Шәһри Казан

Әмәт баскычы язмышы бу атнада хәл ителергә тиеш

Казан эчендә шәхси йортларында яшәүче Әмәт бистәсе халкы бәхетле инде, мәгәр. Рәхәтләнеп ишегалдыңда яки бакчаңда кайнашасың. Автобуслар минут саен йөреп тора. Метроның «Әмәт» станциясе янәшәдә генә. Тик менә шул станция янындагы тауда бистәнең бөтен матурлыгы чәлпәрәмә килә дә куя, каһәр. Әмәткә күтәрелүче баскыч ватылып беткән.

- Бала арбасы өчен ясалган авыш юлдан гомердә бер кеше дә йөрмәде, чөнки бу текә юлдан менәрлек тә, төшәрлек тә түгел. Аптырагач, автобус юлыннан йөрибез, автобус таптамаса ярый инде, - дип зарланды яшь ханым.

- Балам, кышкы бозлавыклар башлангач, тәгәрәшеп үләчәкбез без монда, - дип, үз сүзләрен әйтергә ашыкты «ШК» журналистына әби-апалар.

Без бу сорау белән шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. Анда:

- Әлеге мәсьәлә шәһәр хакимиятендә дә күтәрелде. Әмәт тавы баскычын төзекләндерү чаралары турында тәгаен сөйләшү бу атнада булачак, - диделәр.

Әмәт бистәсе быел ук яңа баскычлы булыр дип өметләник.

Реклама

Бу баскычлар «сират күпере» белән бер. (Автор фотосы)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: