Шәһри Казан

Персоналы – ачык, эш режимы – ябык

Авырулар белән төп элемтә үзәге. Калкансыман биздә җитди авырулары булган татарстанлылар түләүсез югары технологияле дәва алу өчен, моңарчы Мәскәү өлкәсенең Обнинск каласына йөрергә мәҗбүр иде. Ә чираты җиткәнне көтеп торырга теләмәүче акчалыраклар исә Мәскәүгә барып дәваланды. Хәзер беркая да чыгып йөрисе юк. Республиканың Атом‑төш медицинасы үзәгендә эшли башлаган Радионуклид терапиясе...

Авырулар белән төп элемтә үзәге.

Калкансыман биздә җитди авырулары булган татарстанлылар түләүсез югары технологияле дәва алу өчен, моңарчы Мәскәү өлкәсенең Обнинск каласына йөрергә мәҗбүр иде. Ә чираты җиткәнне көтеп торырга теләмәүче акчалыраклар исә Мәскәүгә барып дәваланды. Хәзер беркая да чыгып йөрисе юк. Республиканың Атом‑төш медицинасы үзәгендә эшли башлаган Радионуклид терапиясе бүлеге мондый ярдәмне тулысынча үзебездә алу мөмкинлеге бирә. Радиоактив йод белән дәвалаучы бүлек пациентларны инде 31 марттан бирле кабул итә икән. Шул вакыт эчендә биредә 98 кеше дәваланып чыгарга өлгергән. Бу турыда бүлек мөдире Наталья Глухова сөйләде.

Күрше төбәкләр дә киләчәк
Радионуклид терапиясе дигәндә радиоактив йод эчереп дәвалау турында сүз бара. Мондый дәвалау курсы калкансыман биздә яман шеш авыруы булучыларга һәм агулы диффуз зобтан (калкансыман бизнең зураюыннан матдәләр алмашы, органнар эшчәнлеге бозылу) интегүчеләргә билгеләнә.
- Калкансыман биздә яман шеш ачыкланган пациентлар безгә, кагыйдә буларак, операциядән соң җибәрелә. Зобтан интегүчеләргә исә мондый дәва еш кына хирургик операцияне алмаштыра. Хатын-кызлар тәннәрендә җөй калдырырга теләмичә, йод белән дәвалануга күбрәк өстенлек бирә, - ди Наталья Глухова.
Авырулар эчә торган радиоактив йод үзе тәме, исе булмаган сыек матдәдән гыйбарәт. Аны атнага бер тапкыр Мәскәүдән кайтартып торалар. Дәвалану нәтиҗәле булсын өчен, калкансыман бизнең йодны бик тиз үзләштерүе кирәк. Ә бу организм йодка бик нык сусаганда гына мөмкин икән. Шуңа да бирегә килер алдыннан, пациентларны махсус әзерлиләр, аларга дүрт атна дәвамында йодсыз диета тотарга кушалар. - Сусаган организмга радиоактив йод кертү яман шеш күзәнәкләрен үтерүдә бик нәтиҗәле ысул, - дип аңлатты бүлек мөдире.
Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген ил күләмендә 75 меңгә якын кеше шушындый дәвалауга мохтаҗ. Наталья Глухова искәрткәнчә, калкансыман биз авырулары яшен, картын аерып тормый. Пациентлар арасында 18 яшьлекләре дә, 80 гә җиткәннәре дә бар. Бүген Казандагы Радионуклид терапиясе бүлегендә 6 пациент дәвалана. Аларның барысы да Татарстаннан. Моңа кадәр дәваланучыларның да күбесе безнекеләр булган. Бүлек якын-тирәдәге башка төбәкләрдән дә авырулар кабул итү өчен исәпләнгән. Читтән килүче зоб авырулы пациентлар бездә бушка дәваланачак, ә яман шешлеләргә түләүле хезмәт күрсәтелә.

Ишеге дә, тәрәзәсе дә ачылмый
Ачык күңелле хезмәткәрләр, ябык режимлы дәваханә. Радиоактив йод белән дәвалау бүлеген үз күзләрем белән күргәннән соң, шундый «вердикт» чыгарып кайттым. Бүлек мөдире Наталья Глухова да, биредә хезмәт куючы башка медперсонал да кызыксындырган барлык сорауларыма бәйнә‑бәйнә җавап бирде, иминлек кагыйдәләре рөхсәт иткәнчә мини экскурсия дә уздырып алды. Дәваланучыларның үзләре белән генә аралашып булмады. Алар әйләнә-тирәлектән тулысынча изоляцияләнгән. Палаталар урнашкан икенче катка күтәрелүгә коридор ишегендә «Сак булыгыз, радиоактив матдә» дигән билге һәм «Керү тыела» дигән элмә такта каршы ала. Медицина хезмәткәрләре үзләре дә бирегә билгеле бер сәгатьләрдә махсус саклагыч киемдә генә кереп чыга. Авырулар белән аралашу аудио һәм видео элемтә аша гына алып барыла.
Пациентларның үз авызыннан ишетеп булмагач, мондагы дәвалау һәм яшәү шартлары турында хезмәткәрләр сөйләве буенча гына күзалларга туры килде. Алардан менә нәрсәләр аңлашылды. Биредә һәрберсе икешәр ятактан торган дүрт палата урнашкан икән. Аларның барысы да иминлек кагыйдәләре буенча җиһазландырылган, өстәвенә ятаклар бер-берсеннән кургаш ширма белән аерып куелган. Процедурадан соң болай да нурланыш алган авырулар бер-берсенә өстәмә нурланыш бирмәсен өчен эшләнә бу, дип аңлаттылар миңа. Һәр палатада душ кабинасы, телефон һәм телевизор бар. Ә менә суыткыч юк. Бу артык радиоактив калдыклар тупланып ятмасын өчен эшләнә икән. Кирәк азыкны авырулар телефон аша үзләре теләгән күләмдә генә соратып алалар. Махсус киемнәр кигән хезмәткәрләр көнгә биш тапкыр билгеле бер вакытта аларга ашарга алып килә. Нурланыш булган палатаның тәрәзәсен ачу да катгый тыелган. Бу хакта аудиоэлемтә аша әледән-әле кисәтеп торалар. Дөнья хәлен белеп булмый, кем әйтмешли, артып калган азыкны ялгыш кына кошларга дип урамга ташлаулары мөмкин бит. Тәрәзәне һава алмаштыру өчен ачуның да кирәге юк, моның өчен махсус җилләтү системалары бар.
Су да палаталарга чикләнгән микъдарда һәм билгеле бер вакытта гына бирелә.
- Система су бирүне үзе көйли. Кранга басуга су 1 минут кына ага, душ керү өчен 3 минут кына вакыт бирелә. Сыек радиоактив калдыклар туплана торган резервуарлар вакытыннан алда тулып, агып чыкмасын өчен эшләнә бу, - ди Наталья Глухова.

Иң күп дигәндә бер атна
- Радиация куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча, пациентлар тирә-юньдәгеләр өчен зарарсыз булгач кына өйләренә җибәрелә ала. Моның өчен бер атна вакыт җитә. Иң озак дигәндә, пациентлар бездә бер атна булалар. Һәр процедура узганнан соң, авыруларга дозиметр контроле уздырыла. Нурланыш дәрәҗәсе нормадан артмаган икән, алар тизрәк тә чыгарыла ала, - дип сөйләде бүлек мөдире.

Барысы да утильләштерелә
Биредәге хезмәткәрләр дәваланучыларның, тирә-юньдәгеләрнең генә түгел, үзләренең һәм табигатьнең иминлеген тәэмин итү өчен дә җаваплы. Шуңа күрә киелгән барлык саклагыч киемнәр, азык‑төлек һ.б. калдыклар шунда ук төргәкләнеп, автоматлаштырылган мини лифт белән утильләштерү өчен подвалдагы резервуарларга озатыла. Сыек калдыкларны туплау һәм зарарсызландыру өчен аерым саклагычлары бар. Барлык кагыйдәләрне саклап эшкәртеп, зарарсызландырганнан соң гына, калдыклар тышка чыгарыла.

Бер юнәлеш белән генә туктап калмаска!
Бүгенге мөмкинлекләреннән чыгып, Казан радионуклид терапиясе бүлеге атна саен иң күп дигәндә 8 пациентны кабул итәргә сәләтле. Бүлек аша елына калкансыман биз авырулы 400 кеше уза ала дигән сүз. Ә менә киләчәктә, стронций кулланып, сөяк метостазларын дәвалауга да алынмакчылар. Хәзер шул хакта сөйләшүләр бара.

Реклама


Каты радиоактив калдыклар менә монда ваклана.



Кургаш ширма да сакларга тиеш.


Табиблар дозиметрда үзләрендәге нурланыш дәрәҗәсен тикшерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: