Шәһри Казан

Оешмабыз ай саен олылый

Табигатьтә көзне кышлар, язлар алмаштыра. Кеше тормышына килгән көзләр генә башка китми. Алай да, язлар үтте, көзләр җитте дип, ямансулап утырмыйбыз. Хәер, һәр чорның үз матурлыгы, күркәмлеге. Еллар күтүмкәсе зурая барган саен, тормыш кыйммәтләренә карата караш үзгәрә, нәрсәләрдер инде артык йөккә әйләнә, бәһасен югалтып, төшеп тә кала. Өлкән яшьтәгеләр өчен...

Өлкәннәр көне дә ел саен бик җылы үтә. Бергә эшләгән хезмәттәшләребез, яраткан оешмабыз җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән очрашу өчен оештырылган бик җитди вакыйга бит бу.
Оешмада барысы 46 ке­ше лаеклы ялда (эшләмәүче пенсионерлар). Иң өлкән­нәренә инде 80 яшьтән артык. Яшьләребезгә 55-60 тирәсе. Һәр ел саен, көзен че­бешләрне санагандай, оешмабыз җитәкчелеге, профсоюз оешмасы без пенсионерларны бик зурлап, олылап, мул табынга чакыра, өс­тә­венә, азык-төлек белән ту­лы күчтәнәчле пакетлар да биреп җибәрәләр.
Бер очрашу - үзе бер гомер, диләр бит. Биектау, Балтач, Әтнә, Кенәр, Дөбъяз һәм Арча якларыннан җыелдык без ул көнне. Һәрберебез, эш­ләгән вакытларны искә алып, хатирәләрне яңарттык, ул вакыттагы кыенлыклар һәм кү­ңелле вакыйгаларны сагынып сөй­ләдек, бүген арабызда була алмаган, бакый дөньяга күч­кән хезмәттәшләребезне искә алдык. Оешмабызның безне олылавы моның белән генә дә чикләнми: әле ай саен, пен­­сиябезгә өстәп, 600 сум ак­­­ча алабыз, елга бер тапкыр бушлай транспорт бирелә.
Яраткан газетабыз «Шәһ­ри Казан» аша оешма пенсионерлары исеменнән җи­тәк­челәребезгә - директорыбыз Раиф Гыйльмулла улы Сибгатуллинга, ветераннар советы рәисе Наил Закир улы Сабировка рәхмәтебезне җит­керәсебез килә. Эшләрен­дә зур уңышлар, үзләренә сә­­­­­­­ламәтлек, иминлек-тыныч­лык, гел менә шулай очрашып, хәл-әхвәл белешеп яшәр­­­­­гә насыйп булсын!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: