Шәһри Казан

Олимпиада көндәлеге

Узган җомга кичендә дөньядагы 3 млрд тан артык халык Сочида Олимпиаданы ачу тантанасы 22 нче кышкы Олимпия уеннарының ачылышын күзләде. Технологик яктан да, сәнгати бизәлеш ягыннан да бик югары дәрәҗәдә оештырылган шоу казанлыларда нинди тәэсирләр калдырган?

Минзифа Насыйбуллина, икътисадчы:
- Казан Универсиадасының ачылыш-ябылыш тантаналарын стадионга барып караган идем. Сүз дә юк, вакыйга урынындагы хисләр белән телевизордан күзәткәндәгене чагыштырып булмый. Шулай да күзәтүләр беркадәр фикер тупларга азык бирде. Сценарий аша Россия тарихын күрсәтәбез дип аңлатырга тырышсалар да, ачып ук бетерә алмадылар. Илебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре турында да тулы күзаллау тумады. Стадионда ак Олимпиада утын тапшыручы беренче дүрт спортчының җәйге спорт төрләре вәкилләре булуы да сораулар уятты. Безнең бит кышкы спорт төрләре буенча мәшһүр спортчыларыбыз да никадәр! Олимпия утын легендар Роднина белән Третьяк кабызуы күңелдә иң җылы тәэсирләр калдырганы булгандыр, мөгаен.
Ирек Мирзануров, менеджер, хоккей җанатары:
- Ачылыш бик матур, җылы тәэсирләр калдырды. Туры трансляция вакытында рекламага еш бүлеп кенә бераз кәефне төшерделәр. Реклама мондый масштаблы тантаналарны күрсәткәндә артык, ул аны бербөтен итеп кабул итәргә комачаулый.
Рәмзия Шәфигуллина, укытучы:
- Олимпиада ачылышында илләрне тәкъдим иткәндә карталар аша бирүне бик ошаттым. Аннары дөнья илләрен Россиянең үткәне, бүгенгесе, географиясе, казанышлары белән таныштыру ягыннан бик отышлы булды. Шулай да илебезнең күпмилләтле халкын ачып бирү җитмәде. Россия командасын тәкъдим иткәндә «нас не догонят» дигән сүзләре өчен генә «Тату» төркеме җырын яңгырату кирәк булдымы икән?!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: