Шәһри Казан

Парламент хәлләре: Удачинаның «удача»сыз калган чагы

Дәүләт Советының соңгы сессиясе шактый "кайнар" булды. Сессиядә ике вәкаләтле вәкил дә чыгыш ясады: берсе - эшкуарларның хокукларын яклаучы Тимур Нагуманов, икенчесе - бала хокукларын яклаучы Гүзәл Удачина.

"Бик начар эшлисез!"

Удачина белән чагыштырганда, Нагумановның чыгышы шактый тыныч кына узып китте. Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил 2014 елда 350ләп мөрәҗәгать кабул итсә, 2015 елда бу күрсәткеч берничә мәртәбә арткан - 1400 кеше моң-зарын ирештергән.
- Бүген эшкуарлыкка үсәргә нәрсә комачау итә? - дип сорады депутат Татьяна Воропаева.

- Бизнес белән хакимиятнең элемтәсен ныгытырга кирәк, бу буш сүз түгел. Түрәләр бизнесның килеп туган сорауларына тизрәк җавап биреп, карарларны да тизрәк кабул итәргә тиеш. Республикада бизнесны үстерергә берни дә комачау итми. Әмма без импорт белән экспорт мәсьәләсенә йогынты ясый алмыйбыз, бу бөтен Россиягә кагыла торган мәсьәлә, - диде Нагуманов.
Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин да бизнесны буа торган берничә сәбәпне атады: беренечедән, арзан һәм озакка бирелә торган кридетларның булмавы, икенчедән, тиз үзгәрүчән законнар.
- Кризис шартларында кече һәм урта эшмәкәрлек җәмгыятебез өчен тылсымлы таякка тиң. Җитмәсә, Чаллы "территория опережающего развития" статусына ия булды (Димәк, шунда үз эшен ачып җибәрүчеләргә ташламалар каралган дигән сүз - Авт.). Бөтен нәрсәне дә "КАМАЗ" каршында эшләргә димәгән. Яңа җитештерүләр ачып, яңа эш урыннару булдырырга кирәк, - диде парламент рәисе.

Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинага, чыгышыннан соң, депутатларның, аеруча Фәрит Мөхәммәтшинның утлы табасында биеп алырга туры килде. Былтыр Удачинага 1,6 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән, 2014 ел белән чагыштырганда, бу 35 процентка күбрәк! Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, былтыр балигъ булмаган балаларга карата 1,9 мең җинаять кылынган, шуларның меңнән артык көчләү белән бәйле, бу күрсәткеч бөтенләй дә 70 процентка үскән. 700 очрак җенси кагылсызлыкка бәйле, ул да ике тапкыр арткан! 18 бала үз-үзенә кул салган. Парламент рәисенең мондый саннарга йөрәге түзмәде:

- Чыгышыгыздан күренгәнчә, Татарстанда балалар катнашында һәм аларга карата кылынган җинаятьчелек буенча үсеш күзәтелә. Кабатлыйм, бу Татарстанда. Моның ник шулай булганын ачыкладыгызмы? Сез бертуктаусыз чаң сугарга, үзегезнең портретыгыз һәм проблемагыз белән матбугат чараларының беренче битләрендә басылырга тиеш. Кирәкле урыннарга мөрәҗәгать итәргә вәкаләтләребез юк, дисез, бу - сезнең тешсез булуыгызны күрсәтә, Гүзәл Любисовна. Барлык хакимият органнары сезне ишетергә һәм тиешле чараларга күрергә тиеш, чөнки балалар - безнең киләчәк. Без - сезнең ярдәмчеләрегез. Елга бер тапкыр докладыгызны тыңлап һәм кайгырып алу гына аз. Ел дәвамында парламентка хат язарга, Министрлар кабинетына, балаларга карата тискәре күренешләрнең артуын сизсәгез, Татарстан Президентына ук мөрәҗәгать итәргә тиешсез. Бик тыныч яшәп ятасыз әле. Бу тискәре күренешләр алдагы буында үзен сиздерәчәк. Җәмгыятьтә рухи яктан таркалу күзәтелә, күрәсең. Вакытында моның белән көрәшү чараларын күрергә тиешбез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Удачинаны яклап, нидер әйтәсе иде, тик Дәүләт Советы рәисе аңа:

- Берни дә өстәп әйтергә кирәкми. Сез якларга телисезме? - дип сорады Мөхәммәтшин. Захарова:
- Күп эш башкарылды, күрсәткечләр яхшырды...
- 2013, 2014 нче елда елларда бар да әйбәт иде, ә 2015 елда бөтен күрсәткечләр өскә үрмәләде. (Бу вакытта Захарова нидер әйтергә маташты. - Авт.) Туктагыз әле! Сез минем белән кабинетымда сүз көрәштерерсез... Мин бит бу докладны карандаш тотып игътибар белән укыдым. Бик начар эшлисез, күрсәткечләр ташка үлчим, - дип кырт кисте Фәрит Мөхәммәтшин.

ГТО тапшырсаң, шифаханәдә ял итәсең

Депутатлар ГТО турындагы республика законына үзгәрешләр кертүне дә хуплады. ГТО нормативларын тапшыру буенча республикада 49 үзәк ачарга ниятләнә, моның өчен 72 миллион сум таләп ителә. Казанда алар «Трудовые резервы», «Тасма» стадионнарында, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә, Үзәк стадионда, «Динамо», «Олимп» спорт комплексларында эшләп китәчәк. Озакламый җиһазлар да кайтарылачак.

Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Ольга Павлова «ШК»га сөйләгәнчә, былтыр республикада ГТО нормативларын 200 меңнән күбрәк мәктәп укучысы тапшырган. Быел бу агымга 40 меңгә якын югары һәм урта белем бирү йортлары студентлары, шулай ук олы яшьтәгеләр дә кушылачак. 2017 елдан Татарстан ГТОга инде тулысынча әзер булачак.

2016 елның 1 февралендә Россиянең спорт министры Виталий Мутко имзалаган боерык нигезендә, ГТО нормативларын кабул итүче хөкемдарларга карата да таләпләр тәфсилләп язылган. Әлеге дә баягы Руслан Йосыпов:

Реклама

- Бәлки, Россия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итеп, укытучыларга нормативларны кабул итү хокукын бирергәдер. Алар баланың герне ничә тапкыр күтәргәнен санарлык хәлдәдер бит, - диде.
Павлова әйткәнчә, хөкемдар категориясе булган укытучылар нормативларны кабул итә ала. Депутат безгә моның тагын бер хикмәтен ачып салды: ГТО тапшырган мәктәп укучылары бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләренә өстәмә балларга ия була. Шушы юнәлештә ришвәтчелеккә юл куймас өчен, менә шундый җитди чаралар күрелә.

- Мәктәп укучыларына гына түгел, халыкка да кызыксындыру чаралары каралырга тиеш. Район башлыкларыннан ишетеп беләм, кайсыларыдыр ГТОны алтын билгегә тапшырган хезмәткәрләренә шифаханәгә юллама бүләк итә. Әмма иң мөһиме - спорт белән шөгыльләнеп яшәү, ә бу яшь кеше өчен - уңыш нигезе, көндәшлеккә сәләтле булу, дигән сүз, - диде Ольга Павлова.
Сүз уңаеннан, ГТОны медицина тикерү узган кеше генә тапшыра ала.

СОРАУ-ҖАВАП

Хафиз Миргалимов:
- Гүзәл Любисовна, җинаятьчелек, гаиләләрнең имин булмавы - Россиядә бертуктаусыз барган һәм очы-кырые күренмәгән реформалар нәтиҗәсе түгелме? Җитмәсә, Лениногорскида күпме бала тереләй янып үлде. Бу турыда нәрсә әйтә аласыз?
Гүзәл Удачина:
- Гаиләләрнең имин булмавы, беренче чиратта, матди хәлләре начар булуда түгел, ә ата-аналарның, бигрәк әни кешеләрнең тәртипсез тормыш рәвеше алып баруында. Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәм янгыннарда һәлак булучыларның саны һаман да югары булып кала бирә, аны киметү өчен профилактика чараларын күрергә кирәк.

Камил Садриев:
- Бүген мәктәп җитәкчелегенең укучыларны теге яки бу эшкә җәлеп итәргә хокукы юк. Моңа мөнәсәбәтегез ничек?
Гүзәл Удачина:
- Белем бирү учреждениеләрендә хезмәткә мәҗбүр итү булырга тиеш, бары тик шәхси теләк буенча.

Фәрит Мөхәммәтшин:
- Бу очракта мәгариф турындагы законны үзгәртергә, шундый тәкъдим белән чыгарга кирәк. Чөнки мәктәп тактасын да юеш чүпрәк белән сөртергә ярамый - мәҗбүр итүгә керә. Син (депутат Садриевка мөрәҗәгать итеп. - Авт.) яшь чагыңда, дәресләрдән соң калып, парталар да, идәннәр дә югансыңдыр. Шуңа да, әйдәгез, эшләгез, инициатива белән чыгыгыз.

Сәяси кәлимә

Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе:
- 2014 елның 15 февралендә Казандагы җәмәгать транспортының барлык төрләрендә билет бәя 20 сумга кадәр арттырылды. Инде транспортчылар бәяне кабар арттырыйк, дип күтәрелеп чыкты. Мэрия аларны ишетте, ә пассажирларның җан авазын кем ишетер? Казан халкын билет хакының 30 процентка артуына әзерлиләр.


Уфада автобуста йөрү - 18 сум, трамвай белән троллейбуста - 15 сум, җитмәсә, бәянең артуы көтелми дә. Нәрсә, аларның да чит ил автобуслары юкмы, ул автобусларга запас частьләре кирәкмиме?
КПРФ партиясе депутатлары кризис шартларында җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттыруга каршы. Бюджетникларга, эшчеләргә хезмәт хакын күтәрмиләр. Бер транспорттан икенчесенә күчеп утыру 100 сум чамасы. Азык-төлек, башка төрле хезмәт күрсәтү төрләренә дә бәя котырып арта. Хөрмәтле депутатлар, без бит сайлауга якынлашабыз. Ник болай да дөрләп торган утка бензин өстәргә? Әле күптән түгел Алабугада халыкны кабул иттем. Миңа килгән бер ханымның хезмәт хакы - 11 мең сум, ике баласы бар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен 5,5 мең сумы китә, ди, ә азык-төлеккә берни калмый. Балалар катнашында килеп чыга торган күңелсез хәлләрнең сәбәбе менә кайда! Башта лаеклы хезмәт шартлары булдырасы, аннан соң гына бәяләрне күтәрәсе.



Фото gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды, Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: