Шәһри Казан

Нәрсә белән юасың?

«ШК» журналисты порошок составын өйрәнде

Савыт-саба юа торган гельләр, төрле порошокларга хәзер күнектек инде. Алар аш бүлмәсенең түрендә үк булмаса да, иң күренә торган урында кәпрәеп утыралар. Майлы савыт-сабаны башкача ничек чистартып буласын белмибез дә шикелле. Уңайлы әйбергә тиз ияләшәбез - губкага тамызасың да рәхәтләнеп юасың. Тик менә бу гельләр һәм порошокларның кешегә китергән зыяны, табигатьне пычрату дәрәҗәсе турында уйларга вакытыбыз җитми.

Бөтен Россиягә танылган көнкүреш химиясен җитештерүче Казан компаниясе чыгарган порошокның составын укып чыккач, аптырашта калдым әле. Менә нәрсәләр язылган анда: 5% ПАВ, 5% исләндергеч компонент, 5% сульфатлар. Газ плитәләрен, кәстрүлләрне, раковиналарны юар өчен чыгарылган бу порошокның 15 процентында нәрсәләр барлыгы язылган, ә калган 85 проценты нәрсә икәнлеге турында ләм-мим? Бу хакта күпме генә баш ватсам да, төгәл җавап таба алмаячагым көн кебек ачык. Шуңа да компаниянең кайнар элемтә бүлегенә шалтыратып карадым. Анда автоответчик сөйли икән, шул синең соравыңны, теләк-тәкъдимнәреңне яздыра да яңадан шалтыратырга сүз бирә. Әмма шалтыратуыма тиз генә җавап бирүче табылмады. Бер атна көткәч, яңадан шалтыраттым, тагын теге тимер тавыш вәгъдәләр белән сүзен төгәлләде. Бу юлы ике атна көттем. Әллә, минәйтәм, минем сорауга җавапны андагылар үзләре дә белмиме, әллә белеп тә җавап бирергә теләмиләрме? Өченче тапкырда әдәп‑әхлак саклап тормадым, телефонның тимер чыбыкларын да эретерлек итеп әйтәсемне әйттем. Бу юлы көттереп тормадылар. Мөлаем тавышлы бер кыз шалтыратты.

- Сезнең соравыгыз нинди? Яңадан кабатлагыз әле? - диде.

- Чистарткыч порошогыгыз составындагы язылмаган 85 процентның нәрсә булуы кызыксындыра мине. Калганнарын да тулырак аңлатсагыз иде. Нәрсә ул ПАВ?

- ПАВ ул - поверхностно активные вещества, бик актив матдәләр дигән сүз. Алар майны, пычракны эретеп юкка чыгаралар. Биш процент сульфат ул - чистарткыч матдә, биш процент хуш исләндергечләрнең нәрсә икәнлеген үзегез дә аңлыйсыздыр. Ә калган 85 проценты - бик вак итеп төелгән мәрмәр.

- Порошокның 400 граммын 25 сумга сатып алдым. Мәрмәр шулай очсыз йөримени ул?

- Юк, бу сез күз алдына китергән мәрмәр түгел.

- Ә нинди мәрмәр?

- Анысын мин сезгә әйтә алмыйм. Сау булыгыз.

Менә шундый сөйләшү килеп чыкты. Порошок дип мәрмәр алып ятабыз икән бит. Төгәл генә нинди мәрмәр икәнлеген аңлата алмасалар да, мәрмәр мәрмәрдер инде ул. Моңа сөенергә, көенергә дә белмәссең. Ә менә теге ПАВ, сульфат дигәннәре бер дә җүнле нәрсә түгел, чын химия инде. Анысын аз гына күләмдә кулланганда бернәрсә дә булмый бит диярсез. Аз гына түгел шул ул. Көн саен савыт‑саба юабыз, аш бүлмәсен чистартабыз. Тамчыдан күл җыела диләрме әле. Россия Экология министрлыгындагы кеше сәламәтлеген саклау буенча оештырылган лабораториядә кызыклы гына тикшерү уздырганнар. Аның нәтиҗәләре буенча кешенең елына уртача бер стакан шушындый чистарткыч гель һәм порошокларны эчкәнлеге ачыкланган. Аларның шактый гына өлеше юылган савыт-сабада кала һәм ризык белән безнең ашказанына эләгә. Ә савыт-сабада калмасын өчен кимендә 15 секунд агымсу астында чайкап торырга кирәк. Кем шулай эшләп торсын икән ул? Нәтиҗәдә, рәхәтләнеп ризык белән бергә җыен ПАВ, НПАВ һәм тагын әллә нинди фосфатлар, сульфатлар һәм мәрмәр ашыйбыз. Бу исә яман чир, бавыр һәм ашказаны авырулары килеп чыгуга сәбәпче булып тора. Бигрәк кыйммәткә төшкән чисталык...

Европа илләрендә кер юу порошокларына фосфатларны, сульфатларны салуны тыя башлаганнар. Чөнки дәүләт дәрәҗәсендә эшләмәгәндә табигать әлеге порошоклардан алган зыянны үзе генә күтәрә алмаячак икән. Алар туфракны, җир асты суларын бик зур тизлектә зарарларга сәләтле, агулы матдәләр булып саналалар. Ә бездә исә хәтта иң «зыянсыз» дип саналган балалар кер юу порошогында да бу фосфатлар беренче урында тора. Кыскасы, дөньяны, әйләнә-тирәбезне чистартабыз дип, без, киресенчә, пычратабыз булып чыга. Ә болай пычрануны беркайчан да чистартып булмаячак. Шуңа да савыт-сабаны юганда горчица һәм лимон кислотасы, чәй содасы барлыгын да онытмасак иде. Алар савыт-сабаны төрле гельләргә, порошокларга караганда әйбәтрәк ялтырата (үзем сынап карадым), кешегә дә, табигатькә дә зыянсыз. Ә керләрне, кайчакта булса да, гади кер сабыны белән юсагыз, кипкәч, алардан саф ис килеп торганын сизәрсез. Кибетләрдә чит илдән кертелгән фосфатсыз, сульфатсыз кер юу порошоклары да бар. Тик алар бик кыйммәт. Бәлки, якын киләчәктә үзебездә дә гади көнкүреш өчен кирәк булган шушындый зыянсыз порошоклар барлыкка килер. Ни дисәк тә нанотехнологияләр, төрле идеяләр үсеше заманында яшибез бит.

Гүзәл Исмәгыйлева, химия фәннәре кандидаты:
- Әлбәттә, бу чистарткыч матдәләрнең кешегә булган зыяны бәхәссез. Шулай да аларның табигатькә зыяны күбрәк. Нәкъ менә шуның өчен дә Европа хәзер төрле фосфатлар һәм сульфатлар кушылган порошоклар чыгарудан баш тарта. Безнең илдә дә, экологияне саклау максатыннан, чистарткыч җайланмаларның көчен арттыру өстендә эш алып барыла. Шуңа да савыт‑саба юган вакытта суга эләккән зарарлы матдәләрнең күп өлеше чистартыла. Ә кешегә зыянын киметү өчен, савыт-саба, кер юган вакытта һәрвакыт перчаткалар кияргә киңәш итәр идем. Чайкаганда су кызганмагыз, кер юу машинасында да һәрчак өстәмә чайкау функциясен кабызыгыз. Күбрәк чайкаган саен, зарарлы матдәләр дә әйбәтрәк юылып төшәчәк.

Реклама

Фото: Дамир Бәдриев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: