Шәһри Казан

Операцияләрне видеокамерага төшерәчәкләр?

Киләчәктә пациентларга хирургия операцияләрен видеокамерага төшерергә рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Россиядә шундый яңа закон проекты әзерләнә.

Реклама

Аның авторлары фикеренчә, яңалык табиблар ясаган хаталар белән көрәшергә ярдәм итәчәк, чөнки операция төшерелеп барган очракта, аны соңыннан карап, кемнең хаклы, ә кемнең юк икәнен белеп була. Икенчедән, бу табибларга да плюс, чөнки аларны хаксыз гаепләү очраклары да бар. Кыскасы, видеокамера табибны гаепләргә дә яки, киресенчә, коткарырга да мөмкин. Өстәвенә, видеокамераны пациентлар гына түгел, ә табиб үзе дә урнаштыра ала, дөрес, авыру рөхсәт иткән очракта. Әмма шунысы да бар: видеокамера шулай итеп беркетелергә тиеш ки, ул табибның игътибарын да җәлеп итмәсен, аңа комачауламасын да, дип хәбәр итә «Российская газета». Медицина уку йортларында белем алучы студентлар өчен дә бу видеоязмаларның ярдәме тияргә тиеш, дип саный авторлар. Яңа гына эшли башлаган табиблар өчен дә ул яхшы тәҗрибә булып торачак. Катлаулы операцияләрнең барышын карап, алар белемнәрен тагын да күтәрер дип ниятләнә. Әлеге яңалыкка карата карашлар төрле, билгеле. Кемдер аны хуплый һәм мондый тәҗрибәнең инде чит илләрдә булуын әйтә. Мәсәлән, Германиядә авыруларга, выписка белән бергә, операция барышы төшерелгән видеоязманы да бирәләр. Икенчеләр исә, әлеге видеоязмалар бик тиз интернетта таралырга мөмкин, дип курка. Операцияләрне видеога төшерүне бөтенләй дөрес гамәл дип санамаучылар да бар. РФ Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әлегә бу тәкъдимгә карата фикерләр кабул итә, закон проекты исә парламентта якынча май аенда каралыр дип көтелә. Хәзергә исә аның киләчәге бармы-юкмы икәнен фаразлавы кыен. Әмма шунысы бәхәссез: табиб хатасы мәсьәләсе бүген көн кадагындагы проблема булып тора. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә дә медицина хезмәткәрләренең һәм медицина оешмалары башлыкларының һөнәри җаваплылыгын арттыру үзәк мәсьәләләрнең берсе булды. Тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле зыян күрүчеләр турында соңгы вакытта еш ишетелеп тора. Коллегиядә китергән саннарга карасак, соңгы биш елда гражданнарның тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәүгә мөрәҗәгатьләре 2,8 тапкырга арткан, шуның белән бергә, шикаятьләрнең яртысы - медицина ярдәменең түбән сыйфатлы булуын күрсәтеп тора. РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев та табибларның ялгышуы җитди проблема булуын билгели. Ул әйткәнчә, узган елда табиблар ялгышы аркасында 37 пациент үлгән, ә тугызына, сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтү сәбәпле, авыр зыян китерелгән. Медицина җайланмалары да югары технологияле югыйсә, белгечләр дә югары квалификацияле, шуңа да карамастан, югалтулар һәм хаталар күп...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: