Шәһри Казан

Оториноларингология – сүзе кебек үк катлаулы

Юкка гына борынгы Римның капкаларына: «Сәламәт булырга теләсәң, борының белән сула», дип алтын хәрефләр белән язылмагандыр. Моны элек-электән аңлаганнар. Шулай да тын алу кебек гадәти гамәлнең мөһимлеген дә без андый мөмкинлекне югалта башлагач кына аңлыйбыз икән шул. Үзем дә соңгы чиккә килеп терәлгәч кенә 18 нче хастаханәдә операция ясатып чыктым....

- 1990 елдан хастаханә базасында эшләүче лор бүлеге (колак, тамак, борын авыруларын, тын юлларын дәвалау) Казан дәүләт медицина университетының оториноларингология (ото - колак, рино - борын, ларингология - бугаз) кафедрасының төп базасы булып тора. Лор авырулары дөньяда иң киң таралган чирләрдән санала. Ул Татарстанның эре шәһәрләрендә дә еш күзәтелә. Бу күренешкә экология генә сәбәпче түгел, ул халыкның бу өлкәдә хәбәрдар булмавыннан да килә.
Бүгенге көндә безнең кафедра лор әгъзалары авыруларының җиде патологиясе буенча эшли. Беренчесе - борын һәм борын тирәсе куышлыгы патологиясе. Монда борын авырулары, гайморит, имгәнү, борын читлеге кәкерәюе, пластик операцияләр һ.б. керә һәм алар бездә түләүсез эшләнә. Болардан тыш йоткылыкка операцияләрнең барлык төрләре башкарыла. Бу һөнәргә без интернар һәм ординаторларны өйрәтәбез. Шәһәрнең лор бүлекләре булган башка хастаханәләрдән аермалы буларак, барлык төр авырулар бары тик бездә генә карала. Колак һәм бугаз авыруларына да операцияләр ясала. Колакның шешү процесслары, гомумән, баш сөяге эчендәге катлаулы өзлегүләргә кичекмәс ярдәм күрсәтәбез. Йокы артериясе хәлиткеч операцияләреннән кала, ишетүне яхшырта торган операцияләрнең барлык төрләре дә югары технология кулланып эшләнә. Быел нанотехнология пластик операцияләрдә кулланыла башлады, ягъни ишетүне яхшырту операцияләрендә келәй кулланабыз. Югары технологияле операцияләр, шулай ук яра бәйләү эшләре дә бары тик микроскоп астында гына үткәрелә. Шушы корама-кисәкләр биологик келәй ярдәмендә табигый рәвештә ныгытылалар, төзәлү дә күпкә яхшы була. Бугаз авыруларына да операцияләр күбесенчә микроскоп аша башкарыла. Соңгы елларда күп авырулар гайморит куышлыгы тирәсендә «чит матдә» белән керәләр. Тешкә пломба куйганда теш каналларын ачалар, шул каналлар аша пломба матдәсе өске теш казнасы куышлыгына эләгә. Ул ит белән үрелеп, баш авыртуы, хәлсезлек, эренле бүленмәләр китереп чыгара, тын алуны кыенлаштыра һ.б. Соңгы елларда меньер дип аталган колак чире белән авыручылар күбәйде. Колак авырулары - җәмгыять, гаилә проблемалары белән бәйле стресслар, аллергик чирләр нәтиҗәсе. Кызганыч, пациентлар арасында яшүсмерләр һәм урта яшьтәгеләр күбәя бара. Моңа хезмәт шартлары һәм экология дә сәбәпче. Элек эшчеләргә эштән вакытлыча азат итү кәгазе бирсәләр, соңгы вакытларда фирмаларда эшләүче пациентлар үтә дә патологик чирне үзе яисә лаборатор рәвештә дәвалый. Шул рәвешле лор әгъзалары белән озак интегүчеләр хроник авыруга әверелә.
- Хроник чир килеп чыкмасын өчен нишләргә соң?
- Сәламәтлекне кечкенәдән саклау зарур. 1,3 миллионлы Татарстан һәм Казан шәһәре өчен 40 койкалы бердәнбер балалар бүлеге булу оят нәрсә. Шул сәбәпле балалар хастаханәгә иң авыр очракта гына салына. Тагы бер сәбәп - күп поликлиникалар һәм районнарның лор табиблары юк. 20 ел элек аларда лор табиб штатлары бар иде. Бүгенге көндә балаларның да, өлкәннәрнең дә лор авырулары хроник төс алган катлаулы очраклар күбәйде.
- Роза Миргалимовна, сез шәһәребезнең бердәнбер отохирургы, шулай ук гайморит куышлыгына да операция ясыйсыз...
- Отохирург сирәк һөнәрләрдән санала, баш хирургиясе белән эш итә. Тагы бар слухопротезист һөнәре, ринолог борын тирәсе куышлыгын дәвалый, фониатр тавыш җепселләре белән эш итә һәм лор-онколог. Студентлар шушы белгечлекләрнең кайсына тартыла, шул юнәлештә эшлибез.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: