Шәһри Казан

Пенсиягә соңрак чыксаң, акчаң күбрәк була

Киләсе елдан пенсия өлкәсендә үзгәрешләр көтелә. Булачак пенсия хезмәт хакына гына түгел, эш стажына да бәйле булачак. Киләчәктә пенсиягә чыгар өчен 15 ел хезмәт стажы булу мөһим. Болар һәм пенсиягә кагылышлы башка темалар хакында тулырак Совет районының Дәүләт пенсия фонды эксперт-белгече Роза Минапова белән сөйләштек.

Реклама

Стаж кирәк
Яңалыклар хәзер пенсиядә булганнарга кагылмаячак, дип белдерә фондтагылар. Ә менә 2015 елдан гамәлгә керәчәк яңа закон нигезендә булачак пенсия яңа формула буенча исәпләнәчәк. Ягъни ул эш стажына, пенсия балларына һәм яшькә бәйле булачак. Киләчәктә пенсиягә чыгар өчен 15 ел стаж булу мәҗбүри. Дөрес, стажы булмаган кеше пенсиясез кала дигән сүз түгел. Андыйларга социаль пенсия каралган. Стаж еллары исә «адымлап» артып барачак. Мәсәлән, 2015 елда пенсиягә чыгу өчен кешенең алты ел стажы җыелган булырга тиеш, 2016 елда исә җиде ел, шул рәвешле ул артып бара, 2025 елда хезмәт стажы 15 ел булган кеше генә пенсиягә чыга ала, дип аңлаттылар миңа.
Шулай ук пенсия баллары да мөһим роль уйный икән. Монысы тагын нәрсә дисәгез, һәркем өчен шәхси исәпләнә торган өлеш ул. Моңа декрет яллары, армиядә хезмәт итү кебек вакытлар керә. Әйтик, бер ел хәрби хезмәттә булган өчен 1,8 балл, инвалид баланы караган һәр ел өчен 1,8 балл, икенче бала белән декрет ялында утырган өчен 3,6 балл исәпләнә. Пенсиягә чыгар өчен барлыгы 30 балл җыярга кирәк. Күпме бу, азмы? Махсус үткәрелгән сораштыру нигезендә татарстанлылар өчен бу балларны җыю мөмкин эш дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Яшь озайтылмый
Яшькә килгәндә, пенсиягә чыгу яше озайтылмый. Ир-атлар 60 яшьтән, хатын-кызлар 55 яшьтән пенсиягә чыга ала. Әгәр пенсия фондына гариза язмасаң, эшләвеңне дәвам итәргә дә була. Бу очракта пенсионер булып саналмаячаксың. Ә менә 55 яшеңнән соң тагын биш ел эшләсәң, булачак пенсияң 1,7 тапкырга артачак, 10 ел эшләсәң, 2,4 тапкырга күбрәк булачак. Әмма, бер ләкин бар... 56 яшеңдә эшләгән җиреңнән китәргә, пенсиягә чыгарга уйладың ди. Бу очракта кеше бары биш елдан соң гына пенсиягә чыга ала. Төгәлрәк итеп әйтсәк, 55 яшендә пенсиягә чыкмаган ханымнар бары 60 яшендә, 60 яшьтә пенсионер булмаган ир-атлар 65 яшендә генә пенсиягә чыгар өчен документларын тапшыра алачак. Пенсиягә чыгып эшләүне дәвам итәргәме яки пенсиягә чыкмыйча гына эшләргә, шул рәвешле булачак пенсияне арттырыргамы - моны һәркем үзе хәл итә.
Сүз уңаеннан, Дәүләт пенсия фондының рәсми сайтында, шулай ук республиканың дәүләт хезмәтләре порталында булачак пенсияне исәпли торган махсус калькулятор да бар.
Соңгы арада кайбер кешеләргә пенсия фондыннан белдерүләр килә башлаган. Күпләр аптырашта калган. Моңа исегез китмәсен, гадәттә бу беркайда эшләмәүче яки дәүләтнеке булмаган оешмада хезмәт итүчеләргә җибәрелә торган сәлам хатлары. Мәсәлән, Совет районында андыйлар 21944 кешене тәшкил итә, ди белгечләр. 2015 елның 1 гыйнварыннан «Пенсиянең иминият өлеше турындагы» закон нигезендә пенсия фондлары хезмәт кенәгәләрендәге 2002 елның гыйнварына кадәрге мәгълүматларны электрон вариантка күчерү максатын куйган. Бу киләчәктә пенсиягә чыгучыларга җайлы булсын өчен эшләнә. Хезмәт кенәгәләре бетәчәк дигән имеш-мимешләр ишетелә башлады бит, барысы да электрон форматта булса, ышанычлырак, икенчедән, пенсиягә чыкканда су буе чиратларда торып кочак-кочак кәгазь җыясы булмаячак, дип аңлата пенсия фондындагы белгечләр.

Дәүләтнекенәме, түгелме?
1967 елгыларга һәм аннан соң туучыларга 2014-2015 елларда пенсиянең тупланма өлешенә кагылышлы мәсъәләне дә хәл итәргә туры киләчәк. Пенсиянең иминият өлеше һәм тупланма өлеше бар. Тупланма өлешне дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында, шәхси идарә итү компанияләрендә, шулай ук Дәүләт пенсия фондында да сакларга була. Әгәр бер тапкыр да тупланма өлешне күчертү турында гариза язмагансыз икән, мондый очракта автомат рәвештә пенсиянең иминият өлеше генә тупланачак. Ә инде гариза язылган булса, тупланма өлеше һәркемнең аерым билгеләнәчәк. Урамнарда: «Әйдәгез, пенсиягезне фәлән фондка күчерәбез», - дип бәйләнеп йөрүчеләр дә кимер, ахры. Чөнки хәзер бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары нык тикшерелә, иләк аша уза икән. Җитмәсә, тупланма өлешне шәхси пенсия фондына күчерергә теләсәгез дә, гаризаны бары Дәүләт пенсия фондында гына язарга мөмкин. Шәхси фондлар пенсиянең ни рәвешле артуы турында килешүдә күрсәтергә тиешләр. Шәхси фондлар белән чагыштырмалы буларак, дәүләт фонды алтын таулар вәгъдә итмәсә дә, дәүләтнеке дәүләтнеке инде. Хәер, тупланма өлешне кем кая тели, шунда күчертә ала, бу һәркемнең шәхси эше. Әгәр инде вакытында гариза язмагансыз икән, пенсия иминият өлешеннән тупланачак, бу да начар түгел...
Күпләр киңәш сорап пенсия фондларында эшләүче белгечләргә мөрәҗәгать итә.
- Пенсия фондларында утыручылар төрле сорауларга җавап бирергә мөмкиннәр, тик менә пенсияне кайда күчертергә, нишләргә, монысын кеше бары үзе генә хәл итә, чөнки безнең бернинди киңәш, күрсәтмәләр бирергә дә хокукыбыз юк, - ди Роза Минапова.
Пенсия бары «чиста» хезмәт хакыннан гына тупланачак. Конверттагы акчаларның картаймыш көндә файдасы юк. Стаж белән хезмәт хакы зуррак булган саен, пенсия дә күбрәк булачак. Пенсиягә соңрак чыксаң, пенсияң шулай ук артачак дип вәгъдә итә дәүләт.

Татарстан буенча Россия Пенсия фондының кайнар элемтә телефоны:
8 (843) 279-27-27

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: