Шәһри Казан

Нәрсә әйтергә теләдең, әти?

Яу кырында калган дусларыңны Чыгармадың, әткәй, хәтердән. Батырларга мәңге рәхмәтле без - Алар илгә Җиңү китергән. (Рөстәм Сәйфулла улы язган җырдан өзек) «Сөйләр сүзләр бик күп алар, Иренмичә сөйләсәң», - дип язган бер шигырендә фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим. Һәр мизгеле - айларга, атылган һәр пулясы кеше гомере бәрабәренә торган озын сугыш...

Яу кырында калган дусларыңны
Чыгармадың, әткәй, хәтердән.
Батырларга мәңге рәхмәтле без -
Алар илгә Җиңү китергән.
(Рөстәм Сәйфулла улы язган җырдан өзек)
«Сөйләр сүзләр бик күп алар,
Иренмичә сөйләсәң», -
дип язган бер шигырендә фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим. Һәр мизгеле - айларга, атылган һәр пулясы кеше гомере бәрабәренә торган озын сугыш елларын кичеп чык та кешеләргә сөйләр сүзең күп булмый диме соң?! Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылында туып-үскән, шуннан сугышка чыгып киткән, Берлиннарны урап, яңадан шунда әйләнеп кайткан Сәйфулланың да фронт истәлекләре аз булмагандыр, әмма никтер сөйләгәнен хәтерләмиләр. Җиде улының берсе - Рөстәм атлысы, вакытында боларны әтисеннән сөйләтеп калмавы өчен үзен гаеплерәк тә санап йөри. Тик фронт хатирәсен үзе сөйләргә теләмәгән Сәйфулла! Ни дип сөйләсен, Сәйфулла белән Рауза пәһлевандай җиде улын сугыш эшенә өйрәнсен дип, сугышка әзерләп үстермәгәннәр, ләбаса, киресенчә, аларның, төпле белем белән, иң кешелекле, иң тыныч һөнәр алуына фатиха биргәннәр. Дүртесе укытучы, икесе табиб, берсе игенче-агроном - нәрсәгә аларга сугыш?! Җиде улының бишесе, өстәвенә, тагын биш оныгы фәннәр кандидаты булды. Рөстәмнең, үзеннән тыш, ике кызы, ике кияве фән кандидаты, өченче кызы бе
лән кияве дә шуңа әзерләнә. Белемнәре, тырышлыклары белән кешеләргә игелекле хезмәт итү өчен илдә иминлек булу кирәгрәк аларга. Әти-әниләре аларны һәрвакыт кеше белән дус яшәргә, кыйнашмаска өндәп үстерделәр бит. Аларның җиде пәһлеваны сугыш чукмары булып үссә, тфу-тфу, Бизнә авылында яшәрлек тә булмас иде.
Балаларына сөйләмәсә дә, сугыш истәлекләре Сәйфулланың җанында гына түгел, йөрәгенә тиеп, үпкәсе белән ашказанын тишеп үтеп, умыртка баганасына оялаган дошман пулясында да гомере буена саклана иде үзе. Фашистлар өне туздырылды, сугыш, ниһаять, тәмамланды дигән көннәрдә генә арттан атып яраладылар аны. Операция өстәлендә мәңгелеккә китүенә дә шул пуля сәбәпче булды. Яралы ветеран солдат соңгы сулышында хирург улының кулын каты итеп кысты... Менә унсигез ел инде Рөстәм әфәнде әтисенең бу ишарәсен аңларга теләп, уйлана да уйлана. Ни әйтергә, улының кулын кысып, нәрсә тапшырырга теләде икән әтисе? Уйланган саен, соңгы кул җылысы аша әтисеннән кабул итеп алгандай тоелган вазифалары арта бара аның. Сәйфулла, беренче сүз итеп: «Улларым, үзегезнең кайсы авылдан, нинди нәселдән булуыгызны онытмагыз, шанлы бабаларыгызга лаек булыгыз!» - дияргә теләгәндер, мөгаен. Рөстәм Сәйфулла улы байтагын үзе язып, Фаяз Хуҗин, Нәҗип Нәккаш кебек билгеле тарихчы-галимнәрне, рәссамнарны, Марсель Гарипов, Әнвәр Хәйри, Шаһинур Мостафин кебек каләмле дусларын да җәлеп итеп, «Безнең тамырлар - Бизнәдә!..» исемле 559 битле бик затлы китап чыгарды. Чүпрәле төбәгенең данлы тарихы да, күркәм кешеләре дә тәфсилләп сурәтләнгән анда. Әлеге эзләнүләре нәтиҗәсендә, Рөстәм Сәйфулла улы үзенең унөченче буын бабаларын ачыклый алды.
Үз нәселен аерып алып күтәрергә-күрсәтергә ом­тылуның, тәкәбберлекнең мыскалы да юк анда. Җиңү көненә атап язган җыр сүзләрен дуслары белән тикшергәндә дә әледән-әле: «Мин әтиемне генә түгел, фронтовикларның һәммәсен күздә тотып яздым, җыр нәкъ шулай яңгырасын иде», -дип кабатлый. Җыр язарга алынуы да әтисенең тел белән әйтелмәгән тагын бер васыятен үтәү кебегрәк килеп чыкты бит. «Җиңү яулашкан, яу кырында ятып калган илдәшләрне беркайчан да онытмагыз, бу Җиңү күп корбаннар бәрабәренә, зур авырлык белән яуланды, кадерен белегез!» - дип тә әйтергә теләгәндер кебек аңа әтисе соңгы сулышында.
Әгәр Сәйфулла фронт хатирәләрен сөйләргә уйласа, сүзен юлга кузгалган көненнән башлар иде, мөгаен. Алар күршедәге Мунчәли авылыннан Ләбиб белән бергә киттеләр. Ләбибнең унбер айлык улы бар иде, Рафаил исемле. Аерылышканда шул баланың әтисенә сарылып елавын һич оныта алмады Сәйфулла. Үзе әле өйләнмәгән яшь егет иде ул. Әмма ул үскән Атаулла белән Маһриҗамал гаиләсендә балага Ходай бүләк иткән изге бер нәрсә итеп карыйлар иде. Атаулланың беренче хатыны, өч баласын калдырып, ачлык елында вафат була. Яңа хатыны тагын биш бала таба. Сигез баласын да кагылу-сугылуларсыз, ачлык афәтен артык сиздермичә үстерә Атаулла. Сигез баланың бердәнбер исәне Марифә әби әтисен саран түгел, сакчыл иде, дип хәтерли. Шул сакчыллыгы белән, кемгәдер базда саклап тоткан берничә бәрәңгесеннән, кемгәдер бер-ике уч оныннан өлеш чыгарып, ач авылдашларына да булыша алган. «Мин үзем дә кешегә ярдәм итәргә тырышам, савабы күп аның», - ди Марифә әби. Атаулла бабай 8-9 яшендә Бакуга китеп, аннары шахтада, аннан соң Себердә эшләп кайткач, авылдагы әтиләренә йорт салып биргән. Йөкләрне арбасы-ние белән күтәрә алырлык пәһлеван булган ул, бер эштән дә курык­маган. Ә менә колхозга керергә теләмәгән. Җирләрне тота-каба тартып алуларын күтәрә алмаган, заманында җир өчен шул чорның хакимияте белән низаглашып бәетләргә кергән хөр рухлы тарихи төбәк улы ләбаса. Әлеге үҗәтлеге өчен Спас төрмәсенә дә эләккән. Чирләтеп кайтарганнар аны. Ул ябылуда чакта, өй түбәсе такталарын кубарып алып киткәннәр, гаиләнең атын-сыерын тартып алганнар. Өй тулы яшь баласы елашып калган. Кешеләрнең күп төрле ялгышларын кичерергә мөмкин иде Атаулла, ләкин сабыйлар күз яшенә сәбәп булган гамәлләрне гафу итә алмады. Үзе бит ул балаларын каты орышып рәнҗетүдән дә тартына иде. «Мин сезне яңа әниегез каршында гына орышам, шулай кирәк, рәнҗи күрмәгез, балаларым!» - дигән ул бервакыт үз әнисез калган балаларына. Ә күзләрендә наз һәм яшь булган.
- Бабай бер елны көтү дә көткән, - дип, Марифә апасының сүзен сак кына бүлә Рөстәм әфәнде.
- Анысын сөйләмәсәк тә буладыр, - дип каршы төшмәкче була апасы. Ә Рөстәм әфәнденең бу хакта беренче генә уйлануы түгел, күрәсең, фикерен кистереп әйтә:
- Әти кешенең үз балаларын ач итмәү, гаиләсен кешечә яшәтү өчен эшләгән бер эше дә, әгәр ул җинаять булмаса, түбәнлек санала алмый. Мин дә, институтта укыган чагымда, урам да себердем, каравылда да тордым, башкаларыбыз да шулай укыды. Аллага шөкер, кулларыбызга себерке ябышып калмады!..
Атаулла улы Сәйфулла да эш аралаучылардан булмаган. Сугышларда җиңү яулашып кайткач, авылында бригадир да, клуб мөдире һәм физкультура укытучысы да булып эшләгән, соңрак ат белән кибетләргә товар ташыган, хуҗалыгында күп мал асраган, умарта тоткан. Шахтада акча эшләп кайтып, яңа өй җиткерергә тотынганнар. Ул арада күршеләреннән ут чыгып, төзелә торган өйләре янып беткәч, бернәрсәсез калу хәсрәтен дә кичергәннәр. Шөкер әле, балаларына ул-бу булмаган, ут эчендә каласы бер малайны (Равилне) Марифә апасы алып чыккан. Апа үзе моны белми дә, туганнары сөйләве буенча гына исендә калган. Берсе хакында икенчесе нык кайгыртып яши торган нәсел дәвамчылары шул алар. Үзенә генә түгел, тора-бара улларының һәрберсенә үз куллары белән йорт төзешкән Сәйфулла. Марифә апа сөенеп сөйли әнә: «Берсенең ызбасын атна-ун көн төзешә иде дә, фәлән улымның эше арттарак калды, дип, аныкына, аннары тагын башкасыныкына күчә иде, абый соңгы көннәренә кадәр авыруын да сиздермәде. Малай чагыннан шундый тырыш булып үсте инде. Әби-бабай төен күтәреп кайтса, каршыларына йөгереп барып булыша иде. Беребез дә урамда трай тибеп йөрүне белмәдек. Абый урамга уйнарга чыкса, безнең күршеләр үз балаларына: «Әнә Сәйфулла урамга чыкты, барыгыз, сез дә чыгыгыз, ул кергәндә, сез дә керегез», - дип әйтә торган булганнар».
Сөйләргә яратмаган дисәк тә, сугышның бер авыр хатирәсен үз күңелендә генә саклап кала алмаган Сәйфулла. 1942 елда сугышка алынгач, Оренбург өлкәсенең бер шәһәрчегендә бераз өйрәнү сыман нәрсә үткәреп, аларны авыр хәлдәге Ленинград юнәлешенә җибәргәннәр. Бүләккә бирелгән «Ленинград оборонасы өчен» медале дә раслый моны. Аннары - Беренче Украина фронты, Суворов орденлы, Станиславский исемендәге понтон күперләр төзү бригадасы. Ләбиб белән гел бергә алар. Ләбиб - сапер, Сәйфулла - пантонер, ягъни пантон күперләр төзүче. Бу хезмәт бик зур физик көч сорый, Сәйфуллаларга кайчакларда баһадир гәүдәле Ләбиб тә булыша. Алар үзара: «Туган!» - дип кенә эндәшешәләр. «Әй Сәйфулла туган, киемнәреңне киптереп кияргә дә өлгермисең бит», - дия торган булган Ләбиб. Менә беркөнне Ләбиб елга ярында мина эзләгәндә, ә Сәйфулла күпергә субайлар сугып йөргәндә, яннарында гына снаряд төшеп ярыла. Шартлау дулкыны Сәйфулланы су эченә ата. «Туган, син исәнме?» - дип, Ләбибкә ташлана ул. Әмма дусты мәңгелеккә күзләрен йомган була. Шатлыклы Җиңү көненә якынлашканда гына бит... Сәйфулла шунда аулаграк урын табып кабер казый да, ләхет алып, мөмкин булганча шартын китереп, Лә­бибне җирли. Ә күз алдында - әтисеннән елап аерылышкан Рафаил. Ләбибнең һәлак булуын, аны саклап кала алмавын сабыйга ничек сөйләп аңлатыр ул? Рафаилне үз улыдай якын иткән, гаиләләренә баргалап, ярдәм иткәләп яшәгән дуслыкка тугры Сәйфулла.
Сәйфулла кичкән авыр сугышның тагын кайбер эпизодларын аны сугышчан бүләккә тәкъдим итү кәгазьләреннән күз алдына китерергә була. Менә кызылармеец Бакиров, зур төгәллек белән, берьялгызы фарватерда күпер рамнары урнаштырып йөри. Шулчак понтон күпернең корыч арканы өзелеп, куркыныч хәл туа: сугышчы бер мизгелгә генә каушап калса да, ычкынып, агым уңаеннан түбәнгә омтылган кисәкләр яңа төзелә торган күперне җимереп алып китәчәк! Әмма каушатырсың Бизнәнең башбирмәс, тәвәккәл Атаулла улын! Ул запас понтоннан трос салдырып ала да, күпергә ыргылган җимергеч көчне бәйләп, шпильгә беркетә. Гамәленә күрә әҗере инде: аны «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр.
1944 елның августында бер елга кичүендә Бакиров паромчы булып эшли һәм, өстән бомба, пулялар явып торуга карамастан, 14 сәгать эчендә 42 рейс ясап, иптәшләрен сокландыра. Шулчак дошман уты эләгеп, паром җимерелә һәм бата башлый, ә анда 45 миллиметрлы туп та була. Сәйфулла, ике иптәшен ияртеп, тупны коткарырга ташлана. Тартып чыгарылган туп тагын бик күп һөҗүмнәрдә катнаша әле, ә Бакиров бу көндәге батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә.
1945 елның 16 апрелендә Нейсе елгасын кичкәндә, дошман снаряды причалны җимерә. Бәйдән ычкынып, агымга эләккән өч понтон җәяүле солдатлар чыгып бара торган һөҗүм күперенә якынлаша. Менә-менә зур һәлакәт булырга мөмкин. Рядовой Бакиров, бернигә карамый, суга ташлана һәм, үзе кебек үк рядовой Седунов ярдәмендә (башка иптәшләре сафтан чыккан була), понтоннарны юлларыннан туктата да күпер төзеләчәк урынга тартып китерә. Бу минутларда Сәйфулланың ниләр кичергәнен без инде беркайчан белә алмаячакбыз.
Аның хирург улы Рөстәм турында, авыр операциядән соңгы үтә киеренке мизгелләрдә кычкырып җырлап бушана, дип сөйлиләр. Бәлки, Сәйфулла да җырлап җибәргәндер яисә, күңеле йомшарудан, күз яшьләрен сөрткәндер. Күпме сугышчан дусларын кораллары-ниләре белән суга батудан саклап калдылар бит! Ә командование, һәлакәтне булдырмый калудагы тәвәккәллеге өчен, Сәйфулланы 3 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләгән. Сәйфулла солдатның соңгы батырлыгы да, ахыргы бүләге дә түгел әле бу. Тагын бик күп юбилей орден-медальләре дә алган, умыртка баганасында мәкерле пуля утырган килеш туктаусыз эшләп йөрүендә дә, талантлы, киң күңелле җиде ул - Сабан туйларының җиде көрәшчесен үстерүендә дә аның гайрәтлелеге чагылган.
...Казанның 18 нче шә­һәр клиник хастаханәсе баш табибы Рөстәм Бакировның эш бүлмәсендә телефон чылтырый. Оныгы. Ачылып җитмәгән үз телендә тәтелди дә тәтелди: «Бабай, бабай», - дигәне генә телефоннан читтә дә ишетелеп тора. Ә Рөстәм әфәнденең бар булмышы чәчәк ата. Кычкырып җырлап та җибәрер, күз яшьләрен дә сөртеп алыр сыман ул бу минутларда. Карагызсана, сабый оныгыгыздан «әби, бабай» сүзләрен, балагызның беренче тапкыр «әти, әни» дигәнен ишетү өчен генә дә бу дөньяда яшәрлек һәм тырышып эшләрлек ләбаса, кайберәүләр шуны ник аңламый икән, дип борчыладыр кебек ул. Безнең ерак бабайлар, балаларын җирле, димәк, ризыклы итү өчен, хакимият белән тигезсез алышка чыкканнар; әтиләребез, балалар хакын хаклап, утларга кергәннәр; нигә безнең буын алардан көчсезрәк, мескенрәк булырга тиеш әле, дип тә уйлыйдыр, ихтимал. Уйланмаслыкмыни?!
Рәфыйк Шәрәфиев,
СССРның Матбугат отличнигы,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: