Шәһри Казан

Остазның шәкертләре – үзләре остаз

Үзләре исән чакта ук даһи дәрәҗәсе алган берничә генә шәхес бар: Тукай, Сәйдәш, Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче һәм Илһам Шакиров. Рәис абый да үзе исән чакта ук «изге» дәрәҗәсен яулаган беренче шәхестер, мөгаен.

Реклама

Үҗәт эшчәнлеге өстенә, ул яхшы гаилә башлыгы, кулай табындаш, сабыр әңгәмәдәш тә иде.
Рәис Даутовның тавыш-тынсыз гына бик күп эшләр майтарганына ишарә йөзеннән, кемдер аны Эшчән керпе дип тә атаган иде. Бу кушаматны Рәис ага елмаеп кабул итте. Аяныч ки, ул, сиксән яшен тутырыр-тутырмас, каләме кулында килеш, хезмәт вахтасында гүр иясе булды.
Рәис абыйның шәкертләре дә үзенә - остазларына охшаган. Мәдәниятебезгә нәтиҗәле хезмәт иткән Рәшит Ягъфәр, Наис Гамбәр, хезмәт итүче Рәфикъ Юныс белән Равил Рахмани да, Рәис абый кебек үк, «эш атлары». Алар тарафыннан күпме газета-журнал, күпме китаплар чыгарылуы турында уйласаң, хәйран калырсың, билләһи.
Алда исемнәре саналган шәхесләребезнең Рәис остаз белән булган тагын бер уртаклыгы бар: алар тыныч холыклы, җәнҗалсыз-гаугасыз. Тик, тыныч холыклы булсалар да, алар гаять принципиаль. Кулъязмаларда, бәхәсләрдә тарихи хаталар яки милләткә зыян салырдай җөмләләр булса, алар, авторының кем булуына карамастан, турысын әйтеп, үз фикерләрен һәрвакыт яклый белделәр, мәсләкләренә тугры кала алдылар. Болар - намуслы чын редакторлар. Шунысына хәйран каласың: Рәис абыйның шәкертләре, тау-тау әдәби хезмәтләре өстенә, кешеләргә әйтмичә, матбугатка бирмичә генә, шигырьләр язып ятканнар икән.
Шәкертләре, каләмдәшләре генә түгел, Рәис абыйга һөнәрдәшләре дә, күршеләре дә олуг хөрмәт тәрбият кылалар иде. Минем гаиләм Рәис абый белән Диләрә апаларга кунакка бара, алар, икәүләшеп, безгә кунакка киләләр иде. Төпчек углым Байбулат аны «Рәисем абый», Диләрә ханымны исә «Диләрәм апа» дип йөртте. Чөнки Рәис абый хатынына назлы итеп: «Диләрәм», - Диләрәсе: «Рәисем», - дип дәшә торган иде. Әле хәзер дә Диләрә апа хатирәләргә кереп киткәндә гел: «Рәисем шулай әйтер, Рәисем болай әйтер иде», - дип сөйли. Бу - Рәис Даутов белән Диләрә ханым арасындагы ярашканлык («ярашканлык» сүзен «мәхәббәт» дип укыгыз) билгесе иде. Чыннан да ир белән хатын арасындагы ярашканлык, кызганыч ки, сирәк күренешкә әйләнеп бара шикелле. Ләкин үз сүземә каршы килеп, шуны әйтер идем: танышларым арасында ярашып (яратышып) яшәүчеләр күбрәк. Ярашып яшәүчеләргә мисал итеп мин туган авылымдагы, артистлар, язучылар арасындагы матур гаиләләрне күпләп санап китә алам. Мәкалә кысаларына сыяр өчен, мин бары тик Рәисем белән Диләрәм турында гына сөйлим.
Театрда яңа спектакльнең беренче уйналышында, язучыларның, музыкантларның, галимнәрнең бәйрәм кичәләрендә кем иң алдан килеп урын ала? Рәис Даутов белән Диләрә ханым. Театрга, сәнгатькә, музыкага тартылу каян килә бу ике шәхескә? Диләрә ханым ул атаклы драматург Галиәсгар Камалның туруны, ягъни Әнәс Камалның кызы булыр. Сәнгать сөю, театрга тартылу, ихтимал, шуннан киләдер. Ләкин Рәис абыйның язмышы аерым, мөстәкыйль рәвештә әдәбият, сәнгать белән бәйле буларак башлана. Ул сабый чактан ук әдәбиятка, сәнгатькә тартыла. Язмыш Рәис абый белән Диләрә ханымны очраштырып, бербөтен камиллек хасил итә. Балалар табибәсе буларак, сабыйларга ярдәм итүеннән тыш, Диләрә ханым әдәбият сөюче, иренә киңәш-табыш кылучы, йорт хуҗабикәсе, табын күрке булды. Рәис абый исә, тәрҗемәче, әдәбиятчы буларак, сабыйларга Европа әдәбиятының иң мәшһүр әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, балаларга рухи сәламәтлек өләште. Аның «Соңгы Могикан»ын (Купер), «Гранит кашлы беләзек» (Куприн), «Жинаять һәм җәза» (Достоевский) кебек тәрҗемәләрен укып, безнең буын гына түгел, бүгенгеләр дә рухи ләззәт ала.
Әйе, Рәис Даутовның әдәбият гыйлеме өлкәсендә кылган бәһаләп бетергесез олуг хезмәте турында галимнәр, фән кешеләре әле олылап язарлар, әмма аның белән очрашкан, мәҗлестәш булган кешеләр моңарчы мәгълүм булмаган матур яклары турында да искә алсыннар иде.
Мин әдәбиятта үзем уртакул дип санаган язучылар янында кискен тәнкыйди фикерләр ычкындыра торган идем. Шулай бервакыт мәҗлестәшләр арасында утырганда, үземнән олырак яшьтәге бер язучының журналда басылып чыккан яңа әсәре турында үземнең тәнкыйди сүземне әйттем. Байтаклар мине хуплады, Рәис абый дәшмичә утыра калды. Аның фикерен көтәбез. Тынлыктан соң, Рәис абый сүз башлады:
- Батулла ул - кайнар холыклы, түземсез кеше, кайчак дөрес сөйли, кайчак тәртәгә тибә... Беләсезме, ул язучының үз укучысы бар бит. Аның теле әйбәт. Әсәрләре Көнбатыш философиясенә корылмаган булса да, үзенең мораль орлыгы бар. Элита өчен түгел ул әсәрләр, гади халык өчен язылган...
Без көз белән саубуллашу, язны каршылау мәҗлесләре оештыргалый идек. Андый мәҗлесләрдә ике генә гаилә - Даутовлар белән Батуллалар гаиләсе генә була торган иде. Урманга чыгабыз, гөмбә җыябыз, учак ягабыз, кайнар көлдә бәрәңге пешерәбез, шашлык кыздырабыз, гармун уйныйбыз, җырлыйбыз. Рәис абый белән Диләрә бик матур җырлар белә иде. Кызмача чакта учак тирәли биеп тә китәбез.
- Беләсеңме, Батулла, мин бөтен ризыкны да яратып ашыйм. Әмма учакка күмеп пешерелгән кабыклы бәрәңгедән дә тәмле тәгам юк кебек, - ди Рәис абый.
Ул дөньяның, яшәешнең тәмен-ләззәтен татып яши белә иде. Диләрәсе дә килешкән, ул да ире кебек үк шат күңелле, җырлый, бии, мәзәк-кызыктан рәхәтләнеп көлә белә торган шәхес.
Бервакыт Рәис абыйларда кунакта ашап-эчеп утырабыз, Рәис абый, кызыклардан тыш, шушы мәҗлесләрдә кыйммәтле тарихи мәгълүмат бирә, атаклы шәхесләрнең матбугатта язылмаган яклары, документлары турында кызыклы итеп сөйли. Сүзебез Мәхмүт Галәүнең язмышына килеп чыкты. Мәхмүт Галәүнең кара язмышы, үзенә генә түгел, аның әсәрләренә дә каты кагылды. Әдипнең әсәрләре юкка чыгарылды, бер-ике хикәясе генә качып калган. «Мөһаҗирләр», «Болганчык еллар» әсәрләре русча нөсхәдә генә сакланган. Шул әсәрләрне урысчадан татарчага тәрҗемә итәргә кирәк иде. Бу эшне, әлбәттә, Рәис Даутовка йөкләделәр. Романнарны Мәхмүт Галәү теленә якынайтыр өчен, Рәис абый Галәүдән калган татарча язмаларны җентекләп өйрәнде һәм татарчадан урысчага, урысчадан татарчага тәрҗемә сөреше башланды. Рәис абыйның тәрҗемәсе тулысы белән Галәү чорындагы телебезгә туры килә, дигән нәтиҗәгә килделәр. Әсәрләрне укыган кеше аларның урысчадан тәрҗемә ителгәнлеге турында башына да китерми. Бу аның тырышлыгы, иҗат җимеше иде.
Рәис абый Мәхмүт Галәүнең зинданнарда ятуы, аның ничек итеп җәзалануы һәм акланырга теләп югарыга хат язуы турында әлеге хатны укый-укый сөйләде. Бу вакытта бөтен мәҗлес җылый иде, Рәис абый да түзә алмады, үксеп җылый башлады, бу күз яшьләре бер Мәхмүт Галәү өчен генә түгел, барча гөнаһсыз, гаепсез атаклыларыбызның кара тәкъдирен уйлап түгелә иде.
Рәис абый белән Диләрә ханымның өе ятимнәргә, йортсызларга, хатыннары тарафыннан куып чыгарылганнарга ятакханә сыйфатында да хезмәт итте. Алар өчен Рәис абыйларның ишеге һәрвакыт ачык, табыннары мул була иде.
Бер килүебездә безне сөмсерләре коелган Рәис ага белән Диләрә апа каршы алды.
- Ни булды? - дибез.
- Җебек үлде! - ди хуҗалар. Аларның Җебек исемле бик йонлач, акыллы мәчеләре бар иде. И яраталар иде хуҗалар шул мәхлук Җебекне. Песи аларның өендә тулы хокуклы гаилә әгъзасы булып яши. Аны сөяләр, әрлиләр. Бик бәхетле песи иде ул Җебек. Чыннан да, Җебек булмагач, йортта нидер җитми кебек иде.
Театрларга, иҗат кичәләренә өзлексез йөрсәләр дә, мәҗлесләрдә табын күрке булып яшәсәләр дә, өйләренә кайчан килмә, Рәис ага язу өстәле янында утырыр, тарихтан эскәк белән асылташлар чүпләр, дистәләрчә ир кеше көнләшерлек затлы эш башкарыр, энциклопедияләр, сүзлекләр төзер, тәрҗемә белән шөгыльләнер иде. Ә аның сөеклесе - Диләрәсе аңа иҗат өчен шартлар тудырды. Юк, Рәис ага эшне авырсынып башкармады, ул җаны таләп иткәнне, күңеленә хуш килгәнне майтарды - халыкка хезмәт итте.
Киң күңелле, ачык йөзле, олы җанлы Рәис ага Даутовның урыны җәннәттә булсын! Амин!
Шөкер, шәкертләре остазының изге эшен дәвам иттерә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: