Шәһри Казан

Очучы да бер генә тапкыр ялгыша

Узган атнада Кемерово белән Новосибирск өлкәләре чигендә гадәти үк булмаган юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Аэродромга утырырга җыенган Л-410 самолеты трассадан барган йөк машинасының түбәсенә шассилары белән кагылып узган. Һава транспортының авырлыгын һәм хәрәкәт тизлеген исәпкә алганда, бу «сыйпап» узуның куәтен күз алдына китерү авыр түгелдер. Иң мөһиме - вакыйга зур...

2010да - 10, 2011дә - 19
Бу хәлнең күңелсез нәтиҗәләрсез тәмамлануын Ходайның мәрхәмәте дип кабул итәргә кирәктер. Алайса, соңгы елларда самолетларның бер-бер артлы җиргә егылып төшүләрен күзәтергә туры килде. Әйтерсең лә җирнең тарту көче нык артып киткән дә, самолетлар аңа каршылык күрсәтә алмый башлаганнар.
Статистикага күз салыйк. 2010 елга кадәр Россия елына берничә авиаһәлакәт белән генә чикләнә иде әле. Ә 2010 белән 2011 еллар һәлакәтләрнең бу төренә аеруча бай булып чыктылар. 2010 елда аларның саны төгәл ун, иң зурысы - Польша Президенты Лев Качинский очкан Ту-154нең, көчле томан аркасында, Смоленск аэродромы янында җиргә бәрелүе. Узган елны әлеге комсыз күрсәткечнең исәбе 19га җитте. Шулай барса, белгечләрнең фаразлары буенча, үтә дә уңышсыз килергә тиешле 2012 елның бу мәсьәләдә тагын да ерткычрак булуын көтәргә мәҗбүр идек. Аллага шөкер, ул 2011 елның 7 сентябрендә булган соңгы авиаһәлакәттә тукталып калды. Шунысы гына кызганыч, әлеге нокта тулы бер хоккей командасы уенчыларының гомерләре бәрабәренә куелды - 7 сентябрьдә җирне «сөзгән» Як-42 Ярославль шәһәренең «Локомотив» командасын уенга алып баручы самолет иде.
Ә иң аянычлысы - 2011 елгы шул 19 авиаһәлакәттә барлыгы 136 кешенең гомере өзелде.

Гаеп нидә, кемдә?
Ау сезоны башлангач, атылып, җиргә егылып төшкән үрдәкләрдәй, самолетларның шулай еш һәлакәткә очрауларын ничек аңлатырга соң? Юк, соңгы ике елда Россия территориясенә кергән җирнең тарту көче аз гына да артмаган, гаеп тышкы факторларда гына да түгел икән. Белгечләрнең исәпләвенчә, авиаһәлакәтләрнең 80 процентында очучылар гаепле.
«Локомотив» командасын тулы составта теге дөньяга озату очучыларның хатасы аркасында булуы дәлилләнгәч, Россиянең очучыларны әзерләүче уку йортларында махсус тикшерү үткәрелә башлаган иде.
Прокуратура инспекторларының игътибарын аеруча да Богорыслан шәһәрендәге очучыларны әзерләүче училище һәм Троицк шәһәрендәге авиация техник көллияте җәлеп иткән, аларда студентларны һөнәргә өйрәтү тәртибен бик тупас бозу фактлары ачыкланган. Әлеге уку йортларында белем алучыларның очкычларда тиешле үрнәктә өйрәнү узмаганнарын белгәч, прокуратура Санкт-Петербургның гражданнар авиациясе университетының җитәкчесенә сорау юллаган. Әлеге ике уку йорты да шул университет карамагына керә. Сорау тикшерелгәннән соң, Богорыслан училищесын тәмамлаган 78 студентның дипломнары гамәлдән чыгарылган.
Уйлап кына карагыз, 78 диплом! Һәрхәлдә, белем күрсәткечләре тиешле дәрәҗәдә булмаган ул 78 студентның барысы да самолет штурваллары артларында урын алмаган булырлар иде. Әмма шундый бәхеткә ирешкәннәренең кулларына үзебезнең гомерләребезнең иминлеген ничек курыкмыйча тапшырырга?! Белгәнебезчә, очучы да, сапер сыман ук, гадәттә, бер генә тапкыр ялгышырга өлгерә. Мисал өчен, шул ук 7 сентябрь көнге авиаһәлакәт очучыларның берсенең ялгыш тормоз педаленә басуы аркасында гына булган.
Ике ел эчендә Россияне шаулаткан авиаһәлакәтләр сериясеннән соң, хәзер күпчелек кешеләр сәяхәтләр өчен коры җир транспортларына өстенлек бирә. Әмма очарга базучылар да юк түгел, бу сайлауда хәлиткеч рольне юл газаплары булмау, уңайлылык, кирәкле урынга тиз барып җитү факторлары уйный. Очучыларны әзерләүче уку йортларында студентларга тиешле дәрәҗәдә белем бирелүгә, булачак очучыларның практика сәгатьләре җитешле булуына максималь югары игътибар бирелә күрсен иде инде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: