Шәһри Казан

Парк дигәнебез базар була

«Казан» агросәнәгать паркы дигән сүз күпләрдә ялгыш фикер тудыра икән. Аны азык-төлек сата торган гадәти базар, ярминкә мәйданы дип түгел, ә авыл хуҗалыгы өчен технологик җиһазлар тәкъдим ителә торган урын итеп күзаллыйлар.

«Казан» агросәнәгать паркының генераль директоры Олег Власов белдерүенчә, әлегә халыкта авыл хуҗалыгы подукциясе белән яңа форматта эшләүче бу комплекс турында мәгълүмат җитәрлек түгел. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов җитәкчелегендәге журналистлар төркеме, халыкка тулы, дөрес мәгълүматны җиткерү ниятен алга куеп, паркка экскурсиягә барып кайттылар.
Мондый комплекс Россиядә бердәнбер дияргә була. Федераль һәм республика казнасыннан алынган акчага тәҗрибә проекты буларак гамәлгә ашырылган бу комплексның төп максаты - фермерларга, авыл хуҗалыгында эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләренә эшчәнлек өчен мөмкинлекләр тудыру. Төп өстенлеге шунда: авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр биредә арадашчылардан башка гына, үз продукцияләре белән сәүдә итә алалар, шушында ук теләге булганнарга ниндидер төр ризыкны җитештерү мөмкинлеге дә каралган. Мөмкинлек дигәндә, тәфсилләбрәк аңлатып китү урынлы булыр. Бу парк-базар нәрсәләр вәгъдә итә соң? Сүзне акчадан башлыйк.
Сәүдә итү ноктасы өчен эшмәкәр бер айга 12 500 сум акча түләргә тиеш. Бу суммага эш урыны, склад, суыткыч, җиһазларны арендалау бәясе дә, коммуналь чыгымнар да кергән. «Күп җирдә сәүдә ноктасы өчен бер бәя куела да аннан соң теге, бу хезмәт өчен аерым акча сорала башлый. Ә бездә 12 500 сумны түлисең дә иркенләп эшлисең», - ди Олег Власов. Шунысын да онытмаска кирәк: әгәр дә «Казан» агросәнәгать паркы социаль проект булмаса, мондый күркәм шартларны бу бәягә генә алып булмас иде. Агросәнәгать паркының чыгымнары айга 8 млн сумга җитәргә мөмкин, керемнәр исә 4-5 млн сум чамасы. «Бүген бурыч - зыянсыз эшләү дәрәҗәсенә чыгу, шул юнәлештә адымнар ясыйбыз. Шул ук вакытта объектның социаль әһәмиятле булуын онытмаска кирәк», - ди Олег Власов. Аның аңлатуынча, паркның тулы куәтенә эшли башлавына әле күп вакыт үтмәгән, шуңа ул яклау тапмады, үз-үзен акламый дияргә бик иртә. Ә үсеш динамикасы бар һәм ул ай саен артып бара. Бүгенге көндә сәүдә мәйданнарының - 40-45, склад зонасының - 50, җитештерү мәйданының 25-30 проценты тулыланган. Паркның үзендә ике төрдәге ризык җитештерәләр. Аның иң беренче ачылганы икмәк-күмәч пешерү юнәлешендә эшли, алар халыкка 18 төрдәге ризык тәкъдим итәләр. Сентябрьдән тавык эшкәртү цехы эшли башлаган.
Агропромпаркның җитештерү зонасында бүген ике цех эшли. Беренче булып ипи пешерү цехы ачылган булган. Сентябрьдән тавык итен эшкәртү цехы эшли башлаган. Искәндәр Шәмсетдинов аңлатканча, ул монда эшкәртү белән генә шөгыльләнә, сәүдә итми. «Биредә тәкъдим ителгән мөмкинлекләр башка бер җирдә дә юк», - диде ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: