Шәһри Казан

Әниләргә медальләр тапшырылды

Әниләр көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы гаиләләрне кабул итте. Күп балалы тугыз әнигә шул көнне «Ана даны» медальләре тапшырды.

Татарстанда 1,1 миллион гаилә исәпләнә, ел башыннан 28,5 меңнән артык никах теркәлгән.

2013 елдан башлап, «Зур гаилә» хәйриячелек акциясе кысаларында, җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 19 гаилә бүләккә
автомобиль кабул итеп алды. Бу тантанада исә тагын өч гаиләгә яңа машина ачкычлары тапшырылды.

Реклама

Фото: Марсель Бадыкшин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: