Шәһри Казан

Нинди көн бу?

Ирләр көне, чирләр көне, хатыннар-карчыклар көне дигән кебек, тагын бер көн пәйда булырга маташып ята. Дөресрәге, туа алмыйча азапланып ята. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Хәтта 8 мартны күләгәдә калдырырлык дәрәҗәдә чәчрәп чыккан гашыйклар - Изге Валентин көненә алмаш булырга тиешле бәйрәм ул.

Гаилә, мәхәббәт көненең дә үз легендасы, үз каһарманнары бар. Петр белән Феврониянең мәхәббәте янында Валентинның гыйшкы төссезләнеп, уңып калачак та, халык Европа каһарманы Валентинны түгел, үзебезнең «зимләк» Петр белән Февронияне сөя башлар дигән өмет белән махсус тудырылган бәйрәм. Бу бәйрәмгә нигезне шәпләп салдылар - 2008 елда Федерация Советы карары белән кабул ителде ул. Илнең ул вакыттагы Президентының хатыны Светлана Медведева бу бәйрәмнең символикасын тәкъдим иткән иде - гашыйклар көнендә «валентинка»лар өләшсәләр, бу көнне бер-береңә ромашкалар бирергә тиешләр иде.
 
Бәйрәмнең һич кенә дә популярлашып китмәве «Петр һәм Феврония» легендасының артык тормышчан булуы гаепле. Һич кенә дә өмет уятмый бу легенда.
 
Муром шәһәре кенәзе Павелның хатыны янына утлы елан килеп йөри. Чагарга түгел инде, билгеле, чыбыркы шартлатырга. Хатыны хисләренә чыдап кала алмый, хыянәте турында иренә сөйли. Павел - безнең кеше, утлы елан белән бәйләнешәсе килми, хатыны аша гына белешә - еланны ни үтерә ала икән? Елан, аңгыра, сөйгәненә әйтеп бирә - аны Петр исемле кеше үтерә алачак икән. Павел, бик сөенеп, көндәшен үтерүне энесе Петрга аударып калдыра.
 
Петр еланны үтерә, әмма елан агуы эләгеп, чирләп китә. Чирлене бары тик кыргый умарта балы белән генә дәвалап була икән, бу эшкә крестьян кызы Феврония алына. Бушлай түгел, билгеле, шарт куя - дәвалаган өчен Петр моңа өйләнергә тиеш була.
 
Билгеле инде, дәваланганнан соң, кызның Петрга кирәге калмый, куа да чыгара. Кыз да ыштансыз түгел: пистолетында запас патроннар йөртә торганнардан.
 
Егетләрнең вәгъдәләре июль томаны икәнен белә бит ул. «Ә вдруг?» дигән фикер белән Петрның тәнендәге бер урынны махсус рәвештә дәваламый калган була. Кенәз тагы чирләп егыла, тагы Феврония кирәк була, монысында инде эш ЗАГС белән тәмамлана.
 
Гади кызны хатын итеп алган кенәзне боярлар кабул итми, яшь гаилә Муромны ташлап чыгып китә. Әмма безнең халык патшасыз яши аламыни - үтереш­ләр башлангач, каты куллы кенәзне кире чакырып кайтаралар, теләмәсәләр дә, «Беренче леди»ны яратырга туры килә боярларга.
 
Картайгач, парлар ниш­ли? Дөрес. Икесе ике караватта йоклый башлый. Болар да икесе ике монастырьга китеп бара. Мәхәббәтләре шулкадәр көчле булган, күрәсең, берсен берсе эзләп тә тапмасын өчен, исемнәрен дә үзгәртәләр. Бер-берсенең каберләреннән туфрак ташудан куркыпмы шунда, бер үк көнне үлүне көтәләр, шулай китеп тә баралар.
 
Мәхәббәт, гаилә, тугрылык көненә нигез булырга тиешле легенда булды бу. Гаиләләре терелмәс чир белән ныгытылган. Тугрылык дигәне дә өч көнлек, яшь вакытта аны кем дә бергә яши, ә боларның картлыгы бит бергә түгел, аерым. Монахлыкка киткәч, гаиләдән киттеләр дигән сүз бит инде. Ә мәхәббәт кайда? Бу кыйссадагы бердәнбер яратучы - хатынга эч серләрен ышанган утлы елан бугай.
 
Инде җиденче ел кертмәкче булсалар да, бу бәйрәмне халыкның кабул итмәвен легенданың матур әкият түгел, кырыс чынбарлык булуы белән аңлатып була торгандыр. Бәйрәм көнне булса да, ниндидер серлелек, тылсым һәм матур әкият кирәк бит инде! Үзе гаилә көне, ә гаиләләре - монастырьда ялгыз үлгән баласыз ир белән хатын... Шулардан үрнәк алыргамы? Петр-Феврония тарихы биг­рәк тормышчан, чабудан тартып, җиргә төшерә. Ярый әле кыйсса азагында икесе сугышып китеп, участковый кереп, аралап йөрми боларны дип куанып куясың хәтта.
 
Бәйрәмнең символы итеп ромашканы кабул итү дә аңлашыла. Мәхәббәт көнендә багып утырыгыз ромашка белән - ярата-яратмый, ярата-яратмый...
 
Мондый реаль тарих кирәкми безнең халыкка. Безгә әкияти герой кирәк. Минемчә, мәхәббәт һәм гаилә көне дип безнең халык үлеп яраткан «Ирония судьбы или с легким паром» фильмы туган көнне атап булыр иде. Менә ул фильм - чын матур әкият, ичмасам!
 
36 яшьлек буйдак Женя Лукашин әнисе җилкәсендә яшәп ята. Бу кайчан да булса миңа өйләнер дип, аны Галясы көтеп яши. Менә хәзер! Дуңгыз булганчы эчеп икенче шәһәрдәге яшьрәк тә, матуррак та Надяны күргәч, Галясы онытыла моның. Бу алкоголикны күргәч, Ипполитын көтеп яшәгән Надяның да планнары үзгәреп куя. Женяның Надяны суырып үбеп алган момент фильмның кульминацион моменты - тәки эләктерде кызны! Бераз исерек күргән кешеләр белә торгандыр - бу вакытта Женяның авызы август азагындагы авыл мәктәбе бәдрәфеннән дә болайрак булырга тиеш, аннан аңкыган перегар исеннән фатирдагы барлык тараканнар үлеп беткәндер, әмма Надяның «бер күрүдә туган» мәхәббәте барлык сасы исләрдән дә өстен! Фильмның идеясе безнең халыкка бик туры килеп тора. Ирләргә дә якты өметләр бирә фильм: дуңгыз булганчы эч, бернинди планнар төземичә өеңдә тик ят, махмырдан чыгып килгән бер мизгелдә матур һәм яшь хатын кочагында булырсың. Ханымнар да бик ярата фильмны - үз-үзеңне кызганып, еллар буена җен урынына эшләп тик йөр, көннәрдән бер көнне ак аттагы ук булмаса да, «белая горячка»дагы берәр шәп егет... дип үк әйтеп булмаса да, ирләрнең беренчел җенси билгеләренә ия адәм заты фатирыңа бәреп керер дә, ваннаңа кереп косып чыккач, «яратам» дип әйтер. Косса соң! Табиб бит ул, дәва максатында гына эчә... Юып чистартсаң, ничава гына, яшәрлек. Шәп бит. Happy end.
Менә шундый, ахыры бәйрәм булган әкияти бәйрәм кирәк безгә.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: