Шәһри Казан

Норвегиядә балалар дәүләт милке булып санала

Норвегиядә гадәти гаилә институтына чираттагы һөҗүм оештырыла. Гаилә, балалар эшләре һәм социаль мәсьәләләр министрлыгы балаларның иминлеген бәяләүнең яңа чикләрен кертү турында доклад әзерләгән. Министр Аудун Лисбаккен фикеренчә, газиз балаларын тәрбияләүдә ата-ана моннан соң өстенлектән файдаланырга тиеш түгел. Хәзер Норвегиядә туган яки бу илгә алып киленгән һәр бала үз әти-әнисенеке түгел,...

Реклама

Норвегиядә гадәти гаилә институтына чираттагы һөҗүм оештырыла. Гаилә, балалар эшләре һәм социаль мәсьәләләр министрлыгы балаларның иминлеген бәяләүнең яңа чикләрен кертү турында доклад әзерләгән. Министр Аудун Лисбаккен фикеренчә, газиз балаларын тәрбияләүдә ата-ана моннан соң өстенлектән файдаланырга тиеш түгел. Хәзер Норвегиядә туган яки бу илгә алып киленгән һәр бала үз әти-әнисенеке түгел, ә дәүләт милке булып саналачак. Норвегиялеләрнең мондый шартларда бала табарга бик атлыгып тормыйча, чит кеше балаларын тәрбиягә алуны өстенрәк күрүләре аңлашыла болай булгач. Өстәвенә гаиләгә бала алып тәрбияләүчеләргә анда зур акчалар түләнә. Шуңа да биредә андыйлар бихисап. Дөрес, министр бала өчен газиз ата-анасы янында үсүнең яхшы икәнлеген кире какмый. Әмма дәүләт теге яки бу баланың үсешенә кечкенә генә киртә тууын күрсә дә, ул башка гаиләгә биреләчәк икән.
Ата-ана үзләренә бөтенләй таныш булмаган бер чит кешенең гаилә эшләренә тыкшынып, бала тәрбияләргә өйрәтүенә әзер булырга тиеш. «Сезнең ни эшегез бар?» - дип борып җибәрә алмыйсың. Ә акыл өйрәтергә сәбәпләр чыгып кына тора. Аларда балаларны каникулларга башка илләрдәге әби-бабайларына җибәрү, ялгыш кына срогы чыга башлаган эремчек ашату, баланың тешендә кариес булу, аның артык кычкырып көлүе дә баланы әти-әнисеннән алып, икенче гаиләгә бирүгә нигез булып тора ала. 2010 елда 11 300дән артык бала шулай үз гаиләсеннән аерып алынган. Барневарн (балаларны яклау хезмәте) корбаннары арасында россиялеләр дә күп. Бүгенге көндә Норвегиядә 13 россияле бала әти-әниләреннән көчләп аерып алынган һәм башка гаиләгә беркетелгән.
Баланы гаиләдән ата-ана ризалыгыннан башка алып китү биредә берни тормый. Әгәр инде бер баланы гаиләдән алырга ният иткәннәр икән, уйлап чыгарылган сәбәпләр дә эшкә җигелә биредә. Бу адымны ясар өчен суд карарының таләп ителмәве эшне бөтенләй җиңеләйтә. Ата-аналарның барысы да балаларын кире кайтаруларын таләп итеп судка мөрәҗәгать итәргә дә курка. Юкса балалары белән болай да бик аз бирелгән күрешү сәгатьләрен бөтенләй чикләргә мөмкиннәр бит.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: