Шәһри Казан

Мәскәүләргә барган идем

Азинода өч бүлмәле фатирда яшәүче олы кызым Фәридәнең ике кызы бер-бер артлы мәктәпне тәмамлагач, берсе вак-төяк сата торган киоскка сатучы булып урнашты. Икенчесе университетның туристлык һәм культурология бүлегенә читтән торып укырга кереп, апасы янында эшли башлады. Әмма хезмәт хаклары 3-4 меңнән артмады шул. Хатынымның туганнары Мәскәүгә чакыргач, ике оныгым да...

Өчесенә 31 мең түләп, ике бүлмәле фатирда яшиләр. Хәзерге вакытта кече оныгым, полициядә эшләүче егеткә кияүгә чыгып, малай үстерә. Инглиз телен яхшы белгәнгә күрә, самолетка стюардесса булып урнашкан иде ул. Хәзерге вакытта декрет ялында утырганда, балага 18 мең пособие ала. Яртысын шәһәр, яртысын «Аэрофлот» түли икән. Оныгым улының бер яшь тулган көненә чакыргач, Мәскәүгә барып кайтырга булдым. Кичке алтыда поезд белән китеп бардым. Шунда үзем белән алган берничә «Шәһри Казан» газетасын укырга тотындым. Шул чакта вагонга: «Хәйрия акциясе өчен провославие газетасы сатам, алыгыз әле», - дип, бер хатын керде. Бәясе 70 сум икән, тик алучы гына күренмәде. Аннары ярты литр суны 70 сумга тәкъдим иттеләр.
Мәскәүдә оныкларым мине Кызыл мәйданга алып барды. Кремльгә керү 300 сум тора икән. Беришенә ташламалар да бар. Мине хезмәт ветераны таныклыгы белән 100 сумга керттеләр. Йөзләрен гримлап куйган Ленин белән Николай патша сыннары басып тора. Яннарында сакчылары да бар. Мин - шаярып, Ленин сыны белән барып күрештем дә: «Нәрсә - мин әйтәм, Владимир Ильич, патша белән дуслаштыгызмыни?!». Әгәр телгә килсә, миңа: «Шулай, кадерлем, дуслашмый булмый, заманасы шундый», - дип кенә җавап бирер иде ул. Халык, алар уртасына басып, фотога төшә икән. Бәясе 100 сум. Аннан зур гына гәүдәле, элекке заман киеменнән бер хатын йөри. Ул - «патшабикә Екатерина II» икән. Анысы белән дә фотога төшү шулай ук 100 сум тора. Мавзолейга керергә 3 сәгать чират торасы килмәде. Мәскәүдә трамвай һәм автобуска билет бәясе 26 сум. Билетсыз эләксәң, штраф 1000 сум дип язылган. Хезмәт хаклары, пенсияләр дә зуррак, әлбәттә. Азык-төлек бәяләре дә шактый кыйммәтрәк икән шул. Шулай да, әйбәт хезмәт хакы алып эшләгәч, ризык бәясеннән зарланмыйлар.
Безнең халык, кая барса да, андагы һәм үзе яшәгән җирдәге тормышны чагыштырып, гыйбрәт ала. Тикмәгә генә: «Йөз мәртәбә ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең хәерлерәк», - димиләр бит.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: