Дөресрәге, үзләре генә түгел, ә 2015 елга чыгачак «Татар календаре»н алачак татар җанлы милләттәшләребез белән ел дәвамында бергә булу аларның нияте. 2013 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә тормышка ашырылган проект бу. Әлеге календарь без татарларны гына түгел, ә төрле юнәлештә, өслүбтә (живопись, графика, өч үлчәмле графика, керамика, күн мозаикасы, каллиграфия) эшләүләренә карамастан, милли рухта иҗат итүче Наилә Кумысникова, Булат Гыйльванов, Сәгыйдә Сираҗиева, Ләйсән Мәрданшина, Гүзәл Гарипова, Артур Шаһиев, Илдус Мортазин, Илдар Мостафин, Любовь Шиһабетдинова, Алия Сабитова, Назыйм Исмәгыйлов, Тимур Гыймранов кебек рәссамнарыбызны да бергә туплаган. Календарьнең эшен ноябрь ахырларына төгәлләргә исәп тоталар. Ягъни таратырга бер айлап вакыт калачак дигән сүз.

- Быел безгә кушылучылар арасында әле яңа гына эш башлаучы дизайнерлар да, мәшһүр рәссамнар да бар. Дөрес, календарьне студия үзе генә эшләми. Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан Тәбрис Яруллин һәм Гөлназ Бәдретдиновалар, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллеге каршындагы Яшьләр берлегеннән Эмиль Фәйзуллин, Алсу Минбаева кебек милләтпәрвәрләрнең зур ярдәмен тоябыз. Әлегә календарь үз чыгымнарын капламый. Шуңа да химаячеләр эзлибез. Җыелган акча бастыру чыгымнарына тотылачак. Былтыргы тәҗрибә, ягъни 2014 ел календаре татарларны мөһим эшкә туплап, күтәреп була икән дигән ышаныч бирде, - ди Мәрданшиннар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: