Шәһри Казан

Нияз Халитов: «Сөембикәнең җәсәден каян эзләргә?»

Реклама

Нишләп безнең Чыңгыз тамырыннан килгән хан сөякләре кайдадыр тузан җыеп ята? Архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлек­лесе Нияз Халитов әлеге теманы совет чорында ук кузгаткан булган.
Бик күп гыйльми, тарихи эчтәлектәге китап­лар авторы Нияз аганың быел сигез хезмәте Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

- Тарихчы буларак, ханнарыбыз сөякләре язмышы мине гел борчый. Минем өчен бу - бик кызыклы тема, - ди галим. - Чыннан да, бу турыда җәмгыятьтә беренче булып аваз салдым шул. Совет дәверендә үк шушы мәсьәләгә юнәлеш тоткан идем. Бер зур җыелышта Альфред Халиковтан: «Нишләп безнең Чыңгыз тамырыннан килгән хан сөякләре кайдадыр тузан җыеп ята?» - дип сорадым.

Археология бүлеге җитәкчесе буларак, бу сорау аңа бик ошап бетмәгән иде. «Барысы да тәртиптә, тиешле, ышанычлы урында саклана. Вакыты җиткәч, хәл итәрбез», - дип җавап кайтарды ул. Җавап мине канәгатьләндермәде. Бу теманы алга таба да кузгата башладым. «Молодежь Татарстана» газетасына зур мәкалә яздым. Фикерләр төрле булды. Сөембикә манарасы янына мавзолей төзергә тәкъдим иттем. Рөстәм Зәбиров бик яхшы проект ясады. Каберләрнең берсе - Мөхәммәтәминнеке, тагын берсе - Мәхмүтнеке дигән фаразлар бар. Моны ничек ачык­ларга - мин анысын аңламыйм. Әмма аларның безнең ханнар икәне төгәл билгеле. Алар тиешенчә җирләнергә лаек.

Бөек Чыңгызыйларның пантеоны булырга тиеш! Касыйм шәһәреннән Сөембикәне эзләп табып, монда күчереп күмәргә теләүчеләр дә бар. Бу инде - авантюра. Аны табып булмый. Касыймда кыл да кыймылдамаган. Иске зират бөтенләй беткән, эзләре дә калмаган. Сөембикәнең җәсәден каян эзләргә? Шаһгали төрбәсендә ул юк. Сөембикә кайдадыр башка җирдә дәфен ителгән. Ханнарыбызның каберләрен барларга кирәк, анысы бәхәссез, - ди ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: