Шәһри Казан

Нурислам Хәбипов: «Төзелеш вакытында җирнең уңдырышлы катламы юкка чыгарыла, авыл җирлегендә рөхсәтсез чүплек ясыйлар – болар барысы да кануннарны бозу дип санала»

Бер кубометр җирдә берничә миллион микроорганизм яши. Бер уч туфракны кулга алгач та, аны тере җан дип кабул итсәгез, ялгышмассыз.

Күзгә күренмәс җан ияләре белән бергә, җир шарында ел саен 5-7 млн гектар уңдырышлы туфрак юкка чыга, дип белдерә галимнәр. Моның сәбәпләре, әлбәттә, бик күптөрле, табигать үзе дә туфракка карата бик үк хәерһахлы түгел. Мәсәлән, корылыклар, су басулар, җир асты суларының эрозиягә китерүе... Сүз дә юк, кеше дә табигатькә зур зыян сала. Шул ук вакытта үзенең хаталарын төзәтергә тырышучы да ул үзе. Россиядә җирне, туфракны яклаучы һәм саклаучы булып Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек идарәсе тора. Аның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Нурислам Хәбипов белән очрашып, иң кыйммәтле булган байлык­ларның берсе - җир турында сөйләштек.

- Нурислам Нуриманович, җирне яклау, саклауда сезнең эш нәрсәдән гыйбарәт?
- Безнең идарәдә җир буенча күзәтчелек бүлеге бар. Аның эшчәнлеге тулысынча җирне яклауга, саклауга корылган. Агрохолдингмы, зур булмаган җир кишәрлеге тотучы фермермы, таләпләр һәркем өчен бер - авыл хуҗалыгы җирләре максатчан кулланылырга тиеш. Хуҗа кеше җирне үз милеге итеп алуга өч елдан артыграк вакыт үтеп, аны шушы вакыт эчендә эшкәртмәгән яки башка авыл хуҗалыгы эшләре алып барылмаган икән, Россия кануннары нигезендә, ул җавапка тартыла. Төзелеш вакытында җирнең уңдырышлы катламы юкка чыгарыла, авыл җирлегендә рөхсәтсез чүплек ясыйлар - боларның барысы да кануннарны бозу дип санала.

- Татарстанда кулланылмый торган чәчүлек җирләре бармы?
- 2015 елда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 38,8 мең гектар чәчүлек җирләре файдаланылмый. Бу - республикадагы барлык чәчүлек җирләренең 1 проценты дигән сүз. Бер гектардан 20 центнер гына уңыш алабыз дип исәпләсәк тә, 77600 тонна бөртек югалтабыз.

Реклама

- Нурислам Нуриманович, чәчүлек җирләрен максатчан кулланмау дигән төшенчәне газета уку­чыларыбызга тулырак аңлатып китик әле.
- Хөкүмәт тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланмау яки үз максатларында файдаланмауның билгеләрен күрсәтүче карар кабул ителде. Ул түбәндәгеләрне күздә тота:
- сөрүлек җирләрендә җир эшкәртү, чәчү, уңыш алу буенча эшләр алып барылмый; вак агачлар, куаклар участокның 15 проценттан артыгын каплаган;
печәнлекләрдә печән чабылмый; куль­ту­ралы печән басуының 30 проценттан артыгын чүп үләннәре баса; көтүлек җирләрендә көтүләр йөртелми.
Югарыда күрсәтелгән билгеләргә таянып, Татарстанның Россельхознадзор идарәсенә республикада мондый категориягә кергән җирләрне ачыклау, хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту бурычы куелды. Милекнең нинди төрдә булуына карамастан (шәхси җир участогы, арендага алынган яки субарендага бирелгән җир участоклары), авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кергән участоклар үз максатларында файдаланылмаса, административ җаваплылык каралган. 2015 елдан бу төр хокук бозуларга караган эшләргә штраф күләме тагын да артты. Хәзер штраф күләме җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә:
гражданнарга штраф кү­ләме җир участогының кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты (әмма 3 мең сумнан да ким түгел); вазифаи затларга кадастр бәясенең 0,5-1,5 проценты (әмма 50 мең сумнан да ким түгел); оешмаларга кадастр бәясенең 2-10 проценты (әмма 200 мең сумнан да ким түгел).
Җир участокларының кадастр бәясе артып торуы җир хуҗаларына «кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен сак­лауның мәгънәсе бармы соң?» дигән сорау тудыра. Бу очракта җир файда түгел, зыян гына китерәчәк.

- Идарә басу сөрелгәнме-юкмы икәнлеген генә күзәтәме, әллә аны кадерләп тәрбиялиләрме, тиешле хөрмәтен күрсәтәләрме дигән сорауга да җавап тотамы?
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче юридик затларның да, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыкларының да агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эррозиягә каршы таләпләрнең дөрес үтәлмәү очраклары гел очрап тора. Җир участоклары хуҗалары үз участокларындагы агротехник күрсәткечләрне белергә һәм аны гамәлдә кулланырга бурычлы. Җиргә, кимендә, биш елга бер тапкыр агрохимик тикшерү уздырылуы шарт итеп куела. Тикшерү нәтиҗәсендә туфракта авыр металл калдыклары, пестицидлар, агрохимикатлар һәм башка куркыныч матдәләр барлыгы яки туфракның нормада булуы беленә. Зарарлы матдәләр күп булу аркасында җир пычранса, уңдырышлылыгы кимесә, участок хуҗалары агрохимик чаралар кулланырга тиеш. Бу чаралар үтәлмәгән очракта, Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексы нигезендә җаваплылыкка тарту каралган. Авыл хуҗалыгы җирләрен агрохимик яктан тикшерү өчен мондый эшләргә лицензиясе булган оешмалар белән генә килешү төзергә кирәк.

- Әңгәмәбез башында урынсыз чүплек ясаулар турында әйткән идегез. Юл буйларындагы чүплекләрне күреп, йөрәк әрни.
- Җирне чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары белән пычрату - җир законын бозуның иң күп таралган төре. Нәтиҗәдә, җир физик яктан гына пычранып калмый, туф­ракның уңдырышлы катламы тыгызлана, аның су һәм һава үткәрүчәнлеге бозыла. Җирне саклау, яхшырту, җил, су эрозиясеннән саклау һәм җирнең торышы сыйфатын боза, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган башка процессларны кисәтү буенча чараларны, билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы буенча физик затларга - 20-50 мең, вазифаи затларга - 50-100 мең, юридик затларга 400-700 мең сум штраф каралган. Закон буенча җирле үзидарә органына үз территориясендә каты көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарны җыю һәм чыгаруны оештыру, шул исәптән чүп һәм калдыкларны җыю буенча санкцияле урыннар булдыру, әлеге җирлек чикләренә кергән җир участокларының, милек формасына карамастан, экологик, санитария, башка таләп­ләр нигезендә, калдык­лардан даими чистарту­ны оештыру бурычы йөкләнә. Татарстан Республикасында җир участоклары пычранган, рөхсәтсез чүп түгү урыннары булган очракта, Россельхознадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җир күзәтү бүлегенә хәбәр итә аласыз. Җир - безнең уртак байлыгыбыз, шуңа күрә аны бергәләп саклау зарур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: