Шәһри Казан

Ничек әйдаман булырга?

Җәйне нәрсәсез күз алдына китереп булмый? Әлбәттә, лагерьларсыз. Тегендә лагерь, монда чакырып торалар, барып кына өлгер. Әнием дә студент чагында пионер лагеренда әйдаман булып эшләгән. Бу юнәлеш мине дә кызыксындырган иде. «Һичшиксез, берәр лагерьга әйдаман булып барам», - дип йөргәндә, нәрсәдер туктатып калды мине. Шуңа да хәзер танышларымның «баллы-майлы» хатирәләрен...

«Сәләт»кә юл. Старт
«Сәләт»кә ничек итеп килеп кергәнемне дусларым бик еш кызыксынып сорый. Кечкенәдән бирле сәлкеш, аннары инде өлкән әйдаман булып та өлгергән дустым Эмильнең: «Сәләт»тә шәп, әйдә «Сәләт»кә!» - дигән сүзләре миндә зур кызыксыну уятты. Вузда дәүләт имтиханнарына әзерләнү вакыты булуына карамастан, «Әйдаманнар мәктәбе» бәйгесендә катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырасы килмәде. Бу бәйгедә минем өчен яңа булган «Сәләт» дөньясы ачылды. Күп еллар буе әйдаман булып эшләгән егет-кызлар белән танышу, аралашу миңа зур тәэсир ясады. Ачык күңелле, үз эшләренә чын мәгънәсендә гашыйк булулары мине берничек тә битараф калдырмады. Нәкъ менә монда әйдаман булу теләге уянды. Яулап алган өченче урын да күңелдә өмет уятты. Майда «Сәләт-Раушан»га әйдаман булырга чакыру-смс килде.

«Сәләт-Раушан» аланы
«Раушан» аланына килүгә үк игътибарны җәлеп иткән беренче нәрсә - сәлкешләрнең («Сәләт»тә ял итүче баланы «сәлкеш - сәләтле кеше» дип атыйлар. - Авт.). янып торган күзләре, ташып торган энергияләре булды. 208 бала - барысы да район, республика, бөтен Россия күләмендәге бәйгеләрнең җиңүчеләре. Кыскасы, сайлап алынган иң сәләтле татар яшьләре. Аларга 20 әйдаман апа-абый командасы туры килә. Директорыбыз Ислам абый Вәлиев һәм өлкән әйдаманыбыз Айгөл апа Габдрахманова смена башыннан ук «Сәләт-Раушан» командасына зур максатлар куйды: сәлкешләрнең ялы күңелле һәм кызыклы үтәргә, «Раушан» аланы Сәләт-Биләр форумында яхшы чыгыш ясарга тиеш.

«Биш йолдыз»
Миңа һәм кулдашым Эльмира апага (әйдаманнар бер-берсен «апа-абый» дип йөртә. - Авт.) 5 нче төркем сәлкешләре билгеләнгән иде. Алар Казан, Уфа, Чаллы, Түбән Кама һ.б. шәһәрләрдән җыелган булып чыкты. Төрле өлкәләрдән булуларына карамастан, балалар бик тиз уртак тел тапты, безне сәләтләре белән хәйран калдырды. Бию, җыр, театр сәнгате, спорт, ШТК, интеллектуаль уеннарда бик оста булып чыкты алар. Төркемебезгә исемне дә «Биш йолдыз» дип куштык, чөнки һәр бала биш йолдыз яктылыгы белән балкый иде. Әлбәттә, сәлкешләребезнең «Эльмира апа, Гадел абый» диеп эндәшүләре күңелебезгә сары май булып ятты.
Гомумән алганда, «Сәләт-Раушан» аланы программасы үзенең күптөрле мавыктыргыч чаралары белән аерылып торды. Торуга, иртәнге зарядка, көн дәвамында төрле дәресләр, форумга әзерлек, квест, мастер-класс, очрашу, кичке чара, «шәмчек»ләр... Кыскасы, сәлкешләрнең бер минут та буш вакытлары юк иде. Форумга әзерләнү аеруча кызыклы үтте: балалар яңа биюләр, башка аланнарны сәламли торган сөрәннәр, аланның презентациясен өйрәнде. Кичке чаралар арасында «Интуиция», «Брейн-ринг» («Миләр ярышы»), Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе, «Әскәрия» кебек бәйгеләр булды. «Брейн-ринг» интеллектуаль ярышында 35 команда катнашып, аланның иң зирәк балалары билгеләнде. «Әскәрия» бәйгесендә һәрбер төркем ирекле темага фильм төшерде, аларга төрле номинацияләрдә «Оскар»лар тапшырылды. «Сәләт»кә беренче тапкыр килгән балалар һәм аларның уңышлары өчен әйдаман абый-апалар аеруча сөенде. Сәлкешләрнең җиңәргә булган омтылышы, бәйгедә катнашу һәм үз-үзләрен күрсәтү теләгенә шат идек.

Реклама

Сәлкешләр форумы
Әлеге форум турында күп ишеткәнем булса да, аны үз күзләрем белән күргәч, шаккаттым. Йөзләгән палатка, уку, ял итү җирләре, спорт мәйданчыклары, искиткеч табигать, Изге Чишмә, Хуҗалар тавы, кыскасы, ял итү һәм яңа көчләр туплау өчен бар нәрсә дә бар монда. 5000 баланы туплаган форумда бөтен «Сәләт» аланнары бергә җыелды, күмәк чаралар оештырылды. Галим, сәясәтче, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, Татарстан Президентының килүе 6 көнлек форумны тагын да кызыклырак һәм файдалырак итте. Форумда үзебезнең сәлкешләр сөендерде. Безнең көчле әзерләнү нәтиҗәсендә ШТМ, волейбол, шахмат, күргәзмәләр ярыш-бәйгеләрендә - 1 нче, футбол һәм армспортта 3 нче урыннарны яуладык. Сәлкешләр белән бергә чараларга әзерләнү, чын профессионаллардан яңа белемнәр алу, башка аланнар белән аралашу, учак янында күмәкләшеп җырлап утыру, бергә таң каршы алулар күңелемдә мәңгегә якты хатирә булып калачак.

Смена тәмамлану. Финиш
Сменаның соңгы көннәрендә «Сәләт-Раушан» аланы инде зур бер гаиләгә әверелгән иде. «Сәләт-Раушан» аланы ябылу белән бергә, минем беренче әйдаманлык тәҗрибәм дә ахырына якынлашты. Нәтиҗә итеп шуны әйтәсем килә: әйдаман булу - бик мавыктыргыч, күңел өчен рәхәт эш. Сәлкешләрең белән аралашу, аларның җиңүләренә шатлану, уй-фикерләрең белән уртаклашу - боларның барысы да әйдаманлык эшенә үзенчәлек өсти. Әлеге 18 көн эчендә мин «Раушан» аланының чынлыкта «Сәләт»нең әйдәп баручы һәм алдынгы аланы икәнлегенә төшендем. Ислам абый, Айгөл апа, Эльмира апа һәм бөтен әйдаманнар коллективына зур рәхмәтемне белдерәм. Шушы командада эшләвемә, алар белән бергә булуыма бик шатмын. Безнең бердәм һәм тату булып эшләвебез, минемчә, куелган максатларга ирешергә мөмкинлек бирде.
«Сәләт-Раушан» аланы минем өчен яңа дөнья ачты. Бергә булу, яңа дуслар табу, яңа эмоцияләр туплау, уку, ел буена җитәрлек көч һәм дәрт алу - бу зур бәхет. Әлеге бәхетне «Сәләт» бирә. Рәхмәт сиңа, «Сәләт»!

Аларны иртә язда ук «аулыйлар»
Әгәр дә быел әйдаман булу хыялың чынга ашмаган икән, күңелеңне төшермә. Димәк, киләсе елга аны тормышка ашырырга бөтен мөмкинлегең һәм 6-7 ай чамасы вакытың бар. Чөнки әйдаманнарны җәйге лагерьларга инде иртә язда ук «аулый» башлыйлар. Әлбәттә, иң беренче чиратта, әйдаман булып эшләр өчен, балаларны чын күңелдән яратырга кирәк. Әйдаман булырга теләгән барлык кешене дә лагерьларга эшкә алмыйлар, алар катгый сайлап алу турлары аша уза. Казанда да әйдаманнарны әзерли торган махсус дәресләр үткәрелә. Берничә танышым хәтта анда йөреп тә караган иде. Тик араларыннан берсе генә хыялын чынга ашырды: балалар белән Кара диңгездә урнашкан лагерьга әйдаман булып китте ул. Уку елы башында очрашкач, сөйләр сүзләре күп җыелган иде төркемдәшебезнең. Бала карау балда-майда гына йөзү түгел шул. Тик чын әйдаман авырлыклардан курыкмый инде ул. Гадәттә, әйдаман итеп күбрәк педагогик юнәлештә укыган студентларны алалар, тик бу әле башка белгечлеккә укыганнарга әйдаманлык «билеты» тәтеми дигән сүз түгел. Чөнки әгәр дә бик нык иҗади кеше, лидер да икәнсең, сине, һичшиксез, күрми калмаслар. Әлбәттә, мөстәкыйль рәвештә әзерләнү дә кирәк: балалар уеннары белсәң, төрле чаралар оештырсаң, бу сине 18 көн дәвамында «коткарачак»! Түземлелек запасын да кыштан ук «җыя» башла, балалар белән эшләгәндә сабырлык сыйфаты - иң кирәклеләренең берсе.

Сәхифәне Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: