Шәһри Казан

Оренбургта Ватанны сакларга өйрәнү уеннары узды

Фото: ria56.ru Оренбургта «Идел буе аҗаганы» дип аталган хәрби-спорт уены төгәлләнде. 17 сентябрьдә әлеге уенда катнашып югары нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне бүләкләү тантанаы булды. Бөгелмә кадет мәктәбендә 8-10 сыйныфларда укучылардан тупланган командага тиңнәр булмады анда. Физик әзерлекләре дә бик югары, түземлелекләре дә соклангыч, спортның хәрби-гамәли төрләре буенча белемнәре дә югары икән...

Оренбургта «Идел буе аҗаганы» дип аталган хәрби-спорт уены төгәлләнде. 17 сентябрьдә әлеге уенда катнашып югары нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне бүләкләү тантанаы булды. Бөгелмә кадет мәктәбендә 8-10 сыйныфларда укучылардан тупланган командага тиңнәр булмады анда. Физик әзерлекләре дә бик югары, түземлелекләре дә соклангыч, спортның хәрби-гамәли төрләре буенча белемнәре дә югары икән аларның. Ил һәм кече ватаннары тарихын да бик яхшы беләләр. Ә бит уенда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән иң яхшы командалар катнашкан иде!
Уенда катнашучыларны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Мельниченко котлады. «Уенның хикмәте бүләкләрдә генә түгел. Монда сезнең яңа белемнәр һәм күнекмәләр алуыгыз, дуслар табуыгыз, бер-берегезгә ярдәмләшергә өйрәнүегез, команда булып тупланганда гына барына да ирешеп булганын аңлавыгыз күпкә мөһимрәк. Оренбург җирлегендә уздырган бу көннәр хәтерләрегездә мәңге сакланыр дип ышанам», - диде ул. Тантана хәрби-спорт уены байрагын төшерү белән тәмамланды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: