Шәһри Казан

Әнә килә бер кило, төягәннәр ГМО

Авылдан килгән ризыкны курыкмыйча ашыйбыз. Ә менә шәһәр кибетләрендәге азык-төлекне, курыксаң да, курыкмасаң да, ашарга туры килә. Үзәк каналлардан сыйфатсыз ризыклар турында шулкадәр күп сөйлиләр хәзер. Укучылар ЕГЭ (бердәм дәүләт имтиханы) сүзеннән өркеп торса, олыларны ГМО дигән хәрефләр җыелмасы куркуга сала башлады. Озакламый Татар төбәкара ветеринария лабораториясе каршында ризыкларны ГМОга...

ГМО - табигатьтә булмаган яңа төр организм, тик шул ук вакытта аны тулысынча ясалма дип тә әйтеп булмый. Ул бер организмдагы геннарны икенчесенә (үсемлекләргә, микроорганизмнарга, кешеләргә) күчерү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шулай итеп, геннар яңа организмда яши башлый.

Ә хәзер - иң куркынычы: Татар төбәкара ветеринария лабораториясенең бүлек мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Сергей Тюлькин сүзләренчә, ГМОның чамадан тыш кулланылуы аркасында хатын-кызлар балага узмаска, узган очракта да, балалары гарип туарга мөмкин. Онкология авыруларына да ул сәбәпче булырга мөмкин. Кыскасы, халык кырыла башлый. ГМО кеше организмында таркалмый, киресенчә, күзәнәкләр зарарлы матдәләрне кабул итеп, алар үрчи һәм мутация барлыкка килә.

- Соңгы арада дөньяда яман шеш очракларының ашказаны-эчәк юлы, аеруча туры эчәктә артуы ризыкларыбызда ГМ компонентлар, бигрәк тә ГМ бәрәңге куллануга бәйледер. Без ГМОның кешегә һәм әйләнә-тирәгә китергән зыянын чамалап бетермибез. Әлеге зарарлы матдә табыннарыбызга чиста килеш тә (бәрәңге, кукуруз, помидор, чөгендер), кушылмалар рәвешендә дә, әйтик, кондитер эшләнмәләрендә (ГМ соя оны), күкрәк балалары ризыкларында (ГМ соя сөте, ГМ бәрәңге), кетчупта (ГМ томатлар яки ГМ бәрәңге крахмалы) керә. Бүгенгә Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы ГМО нигезендә ризык чыгарырга йөзләп рөхсәт таныклыгы биргән, - диде Сергей Тюлькин.

Акылыбыз төштән соң безнең. Әйтик, Бөекбританиядә ГМОның зыяны турындагы хәбәрләр хәтәр генә икътисади кыенлыклар китереп чыгарган. Кибетләр геннарны үзгәртә торган матдәләр кергән ит, балык, җиләк-җимештән баш тарта башлаган. Ә 2001 елда балаларга кыздырылган бәрәңге (чипсы) сатуны тыя торган закон эшли башлаган. Бу юнәлештә Көнбатыш Европа илләре дә - Франция, Италия, Германия инде күптән чикләүләр керткән.

Европа арт белән борылгач, ГМОлы ризык җитештерүчеләр Азия, Латин Америкасы, Африка илләренә һәм, әлбәттә, Россиягә йөз тотарга мәҗбүр була. Ризыкларның тышында ГМО барлыгы язылса, бер хәл, әмма җитештерүчеләрнең күбесе зарарлы матдәләр белән шыплап тулган ризыкларны чиста дип, алдап сата. Россиядә генны үзгәртә торган матдәләр өлкәсен 90нчы елларда контрольгә алганнар. 2005 елның гыйнварендә «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законга, җитештерүче, сатучы кулланучыга ризыкта ГМО барлыгын вакытында хәбәр итәргә тиеш, дигән төзәтмә кертелгән. Ә 2007 елның 12 декабрендә шул ук законга, ГМО 0,9 проценттан күбрәк булган очракта, ризыкның тышында шул хакта язылырга тиеш, дигән төзәтмә дә кертелде.

Татар төбәкара ветеринария лабораториясендә ризыкларны чисталыкка 2007 елдан бирле тикшерәләр. Белгечләр белән җиһазларга кытлык булмаса, лабораториянең кысан булуы үзен сиздерә. Шуңа да яңа үзәк, беренче чиратта, киңәю мөмкинлеге бирәчәк. Халык лабораториягә макарон, кондитер эшләнмәләре, алкоголь, алкогольсез эчемлекләр, чәй, тәмләткечләр, йомырка, сөт, балык, яшелчә белән җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек, хәтта печән, силос, сенаж һәм комбикормга кадәр китерергә мөмкин. 2014 елда 344 тикшерү уздырып, берсендә дә зарарлы матдә табылмаган.

Лаборатория белгеч­ләре әйтүенчә, ГМОлы ризык белән эш итүче намуссыз сатучылар һәм җитештерүчеләрнең исемлеген барлап, җәмәгатьчелеккә ирештерергә кирәк. Икенчедән, зарарлы матдәләр кергән ризыкларны мәктәпкәчә белем бирү, социаль учреждениеләргә, мәктәпләргә, хастаха­нәләргә якын да китермәскә. Өченчедән, республикада «ГМОсыз ризык» дигән билге булдырырга.

Ветеринария лабораториясе җитәкчесе урынбасары Айдар Садриев әйтүенчә, 2015 елда сафка басачак үзәкнең төзелеш ягыннан да, акча ягыннан да барлык документлары әзер. Җир кишәрлеге сайланып, бинаның эскизлары да ясалган.

- Яңа 2015 елда халкыбызның сәламәтлеге нык, ә моның өчен табыннарыбыздагы ризыклар тәмле дә, чиста да, зарарсыз да булсын, - дип бер уңайдан бәйрәм белән дә котлады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: