Шәһри Казан

Оста яки кеше белән эшләү сәләте

- Заводта эшләве авыр хәзер, начальниклар кабынып китәргә генә торалар: акыралар, әрләп сүгенәләр, кешечә аңлашырга да теләмиләр... - Аңлашу тагын! Әгәр тыңламасаң, бар чыгып кит - синең урынга урам тулып чират торалар, дип кенә җибәрәләр... Ике эшче агайның чор кырыслыгыннан зарлануларын мин иртән Казанга электричкада барганда очраклы рәвештә генә ишеттем....

- Заводта эшләве авыр хәзер, начальниклар кабынып китәргә генә торалар: акыралар, әрләп сүгенәләр, кешечә аңлашырга да теләмиләр...
- Аңлашу тагын! Әгәр тыңламасаң, бар чыгып кит - синең урынга урам тулып чират торалар, дип кенә җибәрәләр...
Ике эшче агайның чор кырыслыгыннан зарлануларын мин иртән Казанга электричкада барганда очраклы рәвештә генә ишеттем. Әмма, нидәндер, күңелемә сеңеп калган иде аларның сүзләре. Завод ветераны Гомәр Хәлил улы Абдуллин белән очрашып күрешкәч, нәкъ менә шул сүзләр исемә төште.
Билгеле, өлкән иптәшемнән андый кискенлекнең нидән килеп чыгуын сорамый калмадым.
- Җитәкченең эше пешми, димәк. Оештыра алмагач, тавыш чыгара инде, булдыра алмау билгесе бу, - дип җавап бирде миңа мөхтәрәм ветеран.
Гомәр Хәлил улының гомере заводта узган дисәң дә ярый. Ул авылдан килеп һөнәр училищесында укый һәм Яшел Үзән кораблар төзү заводына эшкә керә. Стандарт булмаган эшләнмәләр җыю цехында 46 ел эшли. Слесарь, мастер, өлкән мастер, участок җитәкчесе, цех башлыгы урынбасары... Менә шундый аның үргә күтәрелү юлы. «Погоннары»на кунган йолдызларына әллә ни исе китми үзенең. Дәрәҗә үссә дә, эшнең асылы бер - мастер эше ул, дип исәпли ветеран.
...Завод чыгара торган әйберләр (Гомәр абый аны стандарт булмаган конструкция дип атады) цехта ясала. Аны төрле станокларда кырдырылган детальләрдән слесарьлар бригадасы җыеп куя. Менә шул эшне үзенең участогында мастер оештыра да инде. Эшчеләре саны егерме биш-утыздан гына торса да, җитәкче ул. Гади күренсә дә, станокчы һәм слесарьлардан торган участок эшен оештыруы четерекле гамәл. Бер якта - хезмәтенә эш башыннан түләнүче токарь, фрезерлаучы, шомартучы, кырдыручы, эретеп ябыштыручы, слесарь кебек һөнәр ияләре, икенче якта - барысы өчен дә җаваплы мастер.
Мастерга планны ничек тә үтәтергә кирәк. Алдан, билгеле, токарь, фрезерлаучы кебек станокчыларга эш бирәсең. Эш бирү - үзең эшләү түгел бит. Әллә ала аны сдельщик, әллә юк. Ул - һәркөнне күпме наряд ябарга икәнлеген үзенә билгеләгән инде. Ай ахырында кәкре каенга терәлеп калмас өчен, баштан ук эшнең әйбәтрәген сайларга тырышачак. Әгәр наряды шуннан кимрәкне чыгарса, ул башканы таләп итәчәк. Әйтик, инструмент кирәк, ди. Дөрес, башкачарак әйтә аны: мин аны бармак белән ясый алмыйм, дип көләчәк эшче. Цехта инструмент бүлеге бар, шундагы журналга заявка язып куясың, билгеле. Әмма ул аны кайчан алып кайта әле... Заготовка, үлчәү инструменты, җайланма, күтәрткеч кебек кирәк-яракларны да мастердан сорый эшче - өлгер генә! Еш кына сызымдагы, технологиядәге хаталанулар да аяк чала... Кыскасы, мәшәкатьләр хәтсез күп. Һәрберсе артыннан үзең чаба башласаң, ничек янып чыгуыңны да сизми калырсың. Җитешә дә алмаячаксың. Эшче белән уртак тел таба белергә кирәк - бердәнбер дөрес юлы шул аның. Тәҗрибәле станокчының сандык төбендә һәрвакыт кирәкле инструменты да, җайланмасы да була. Булмаса, үзе үк ясап алачак ул аны. Башкасына да үзе үк өлгерәчәк станокчы. Тик аны тыңлата белергә кирәк. Абруең булса, ягъни ул сиңа хөрмәт белән караса, - сүзең үтәчәк. Ә моның өчен эшне энәсеннән җебенә кадәр яхшы белергә кирәк! Күп еллар цех эшен оештырган Гомәр абыйның фикере бу. «Менә син алда сөйләгән кычкырышуны эше пешмәгән мастер тудыра да инде», - ди ул.
Габделхәбир Гайнан улы Гайнанов та Гомәр абый белән бер эштә күтәрелгән. Завод эшен оештырып танылгач, сәләтле җитәкчене Яшел Үзән икмәк җитештерү берләшмәсенең генераль директоры итеп куялар. Тиз үзгәртә Гайнанов комбинатны, икмәк пешерүчеләргә кытлык бетә. Әле кайчан гына, эшче куллар җитмәү сәбәпле, төнге сменада төрмәдә утыручыларны китертеп эшләтә торган булганнар анда... Күп тә үтми, яшелүзәнлеләр өчен тансыкка әйләнгән төрледән-төрле тәмле ипи-күмәчләр пешерелә башлый комбинатта.
Бөтен илгә мәгълүм «Яшел Үзән Серго исемендәге җитештерү берләшмәсе» генераль директоры Радик Шәүкәт улы Хәсәнов та, институттан соң, Гомәр абый участогында чирканчык ала. Нәкъ шул цехта эш оештыру тәҗрибәсен тупларга керешә булачак генераль директор. Атаклы заводны мөшкел хәлдән аякка бастырып, Хәсәнов үзе дә илгә танылды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: